“Акчасын түләгәч, берәү дә безне бәрәңгегә су сибүдә гаепләргә тиеш түгел – сатып алган суны сибәбез бит, бушка түгел”, — диде бер райондашыбыз. Аның сүзләрендә дә хаклык бар кебек, әмма 32 кубометр суны ай буена бакчага сибеп бетерү өчен көн саен бер тоннадан артык су агызырга кирәк. Бу, якынча, бер көнгә 200 литрлы 5 бочка су дигән сүз. Көн саен бакчага шуның кадәр су агыза башласак, зыяны файдасыннан күбрәк буладыр шикелле.
Кулланган суга норматив буенча түләүчеләр июль аена бакча сугарган өчен, май һәм июнь айлары белән чагыштырганда, тагын да күбрәк түләячәк, чөнки агымдагы елның 1 июленнән салкын су өчен тарифлар тагын күтәрелде. МУП “Коммунсервис” җәмгыятендә салкын суның бер кубометры 25 сум 79 тиен булса, 1 июльдән ул 31 сум 39 тиенне тәшкил итә. Акчага салып карасак,
(5 х 6,4) х 31,39 = 1020 сум 80 тиен – бу норматив буенча 5 сутый җир өчен айлык түләү, җәмәгать…