Салкын судан кулланган өчен норматив буенча түләүчеләр җәйге чорда бакча сугаруга ай саен 32 кубометр су “тотачак”. Тәүлек буе бәрәңгегә су сибүчеләр, бәлки, чыннан да, бу кадәр су сарыф та итәдер, әмма атнага берничә тапкыр түтәл сугаручылар моның кадәр су агызмый. Димәк, норматив буенча түләгәнче, хисаплагыч (счетсчик) күрсәткече буенча түләү күпкә отышлырак.
Әмма шәхси секторда яшәгән райондашларыбыз алай тиз генә хисаплагычка күчәргә охшамаган. Алар бакча сугару өчен ай саен ничек шул кадәр су тотылсын, дип аптырый.
Айлык түләү кәгазендә чагылыш тапкан саннар, болай да ара-тирә сусыз интеккән халыкны кыздырган гына. Юк, дүрт ай өчен генә халык хисаплагыч кую яклы түгел, киресенчә, МУП “Коммунсервис” 32 кубометр су өчен акчаны каерып ала икән, халык шушы суны бакчасына агызып бетерергә ният итә.