Бәяләрнең даими артуына һич кенә дә күнегеп булмый. Инде ипи бәяләре дә «тешли», җәмәгать…
5 августтан «Актаныш-Хлеб» ҖЧҖ икмәк-булка һәм кондитер эшләнмәләренә бәяләрен арттыра — халык теленә кергән имеш-мимешләр хак булып чыкты.
Сату нокталарына китерелгән бер буханка ипи моңа кадәр халыкка 42 сумнан сатылса, 5 августтан аның бәясе якынча 45 сум булачак.
Кыйммәтме? Ике-өч
үсмер балалы гаилә көненә ике ипи ашый дип исәпләсәк тә, ай буена шактый җыела. Коры ипи генә ашыйсы килми бит әле — өстенә май да ягасы килә. Хәерлегә булсын!