Бу көннәрдә Актаныш районы җитәкчелеге янып-пешеп диярлек халыктан үзара салым акчасы җыю белән мәшгуль. Юк, юк, үзләре, үз куллары белән җыймый, билгеле. Актаныш авылында, мәсәлән, әлеге изге эш нәкъ менә изге һөнәр ияләре — укытучылар һәм тәрбиячеләргә йөкләнгән.
Югарыдагыларның исә вазифалары җиңелрәк – алар кергән акчаны барлап утыра һәм, үзара салым җыю бик әкрен бара дип, укытучы — тәрбиячеләрне утлы табада биетә.
Район җитәкчелеге, тиешле сумма җыелмый дип, мәгариф учреждениеләре директорларын, бакча мөдирләрен сүксә, алары, үз чиратында, кул астындагы хезмәткәрләренә һәр йортның капкасын, ишеген шакытып, акча җыярга мәҗбүр итә. Күргәнегезчә, үзара салым җыю буенча тулы бер система формалашкан Актанышта.
Тик халыкка гына бернәрсә аңлатучы юк. Хәер, монысына да гаҗәпләнергә кирәкми — нәкь Актаныш җитәкчелегенә хас гамәл. Югыйсә, үзара салым планын тутыруда бөтен өмет гади халыкка юнәлтелгән.
Үзара салым җыю-җыймауны халык үзе хәл итәргә тиеш тә соң… Тик Актанышта бу мәсьәләне җитәкчелек халык өчен күптән хәл итеп куйган инде. Белгәнебезчә, моңарчы үзара салым җыюга ризалык белдерү, халыктан җыелачак акча күләме референдумнарда хәл ителә иде.
Соңгы елларда әлеге системада үзгәрешләр күзәтелә. Хәзер халык үзара салым акчасы җыю турындагы фикерләрен җыеннарда әйтергә тиеш. Актанышта да быел авылларда халык җыеннары үткәргәндәй кыландылар кылануын. Әмма анысы да күз буяр өчен, “Үттеме? Үтте!” планын тутырыр өчен генә оештырылды шикелле. Чөнки авыл клубына килеп утырган 6-7 кеше (алары да күп очракта шул ук укытучы һәм тәрбияче) каршында авыл башлыгының тиз-тиз генә хисап тотуы – бу әле халык җыены дигән сүз түгел, җәмәгать! Ләкин менә шунысы кызык — эш көнендә һәм эш сәгатендә халык җыены дип аталган нәрсә үткәреп, шунда килгән 6-7 кеше белән генә үзара салым акчасы суммасын билгеләүнең бернинди закон кысаларына да сыймавын җитәкчелек аңлап бетермиме, әллә инде аңламаганга салышамы?
Халык җыенын үткәрү 2003 елның 6 октябрендә кабул ителгән «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында»гы 131 номерлы Федераль законның 25.1 маддәсе нигезендә башкарылырга тиеш. Югарыда язып үтелгәнчә, җирлектә үзара салым акчаларын кертү һәм алардан файдалану мәсьәләсе буенча оештырыла ала ул. Анда торак пункт яки җирлек халкының сайлау хокукына ия булган яртысыннан артыгы катнашырга хокуклы. Ә инде әлеге маддәнең 4.3 пунктына күз салсак, халык җыены авылларда билгеле бер территорияләргә бүленеп тә үткәрелергә мөмкин. Монысы инде сайлау хокукына ия кешеләрнең яртысыннан артыгы халык җыены үткәрелә торган урында бер үк вакытта бергә була алмаса шулай эшләнә. Бу очракта андый очрашулар халык җыены үткәрү турында карар кабул ителгән көннән соң бер айдан да артмыйча, этаплап уздырыла. Шул ук вакытта алдагы җыенда катнашкан затлар киләсе этапларда үтүче тавыш бирүдә катнашмый.
Әгәр җирлектәге халыкның яртысыннан артыгы җыенда катнашып, тавыш биргән булса, халык җыены карары кабул ителгән дип санала.
Халык җыенының рәсми документы буларак, аны үткәрү датасы һәм урыны, тиешле территориядә яшәүче һәм җыенда катнашу хокукы булган гражданнарның гомуми саны, җыенда катнашучы гражданнар саны, җыен өчен җаваплы рәиснең исем-фамилиясе, әтисенең исеме, көн тәртибе, чыгышларның эчтәлеге, тавыш бирү нәтиҗәләре һәм кабул ителгән карарлар күрсәтелүче беркетмә алып барыла.
Әлеге беркетмә, рәис, шулай ук сәркатип кул куйганнан соң, тиешле җирле үзидарә органына яисә территориаль иҗтимагый үзидарә органына тапшырыла.
