САК БУЛЫГЫЗ! БАЛАЛАР МӘЙДАНЧЫГЫ яки АКТАНЫШТА БАЛАЛАР ИМИНЛЕГЕНӘ КУРКЫНЫЧ ЯНЫЙ

Балаларга карата битарафлык булырга тиеш түгел, алар һәрвакыт игътибар үзәгендә, һәрчак якланган булырга тиеш дипе еш кабатларга яратабыз. Тик менә “Балалар – безнең киләчәк!” дип зурдан кубып сөйләүче хөрмәтле җитәкчелегебез сабыйларны яклый вә кадерли беләме икән? Ай-һай… Юктыр шикелле. Югыйсә, Актаныш авылының Һади Такташ һәм Нур Баян урамнары киселешендә – нәкъ менә югары вольтлы электр тапшыру линиясе үткән урында балалар өчен уен мәйданчыгы ясап куярга “башы җитмәс” иде аның!

САК БУЛЫГЫЗ! БАЛАЛАР МӘЙДАНЧЫГЫ яки АКТАНЫШТА БАЛАЛАР ИМИНЛЕГЕНӘ КУРКЫНЫЧ ЯНЫЙ


Ике шугалак һәм бер атынгычтан гыйбарәт уен мәйданчыгы җәй дәвамында бала-чагадан бушап тормады. Балаларның әти-әниләр дә үз итте аны. Шактый киң яланда урнашкан, рәхәтләнеп, туйганчы уйнарга була, янәсе. Ата-аналар хәтта ВК социаль челтәрендәге бер төркемдә әлеге мәйданчыкны өстәмә җиһазландырып, киңәйтүне дә сораган иде.

САК БУЛЫГЫЗ! БАЛАЛАР МӘЙДАНЧЫГЫ яки АКТАНЫШТА БАЛАЛАР ИМИНЛЕГЕНӘ КУРКЫНЫЧ ЯНЫЙ

Әмма, җәмәгать, югары вольтлы электр линиясе астында уйнау түгел, басып торырга да куркыныч ләбаса. Шушы урынга уен мәйданчыгы ясарга рөхсәт биргән җитәкчеләр бу хакта уйлап та карамаган күрәсең… Хәер, үзарасалым акчасын тизрәк «район файдасына” урнаштыру һәм нәниләргә уйнар урын сораган халыкның авызын ябу өчен генә эшләнгән эшнең чираттагысына охшап тора бу. Һәрхәлдә, балалар киләчәге өчен үзләрен җаваплы хис итүче җитәкчеләр электр линиясе үткән урыннарның кеше гомере өчен ни дәрәҗәдә куркыныч тудырганын аңларга тиеш кебек…


Балалар мәйданчыгын урнаштырырга әмер биргән җитәкче дә, ул әмерне төгәл үтәргә тырышкан хезмәткәрләр дә башларын өскә күтәреп караса, линияләрне күргән дә булырлар иде, бәлки. Әмма бу бит Актаныш, иптәшләр! Бездә “Барысы да халык өчен!” лозунгы астындагы эшләр һәрвакыт күзне йомып кына башкарыла.


Түбән Кама шәһәре “Сетевая компания” ачык акционерлык җәмгыятенең Актаныш районы буенча участок җитәкчесе Марат Шакиров әлеге урынга балалар мәйданчыгы урнаштыруны бөтен төр кагыйдәләрне бозу дип атады.


“Актаныш авылы башкарма комитеты һава электр тапшыру линияләрен саклау кагыйдәләрен бозган дигән сүз бу. Бу хакта РФ Хөкүмәтенең 2009 елның 24 февралендә чыккан160 номерлы карары бар. Югары вольтлы линия астына кем инде балалар мәйданчыгы ясый?” — дип, Марат Шакиров Актаныш җитәкчелегенең җитди закон бозуы хакында искәртте.
Ә РФ Хөкүмәтенең 2009 елның 24 февралендә дөнья күргән 160 номерлы карары нәкъ менә «Электр челтәре хуҗалыгы объектларының сак зоналарын һәм мондый зоналар чикләрендә урнашкан җир кишәрлекләрен файдалануның аерым шартларын билгеләү тәртибе турында» дип исемләнгән.


Җир кишәрлекләрендә урнашкан электр челтәрләрен саклау кагыйдәләре арасында акка кара белән “1000 Вольттан артык көчәнешле электр челтәре хуҗалыгы объектлары өчен билгеләнгән сак зоналарында балалар һәм спорт мәйданчыклары, стадионнар, базарлар, сәүдә нокталары, кыр станнары, мал-туар өчен зоналар, гаражлар, барлык төр машиналар һәм механизмнар кую урыннары урнаштыру ТЫЕЛА” дип язылган. Ә Актанышта балалар мәйданчыгы урнаштырылган электр линиясенең көчәнеше, аз да түгел, күп тә түгел — 35 000 (утыз биш мең) вольт, хөрмәтле әти-әниләр! Өстәвенә, биредә җир астыннан да электр линиясе үтә. Бәла аяк астында һәм баш очында дигәнне аңлата инде бу.

