«Үзем үлгәч, гәүдәмне яруларын теләмим»

Сиксән яшьтән узган бер әбинең “Тынычлап үләргә рөхсәт кәгазе генә аласы калды” дигән сүзен ишеткәч, эсселе-суыклы булып китте. Сүз нинди рөхсәт кәгазе хакында бара? Аны каян аласы?

Баксаң, мәет яру мәсьәләсендәге төрле имеш-мимешләр әбинең күңел тынычлыгын алган икән. Гомер буе шәригать кануннары буенча яшәгән райондашыбыз үз вафатыннан соң җансыз гәүдәсен моргка йөртеп тилмертергә, аны яруга җаны-тәне белән каршы. Шуңа күрә ул, үзе исән чакта ук, нотариуска барып, үлгәннән соң җәсәден ярдырмауга ихтыярын белдереп калырга (волеизъявление) ниятли. “Тынычлап үләргә рөхсәт кәгазе” дигәне дә кешенең үлеменнән соң аның гәүдәсен патологоанатомик аутопсиягә дучар итүгә (ярдыруга) риза булмау теләген гаризалаштырып, нотариаль раслату булып чыкты.

Чыннан да, ислам дине буенча мәрхүмне яру рөхсәт ителмәвен, мәетнең мөмкин кадәр тизрәк җирләнергә тиешлеген исәпкә алсак, бүгенге көндә бу мәсьәләгә кагылышлы сораулар җитәрлек. Ә алар арасында халыкны иң борчыганы өчәү.

Беренчесе: кеше үзе исән чакта ук үз җәсәден ярмауга рәсми төстә ихтыярын белдерә аламы?

Икенчесе: нотариаль яктан раслатылган әлеге теләк 80 яшьтән өлкәнрәкләр өчен генә актуальме?

Өченчесе: мондый төр документ, чыннан да, мәетне ярмый гына җирләүгә 100 процент гарантия бирәме?

ИКЕ АЙДАН АРТЫККА СУЗЫЛГАН БИЛГЕСЕЗЛЕК

Агымдагы елның гыйнвар аенда җирлекләрдә үткән еллык хисап җыелышларының берничәсендә мәетне яру-ярмау мәсьәләсе баш калкыткан иде. Җирлек башлыклары арасында  бу сорауны Татар Суыксуы авылы башлыгы Гүзәлия Хәммәтуллина күтәрде. 26 гыйнварда үткән җыелышта ул, үз халкын борчыган бу мәсьәләгә тукталып, җаваплы затларның әлеге сорауга ачыклык кертүне сорады.

Чарада катнашкан табиблар тарафыннан, өлкән яшьтәге кешеләргә, әгәр аларның үлеме фаҗигале булмаса, нотариаль раслатылган документ  нигезендә, үлем турындагы белешмәне, мәетне ярмый торып та, биреп булуы хакында мәгълүмат җиткерелде.

Район башлыгы исә беренче чиратта нотариаль раслатылган мондый төр документның закон таләпләренә туры килү-килмәвен белешеп бетергә тәкъдим итте (видеоязма шул хакта).

“Белешеп бетерү” дигәннәре ике айдан артыкка сузылды — Актаныш районында бүгенге көнгәчә әлеге мәсьәләгә рәсми төстә ачыклык кертүче юк.

Шуңа күрә кайберәүләр бу борчулы проблеманы үзләре исән чакта ук хәл итеп калырга тырыша. Андыйлар нотариуска мөрәҗәгать итеп, үзләре үлгәннән соң гәүдәләрен ярдырмауны сорап, гариза яза. Бушка түгел, билгеле…

ҮЛЕМНЕҢ СӘБӘБЕН АЧЫКЛАУ МӘҖБҮРИ

Аңлашылганча, мәетне яру аның үлем сәбәбен белү һәм диагнозын ачыклау максатыннан башкарыла. Мәетне ярып карамыйча гына үлем турында белешмә бирү карарын исә фәкать медицина оешмасы җитәкчелеге, табиблар хәл итә.

Мәгълүм булганча, медицина оешмасыннан үлем турында белешмә (справка о смерти) алмый торып, мәетне җирләү рөхсәт ителми. Үлем турында таныклык та (свидетельство о смерти) фәкать шушы белешмә нигезендә генә бирелә. Шуңа күрә райондашларыбызның мәетне яру-ярмауга кагылышлы сорауларын без Актаныш үзәк хастаханәсенең баш табибы Айдар ХӘЕВкә
турыдан-туры юлладык.

