Синоптиклар фаразлавынча, 3 майга каршы төндә һәм иртән Татарстан республикасы территориясендә минус 2 градуска кадәр салкынайтачак, туң төшәчәк. Юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килү ихтималы саклана. Урыны белән карлы яңгыр явачак. Җил төньяк-көнбатыштан, 18 м/с тизлектә.Җомга көнне һава температурасы 3 — 8 градус җылы булачак.
Шимбә төненә, урыны-урыны белән, температура минус 5 градуска кадәр төшәчәк, көндез кабат плюс 3-8 градус булыр дип фаразлана.
Салкыннар киләсе атнаның беренче яртысында да сакланачак, ди. Димәк, бакча эшләре хакында онытып торырга туры килә, дуслар!