САК БУЛЫГЫЗ! БАЛАЛАР МӘЙДАНЧЫГЫ яки АКТАНЫШТА БАЛАЛАР ИМИНЛЕГЕНӘ КУРКЫНЫЧ ЯНЫЙ


Актаныш авылы башкарма комитеты җитәкчелеге балалар иминлеген уйлап та бирми, күрәсең. Чөнки шушы көннәрдә Актанышның 12 кварталында да көчәнеше 10 000 (ун мең) вольт булган электр линиясенең сак зонасын бозып, өр-яңа балалар мәйданчыгы сафка басты. Ниһаять, җитәкчелек биредә яшәүчеләрнең балалар бакчасы тирәсенә уен мәйданчыгы соравын канәгатьләндерергә ниятләгән һәм …. электр линиясенең сак зонасына өр-яңа җиһазлар урнаштырган. Кичә исә Тольятти шәһәреннән үк килгән подрядчы оешма вәкиле уен мәйданчыгының соңгы җиһазларын урнаштыру белән мәшгуль иде. Сак зонасына уен мәйданчыгы куелырга тиешме дигән соравыбызга иңсә генә сикертте ул. “Безгә мәйданчык булачак җирнең территориясен күрсәттеләр. Без шул урынны җиһазлыйбыз. Башкасын мин белмим”, — диде оешма вәкиле.


Бармы? Бар! Сораган идегезме? Рәхәтен күрегез! Тик менә халык өчен “тырышкан” түрәләрнең сабыйлар гомеренә төереп каравымы бу? Ничек һәм кемнең рөхсәте белән Актаныш районы башкарма комитеты балаларга карата бу дәрәҗә битарафлык күрсәтә ала? Ни сәбәпле биегрәк вазифаны биләүчеләр югары вольтлы электр линиясе астына (ике урынга!!!) балалар гомере өчен реаль куркыныч тудыручы объект урнаштыруга күз йомган?

Районның яңа җитәкчесе Ленар Зарипов мондый битарафлыкка юл куймас дип ышаныйк. Ә Түбән Кама шәһәре “Сетевая компания” ачык акционерлык җәмгыяте әлеге кагыйдә бозуны актлаштырып, сак зонасын бозып, балалар мәйданчыгы урнаштырган Актаныш авылы башкарма комитеты җитәкчесен җаваплылыкка тартырга да хокуклы. Бәлки шулай иткәндә, Актаныш җитәкчелеге бала гомерләренең кыйммәтен аңларга өйрәнер. Әлеге балалар мәйданчыклары балалар өчен куркыныч тудыра – менә шуны аңлау кирәк.

Хәер, Актаныш авылы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хуҗин әлеге ике уен мәйданчыгын да озакка сузмый гына башка урынга күчерергә вәгъдә бирде. Шунысы сәер бит әле: 12 кварталда төзелгән мәйданчыкның электр линияләре сак зонасында урнашуын Актаныш “хуҗасы” кичәге көнгә кадәр, гомумән, белмәгән. Әллә соң белергә теләмәгәнме?Тик менә кешеләр иминлегенә кагылышлы куркынычсызлык таләпләрен белмәүче башкарма комитет җитәкчесенең әлеге дәрәҗәле урынны биләве кем өчен уңайлы? Менә монысы кызык, җәмәгать.

САК БУЛЫГЫЗ! БАЛАЛАР МӘЙДАНЧЫГЫ яки АКТАНЫШТА БАЛАЛАР ИМИНЛЕГЕНӘ КУРКЫНЫЧ ЯНЫЙ


“12 кварталда яшәүчеләр күптән балалар мәйданчыгы сорый. Ул мәйданчыкны урнаштырырга башка урын юк кварталда. Шуңа күрә кибет янындагы мәйданга урнаштырдык. Анда зур көчәнешле электр линиясе үтү хакында бөтенләй уйламадым мин. Хәзер аны күчерергә кирәк булачак”,- дип, хатасын әлегә сүздә генә төзәтергә ашыкты Илнур Хуҗин.

Җитәкченең ваемсызлыгы контрольгә алынып, мәйданчыклар тиз арада күчерелер дип ышаныйк. Тик менә балаларыбызның иминлеген куркыныч астына куеп, “эш күрсәтергә” омтылучы мондый затлар җитәкчелек иткәндә, район киләчәге өметле булырмы?

Подписаться
Уведомить о
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
БЕЗНЕКЕЛӘР — ХОККЕЙДА: Удмуртия данын Актаныш кызлары яклый
БУ МӨҺИМ: Актаныш авылында каты көнкүреш калдыкларын җыю сәгате үзгәрә

Автор:

Меню
Авторизация
*
*
Регистрация
*
*
*
Пароль не введен
*
Генерация пароля
0
Оставьте комментарий! Напишите, что думаете по поводу статьи.x
()
x
error: Alert: Content is protected !!