Сак булыгыз: яшен!

Туган җир
533

Такталачык авылында бүген теркәлгән янгынның сәбәбе — яшен. Яшен суккан лапаста (сарай) мал-туар булмаган. Тән җәрәхәте алучылар юк.

Яшен вакытында, беренче эш итеп, шәхси сектордагы электрны, автоматтан ук аерып, тулысынча сүндерү шарт. Болай эшләү сезнең йорт-җирне яшен сугу куркынычын киметә һәм, электр көчәнеше уйнаганда, көнкүреш техникасын янып чыгудан саклап кала. Яшен уйнаганда кәрәзле телефоннарны да ераккарак алып куярга киңәш ителә.

Яшен үткәнче генә электрдан аерылган туңдыргычка да берни булмый, телефонсыз да утырып торырга мөмкин. Иң мөһиме — куркынычсызлык. Кулдан килгән кадәр үзеңне һәм йорт-җиреңне куркынычсыз итүне кайгыртырга кирәк.

Яшеннең кайда, нәрсәне сугасын берничек тә фаразлап булмый. Кырдагы ялгыз агачны да, урам уртасындагы йортны да сугарга мөмкин ул.

Сак һәм игътибарлы булсак иде.

Подписаться
Уведомить о
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
Йокларга иртәрәк ятыгыз!
Аеш авылында — тимер туй

Автор:

Меню
Авторизация
*
*
Регистрация
*
*
*
Пароль не введен
*
Генерация пароля
0
Оставьте комментарий! Напишите, что думаете по поводу статьи.x
()
x
error: Alert: Content is protected !!