БЕЗНЕКЕЛӘР — ХОККЕЙДА: Удмуртия данын Актаныш кызлары яклый

Спорт
279

Моннан берничә ел элек Актаныш районы үсмерләре хоккей спортына тартыла башлаган иде. Ул елларда Актаныш спортчыларының даны шактый яңгыраш алды. Иң кызыгы, егетләр генә түгел, кызлар да үз итте көчлеләр уенын. Хәер, әллә ни гаҗәпләнәсе дә юк – хоккейны кызлар да бик оста уйный алуын якташыбыз Лиана Ганиева күптән дәлилләде инде. Иске Байсар авылы кызы быел хәтта Россия җыелма командасы составында дөньякүләм спорт чарасында – Пекинда үткән Кышкы Олимпиадада да катнашты.

Бүген исә Актаныш кызлары Алия Әхмәтшина һәм Камилә Гасыймуллина хоккейның салкын бозында үз исемнәрен “яза”. 12 яшьлек кызларның егетләрне көнләштерерлек матур нәтиҗәләре бар.

БЕЗНЕКЕЛӘР - ХОККЕЙДА: Удмуртия данын Актаныш кызлары яклый

БЕЗНЕКЕЛӘР - ХОККЕЙДА: Удмуртия данын Актаныш кызлары яклый


Алия Әхмәтшинаны әтисе Руслан бозга тәүге тапкыр дүрт яшендә бастыра. Әллә нинди өметләр баглап түгел, фәкать абыйсының һәр уенын карарга ияреп барган кызчыкның күңеле булсын өчен генә. Шуннан китә инде… Хоккейның кызлар уены түгел икәнен аңлату да ярдәм итми – Алия елый-елый, үҗәтләнеп әлеге спорт төренә кереп китә. Биш яше дә тулмаган нәнине сәгатьләр буена сузылган тренировкалар да, хоккей экипировкаларының үзеннән авыррак булуы да куркытмый – өч көн дигәндә тимераякта шуарга өйрәнә кыз, соңрак, капкачы булып, Актаныш командасында үз урынын булдыра. Көннән-көн остара барган кызлары өчен бер яктан әти-әнисе җан атса, икенче яктан Алияне тәүге остазы Юрий Ерошенков канатландырып тора: “Куркаклар хоккей уйнамый. Курку белмәс икәнлегеңне күрсәт!”

БЕЗНЕКЕЛӘР - ХОККЕЙДА: Удмуртия данын Актаныш кызлары яклый

Бүген Алиянең бозга басуына җиде ел үткән. Әти-әнисенең бераз мавыгыр да, ялкыр әле дигән фаразлары чынга ашмаган — хоккейчы кыз киләчәген боз өстендәге кайнар уеннарда күрә. Шуңа күрә әтисе Руслан, Актанышта хоккейга игътибар кимегәч, кызының хыял канатларын каерырга базмый. Алияне бер ел элек Удмуртия республикасындагы хоккей клубының кызлар командасына – Әхмәтшинаны күптән үз составына чакырган “Ижсталь”га бирә. Хәзер инде Актаныш кызы чит регион данын яклап, боз өстендәге карьерасына юл яра.

БЕЗНЕКЕЛӘР - ХОККЕЙДА: Удмуртия данын Актаныш кызлары яклый

Быел июнь аенда Актаныш кызы уйнаган “Ижсталь” хоккей клубының кызлар командасы “Алтын алка” Бөтенроссия ярышларының көмеш призеры булып таныла. Удмуртиянең кызлар җыелма командасы бары тик Мәскәү көндәшләренең көчле каршылыгын гына җиңә алмый…

БЕЗНЕКЕЛӘР - ХОККЕЙДА: Удмуртия данын Актаныш кызлары яклый

Август аеның соңгы көннәре Алия уйнаган командага янә зур уңыш алып килә – Удмуртиянең Можга шәһәрендә үткән “Бәллүр шайба” турнирында “Ижсталь” бердән-бер кызлар командасы буларак чыгыш ясый. Бозда чыныккан кызларны егетләрдән генә торган алты команданың берсе дә җиңә алмый –“Бәллүр шайба” турнирында “Ижсталь” хөрмәтләү пьедесталында җиңүчеләр исемлеген җитәкли.

БЕЗНЕКЕЛӘР - ХОККЕЙДА: Удмуртия данын Актаныш кызлары яклый

Гоурурланырлык җиңүләр артында, билгеле, йокысыз төннәр, сан-исәбе югалган тренировкалар, иксез-чиксез юллар, җиңелү ачысы ята. Шуңа өстәп, хоккейны юлдаш итеп сайлаган Алиягә укуда да сынатырга ярамый – монысы әти-әни таләбе. Бер генә яктан да сынатырга ярамый аңа, чөнки Актаныш кызының хоккей уйнавын үзебезнекеләр дә, читләр дә күзәтә. Инде хәзердән Алияне Башкортстан, хәтта Мәскәү хоккей клублары үз команда составына чакыра. Әлегә әти-әнисе 12 яшьлек кыз баланы үзен генә читкә чыгарып җибәрергә иртәрәк дип исәпли. Язган булса, өлгерер. Алия Әхмәтшинаның уңышлары хакында ишетми калмабыз – хоккей бозында аның исеме, һичшиксез, булырга тиеш!

БЕЗНЕКЕЛӘР - ХОККЕЙДА: Удмуртия данын Актаныш кызлары яклый
БЕЗНЕКЕЛӘР - ХОККЕЙДА: Удмуртия данын Актаныш кызлары яклый
Подписаться
Уведомить о
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
“ТАҢ” җәмгыяте җитәкчесе Рафис МИҢНЕХАНОВ: “Хуҗалыкта практика үткән техникум студентының көнлек хезмәт хакы 5 284 сум!”
САК БУЛЫГЫЗ! БАЛАЛАР МӘЙДАНЧЫГЫ яки АКТАНЫШТА БАЛАЛАР ИМИНЛЕГЕНӘ КУРКЫНЫЧ ЯНЫЙ

Автор:

Меню
Авторизация
*
*
Регистрация
*
*
*
Пароль не введен
*
Генерация пароля
0
Оставьте комментарий! Напишите, что думаете по поводу статьи.x
()
x
error: Alert: Content is protected !!