Актанышлылар игътибар итми калмагандыр: атнага якын инде дамба аша салынган күпердән ниндидер су агып ята. Әлеге тема социаль челтәрләрдә дә күтәрелде. Берәүләр юл өстенә чыккан суны су трассасындагы авариягә бәйләсә, икенчеләре Актаныш уртасыннан юынтык су агуын фаразлады.
“Дамба күпереннән канализация торбасы үтә. Шул тишелү сәбәпле, юынтык сулар Иске Иделгә үк агып төшә. Әлеге трасса башкарма комитет карамагында”, — дип, Актанышның “җир асты серләре” белән уртаклашучы да табылды.
Сорауга ачыклык кертү максатыннан, без, район үзәгендә су трассалары өчен җаваплы “Коммунсервис-Актаныш” җәмгыяте җитәкчесе Айрат ӘХМӘТХАНОВка элемтәгә чыктык. Ул исә күпердән агып яткан суны авария нәтиҗәсе дип җаваплады. Суның канализация торбасыннан икәнен дә кире какмады. Җитәкче шулай ук берничә көн дәвамында шушы урында ремонт эшләре баруын искәртеп, сишәмбе көнгә, ягъни 20 июньгә, эшнең төгәлләнәчәгенә ышандырды. Ләкин ул кичә иде. Бүгенгә Актаныш үзәгендә берни дә үзгәрмәде. Үткән-сүткән машиналар дамба күперендәге юынтык су аша йөрүен дәвам итә.
Әлеге вазифага чагыштырмача күптән түгел билгеләнгән Айрат ӘХМӘТХАНОВтан төгәл җавап ала алмагач, сорауны башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан ГАРИПОВка юлладык.
— Асфальт өстенә иске линиядә калган калдык су чыга. Бер-ике көндә ул бетәчәк. Анысы куркыныч түгел. Ремонт эшләре бүген төгәлләнәчәк.
— Канализация суын Иделгә үк ага диләр бит…
— Юк, юк, алай түгел. Аста безнең икенче линия бар. Бүген канализация суларын шул яңа линиядән җибәрделәр. Элеккеге линия дә эшләп торган. Дамбадан барган иске канализация линиясе бүгеннән туктатылды. Хәзер юынтык сулар шушы яңа линиядән генә китәчәк. Бу мәсьәләдә проблема юк, — дип, Руслан ГАРИПОВ 2015 елда ук салынган яңа линияне, ниһаять, файдалана башлау хакында җиткерде.
Яңа линиягә тоташу өчен сигез ел (!!!) вакыт кирәк булган, җәмәгать! Ә сез машиналарның бер атна чамасы юынтык су ерып йөрүенә гаҗәпләнәсез. Өйрәнергә вакыт инде!