Май ае нигә салкын?

Туган җир
589

Хәерле иртә, дуслар! Бүген дә салкын 😔. Иртәнгә җыелып торган сулар туңган🥶. Кайдадыр кар яуган, дип тә сөйлиләр. Быелгы май үзгә — быелгы май суык.

Шулай да, салкын май ашлык уңышына өмет уята, чөнки борынгылар май ае салкын булса, ашлыкка — туклык, чебенгә юклык булыр, дигән.

Тик халык сынамышлары да «ялгыша». Мисал өчен, күке күкелдәмичә май җылытмый, дигән алар. Күке инде әллә ничә көн күкелди — көннәр генә җылынырга ашыкмый.

Тагын бер сынамыш: майның яңгырлы булуы иген-печәнгә — файда, җимешкә – зыян, ди. Алмагач, чия чәчәкләрен салкын алды микән?

Башка елларда бу вакытта бәрәңге утырта идек. Быел бу эшкә тотынучылар сирәк. «Бәрәңгене салкын җиргә тыгып куюдан ни файда?»- ди халык…

Подписаться
Уведомить о
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
Тагын суыта…
Бөек Җиңү көне белән, газиз халкым!

Автор:

Меню
Авторизация
*
*
Регистрация
*
*
*
Пароль не введен
*
Генерация пароля
0
Оставьте комментарий! Напишите, что думаете по поводу статьи.x
()
x
error: Alert: Content is protected !!