Сарымсакны, үстерүгә караганда, саклавы авыррак. Сарымсакны алганнан күпләр шунда ук сабакларын һәм тамырларын кисеп ташлый. Сабакларның тулысынча кипкәнен көтү отышлырак. Алардагы туклыклы матдәләр, дым тулысынча сарымсакның башына күчеп бетәчәк.
Сарымсакны кояшта киптермәскә киңәш ителә.
Сарымсакны сабагы-тамыры киселмәгән килеш зур булмаган бәйләмнәргә бәйләп, караңгы җиләс урында киптерүе яхшырак.
Көздән утыртылган сарымсак әллә ни озак саклана алмый. Февраль аена ул инде кибә, бозыла.
Сарымсак кышын салкынча һәм артык коры булмаган урында сакланырга тиеш. Калын кәгазь капка салып, идән астында, базда, суыткычның аскы киштәсендә сакларга була. Өч литрлы банкага тутырып куеп та саклаучылар бар.