Уразай авылында яшәүчеләр, җыелыш саен, авылга керә торган юлны төзекләндерүне сорап, район җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп килде.
Ниһаять быел аларның бу проблемасы хәл ителде. Шушы көннәрдә “Актаныш юллары” оешмасы Уразай авылына керә торган өлешкә каты өслек түшәп, халыкны сөендерде.
250 метр озынлыктагы юл участогын төзекләндерү районның юл фонды хисабына тормышка ашырылган.