Халык җыены карарлары, кагыйдә буларак, ачык тавыш бирү юлы белән, биредә катнашучыларның күпчелек тавышы нигезендә кабул ителә. Ә җыенда кабул ителгән карарлар җирлек территориясендә мәҗбүри үтәлергә тиеш. Башка сүзләр белән әйткәндә, референдумның яки халык җыенының тиешле карары булмаса, муниципалитетларның бер тапкыр түләүләрне җыярга хокукы юк. Шулай итеп, халык җыенының яки референдумның тиешле карары булмаса, үзара салым түләргә кирәкми.
Менә бу урында инде сорау туа: Актанышта үзара салым акчасы җыю законлы юл белән башкарыламы? Әллә инде җитәкчелек, законга төкереп биреп, үз “кануны” белән эш итеп азапланамы?
Юк бит, җәмәгать, һич кенә дә закон кысаларына сыймый әлеге кыланышлары! РФдә экстремистик оешма дип табылган инстаграммдагы “Актаныш медиа” аккаунтында 2021 елның 24 ноябрендә Актаныш авылының РТС бистәсендә үткән халык җыены турында язмабыз дөнья күргән иде. Җыен ул вакытта район башкарма комитеты җитәкчесе булган Илшат ГАБДЕЛХӘЕВ һәм Актаныш авылы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур ХУҖИН җитәкчелегендә узды.
Әлеге язмабызны “чыкты ни, чыкмады ни” дип уйлаучылар да табылыр. Әмма бу урында мәсьәләгә бераз ачыклык кертик әле. Халык җыеннары ул көнне Аскы Актаныш китапханәсендә, шулай ук РТС бистәсендә урнашкан “Агыйдел” җыр һәм бию дәүләт ансамбле бинасында үтте. Җыен дисәң хәтере калырлык ул “очрашу”ларның исем өчен генә уздырылганлыгын аңлау өчен, халык җыелырга тиешле залларга бер күз салу да җитә иде. Монда хәтта беркетмә тутырып азаплану да кирәкми иде.
“Халык белән очрашу икәнлеген Илнур әфәнденең үз чыгышын “РТС бистәсендә яшәүчеләр!” дип башлавыннан гына фаразладык, чөнки “Каенкай” балалар бакчасы хезмәткәрләреннән тыш, залда бер-ике генә кеше бар иде. Ә бакча коллективына аерым рәхмәт әйтергә кирәк – алар булмаса, Актаныш авылында үзара салым акчасына башкарылган эшләр буенча хисапны кызыл урындыклардан башка “тыңлаучы” булмый иде” дип язганбыз ул язмабызда. Әйе, фотолардан күренгәнчә, җыенга килүчеләр саны бармак белән генә санарлык. Шулай булгач, “җыен үтте, тавыш бирелде” дип карар чыгару һәм беркетмә төзү законга туры киләме соң, иптәшләр?! Өстәвенә, “Каенкай” балалар бакчасында эшләүчеләрнең барысы да РТС бистәсендә яшәмидер. Димәк, аларның ул бистәдә башкарылачак эшләр, җыелырга тиешле үзара салым суммасын билгеләү өчен җыенда кул күтәреп, тавыш бирүләре дә кабул ителгән карарның законсыз икәнлеген аңлата…
Ә район җитәкчелеге әлеге хәлләрнең барысын да яхшы күрде! Әмма күрмәмешкә генә салышты… Бу рәвешле үткәрелгән халык җыеннарының профанация икәнлеген, ягъни дөреслеккә туры килмәгәнлеген аңлап, кире референдум билгеләп, үзара салым акчасын җыюны закон калыпларына сала ала иде. Тик болай азаплануны кирәк дип тапмады. Чөнки канун һәм кагыйдәләр белән артык исәпләшергә яратмаучы, халык мәнфәгатьләренә әллә ни исе китмәүче түрәләребезнең үз-үзләренә ышанычы ярыйсы гына көчле, күрәсең…
Закон нигезендә, яңа елга кадәр кабул ителгән канун гына киләсе елны үтәлешкә алынырга мөмкин. Язмабыз дөнья күргәч, без инде район җитәкчелеге бәлки тәүбәгә килер дип, дөреслек урнашачагына зур өметләр баглап көттек, ләкин әллә хакимияттә ныклы тамыр җәйгән “хатын-кызлар батальоны” башкача фикер йөрткән, әллә инде башка сәбәпләр барлыкка килгән – тузга язмаган халык җыеннарын оештыру дәвам итте…
Шул ук вакытта җитәкчелек райондагы оешма-учрежденияләр буенча да йөрергә кирәк дип тапты һәм андагы хезмәт коллективлары белән очрашулар уздыра башлады. Законда халык җыены һәм хезмәт коллективы белән очрашуның икесе ике нәрсә икәнлеген аңлатучы табылмагандыр үзләренә, күрәсең. Хезмәт коллективында Актанышның берничә территориаль бистәсендә яшәүчеләр булуын да танырга теләмәде. Закон өчен аңлаешсыз булган ул җыелышта, гомумән, башка авыл гражданнары да катнашуын һәм кул күтәрүен дә искә алып тормады. Монысы инде бернинди кысаларга да сыймый, җәмәгать. Ни өчен әле күрше авылларда яшәүче гражданнар Актаныш авылы өчен оештырылган халык жыенында кул күтәреп, тавыш биреп утырырга тиеш? Димәк, ул җыеннарда төзелгән беркетмәләр законсыз һәм юридик көчкә ия түгел!
