АКТАНЫШ МОРГЫНДА МӘЕТНЕ ЯРДЫРУ ТҮЛӘҮЛЕМЕ?

Мәетне яру (патологоанатомик аутопсия) буенча сезгә тәкъдим ителгән язмадан соң, берничә райондашыбыз моргка кагылышлы сорауларга да ачыклык кертүне сораган иде.

Актаныш моргында мәет яру бушлай дип яздыгыз, әмма моның өчен бездән акча алдылар, дип зарланучылар да бар. Күпләрне борчыган тема буенча без районның баш табибы Айдар ХӘЕВ белән сөйләштек.

Беренчедән, мәетне яру фәкать кешенең үлем сәбәбен ачыклау өчен башкарыла. Ягъни моргта мәетне яру – бу хезмәт күрсәтү түгел (это не услуга) һәм аның өчен түләү алынмый. Әмма кайбер очракларда мәет яруны акча түләү бәрабәренә башкарырга туры килә.

Инде алдан язганча, морглар ике төргә бүленә. Беренчесе – суд-медицина моргы (судебно-медицинский морг), икенчесе – патологоанатомия моргы. Актаныш үзәк хастаханәсе структурасына кергән морг — патологоанатомия моргы, ягъни Актаныш моргында,  авыруы билгеле булып та, моны мәетне яру юлы белән расларга кирәк булган очракта мәрхүмнең гәүдәсе ярыла.

Тулысынча укырга: https://t.me/aktanysh_media/1681

Подписаться
Уведомить о
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
АККОШЛАР ИЛЕНДӘ – КАРГА ТУЕ?
ЮГАРЫ ЯХШЫЙ МӘКТӘБЕ: Актаныш районы мәктәпләренә хас булмаган рейтинг нәтиҗәсе, «страдать» итүче балалар, укытылмаган физик культура дәресләре…

Автор:

Меню
Авторизация
*
*
Регистрация
*
*
*
Пароль не введен
*
Генерация пароля
0
Оставьте комментарий! Напишите, что думаете по поводу статьи.x
()
x
error: Alert: Content is protected !!