Хуп, оешмаларда кеше санын җыя алдылар да ди. Ләкин объектив сәбәпләр аркасында халык җыенында катнаша алмаган социаль катламнар шактый бит! Кая монда студентлар фикере? Пенсионерларныкы? Читкә китеп эшләүчеләр, төрмәләрдә җәза үтәүчеләр, читтә хастанаханәләрдә, шифаханәләрдә дәваланучылар, эшсезләр, өеннән чыга алмаучы инвалидлар үз сүзен әйтергә, фикерен белдерергә хокуклы түгел әллә?! Бюджет акчасына эшләүчеләр белән генә дә район халкы исәбе тула микән?
Без инде былтыр бу мәсьәләне тикшерүне сорамадык, быел исә сорыйбыз. Актаныш авылы буенча гына түгел, ә һәрбер авыл буенча. Авыл башлыкларының халык җыены үткәрелеш буенча фото һәм видеоформатта дәлилләре бармы? Анда күпме кеше катнашкан? Берьюлы берничә йөз граждан катнаша алганмы? Төзелгән беркетмәләре законлымы? Бүгенге көндә мәгариф хезмәткәрләрен мәҗбүр итә-итә үзара салым акчасы җыю ни дәрәҗәдә дөреслеккә туры килә? Тикшерү органнарына гына түгел, безгә дә фото, видео жибәрә алалар. Ул очракта инде: “Чын күңелдән ялгышканбыз, сез хаклы һәм закон бозмагансыз!” дип кул чабарбыз һәм язмабызга төзәтмә кертербез.
Шуны да искәртеп үтик: законда язылганча, үзара салым суммасын халык җыеннарында яки референдумда халык үзе билгеләргә тиеш. Ләкин бу безнең райондашларга һич кенә дә кагылмый шикелле. Чөнки РТС бистәсендә узган гражданнар белән очрашуда ул вакытта район башкарма комитеты җитәкчесе кәнәфиен биләгән Илшат ГАБДЕЛХӘЕВ, халыкны “шокировать” итмәс өчен, үзара салымның 750 сум итеп билгеләнүен хәбәр итте…
Киредән мәгариф хезмәткәрләренең өйдән-өйгә, фатирдан-фатирга кереп, кешеләрдән үзара салым акчасы җыеп йөрүләренә әйләнеп кайтыйк әле. Беренчедән, андый эш белән шөгыльләнергә аларның бернинди дә хокукы юк. Хәтта район түрәләре төкерек чәчә-чәчә алардан үзара салым җыю буенча план үтәлешен таләп итсә дә! Бу – укытучы һәм тәрбияче вазифасы түгел. Алар белән хезмәт контрактларына өстәмә килешү төзелмәгән. Мәгариф хезмәткәрләренең авыл башкарма комитеты өчен халыктан акча җыеп бирүләре бернинди кысага да сыймый. Бу мәсьәләнең матди җаваплылык дигән өлеше хакында да истән чыгармаска кирәк. Укытучылар белән дә, тәрбиячеләр белән дә андый килешү төзелмәгән — алар авыл башкарма комитетының матди яктан җаваплы затлары түгел. Эш вакытыннан соң әлеге “мактауга лаек” хезмәт башкарганнары өчен аларга аерым сәгатьләр дә язылмый, хезмәт хакы да түләнми. Ә инде җыелган үзара салым акчасының күпмедер өлешен мәктәпкә һәм балалар бакчасына премия итеп тапшыру да законсыз гамәл, хөрмәтле түрә әфәнде вә ханымнар! Шулай ук түләүле ял бирү турында да сүз була алмый, чөнки ул хезмәткәрләр мәктәп яисә балалар бакчасы өчен акча җыеп йөрми. Укытучы һәм тәрбиячене эш сәгатеннән соң шул рәвешле акча җыярга мәҗбүр итү – кол хезмәте куллануга тиң. Мәктәп директоры, бакча мөдире үз хезмәткәрләрен, укыта я балаларга тәрбия бирә дип документта рәсмиләштереп, кая да булса акча җыярга чыгарып җибәрә икән, димәк ул дәүләт бюджетын явызларча сарыф итә. Боларның барысы өчен дә җинаять җаваплылыгы каралган. Я әйтеге инде, бу очракта җинаять эше кемгә ачылырга тиеш?