Сүз дә юк, якын кешене соңгы юлга озату берәүгә дә җиңел бирелми. Үлем һәрвакыт кинәт, көтмәгәндә килә. Мондый кайгылы вакытта кеше еш кына каушап, югалып кала. Мәетне нишләтергә, кая хәбәр итәргә икәнен дә белеп бетермәскә мөмкин. Шуңа күрә, районның баш табибы белән оештырылган четерекле әңгәмәне дә кешенең өйдә, фатирда вафат булган минуттыннан башладык.

Айдар ХӘЕВ:
Беренче чиратта кешенең биологик үлемен раслау шарт. Медицина белеме булмаган кеше кешенең үлгәнме, юкмы икәнен раслый алмый. Бәлки син үлгән дип исәпләгән кешенең әле йөрәге тибәдер, бәлки пульсы бардыр, бәлки баш мие үлмәгәндер – әйтеп булмый. Шуңа күрә үлем очрагын фәкать табиб, фельдшер һәм шәфкать туташы гына раслый ала, чөнки алар дипломлы медицина белгечләре. Кеше үлемен раслату өчен ашыгыч ярдәм бригадасын да чакырырга мөмкин. Ә менә бүгенге көндә ФАПларда фельдшер ярдәмчесе булып эшләүчеләрнең кеше үлемен расларга хокуклары юк.

Кешенең үлемен раслау беренче мәсьәлә булса, үлем сәбәбен ачыклау – икенче җитди мәсьәлә. Үлем сәбәбен ачыклау өчен мәрхүмнең берәр авыруы булу-булмавын белергә, шул авыру белән исәптә тору-тормавын, үлемгә тышкы факторларның йогынты ясау-ясамавын ачыкларга кирәк. Шуның өчен мәрхүмнең медицина документлары, медицина картасы күтәрелә. Ул участок табибында күзәтелгәнме, диспансеризация үткәнме, берәр җирдә (КТ, УЗИ һ.б.) тикшеренгәнме, хастаханәдә ятып дәваланганмы, соңгы тапкыр табибта кайчан булган – барысы да өйрәнелә, тикшерелә».

Аңлашылганча, шул рәвешле кешене үлемгә китергән сәбәпләр ачыклана. Айдар ХӘЕВ искәртеп үткәнчә, мәрхүмнең табибка соңгы тапкыр кайчан күренүе зур әһәмияткә ия. Әгәр авыруга диагноз куелган булып, аның күптән түгел табибта булуы күренсә(компьютерда, медицина картасында моны дәлилләүче язу булса), бу очракта сәбәп-нәтиҗә бәйләнеше (причинно-следственная связь) ачык күренә. Ягъни кеше билгеле авыруы нәтиҗәсендә үлеп киткән икән, үлү турында белешмәне мәетне ярмыйча да бирергә мөмкин. (МОНДА сүз кеше үлемендә тышкы факторлар йогынтысы булмаган очрак турында гына бара – АМ).

— Шуңа күрә, мин райондашларга мөрәҗәгать итәм: өлкәннәрне табибка күрсәтеп торырга кирәк. Ул яшисен яшәгән инде, аңа табиб кирәк түгел, дигән ялгыш фикер булырга тиеш түгел. Әгәр  кеше ярты елдан артык, хәтта ике-өч ел табибка күренми торып, кинәт үлеп киткән икән – без аның үлем сәбәбен каян белергә, аңа диагнозны ничек куярга тиешбез? Бу очракта мәетне ярып кына, үлемгә китергән сәбәпне ачыкларга мөмкин.

Медицина оешмасына, ягъни безгә дә җитди таләпләр куела. Үлем сәбәбен тәгаен белми торып, үлем турында белешмә бирергә безнең хокукыбыз юк. Үлем сәбәбе ачыкланмый торып, кеше күмелергә тиеш түгел. Без бүген хокукый җәмгыятьтә яшибез. Вакытында хастаханәгә барырга, тикшеренергә һәм, авыру ачыкланган очракта, вакытында дәваланырга кирәк. Өлкәннәрне дә хастаханәгә йөртергә кирәк”,
— ди районның баш табибы Айдар ХӘЕВ.

ВАФАТ БУЛУЧЫЛАРНЫҢ 25 ПРОЦЕНТЫ ЯРЫЛМЫЙ, ЧӨНКИ АЛАРНЫҢ ДИАГНОЗЫ БИЛГЕЛЕ

Бүгенге көндә мәетләрне яру мәсьәләсе “Россия Федерациясендә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында” 2011 елның 21 нояберендәге 323-ФЗ санлы Федераль закон белән регламентлана. Анда үлем турындагы белешмәне кайсы очракта мәетне ярмый торып та алырга мөмкин булуы акка кара белән язылган. Канунның 67нче маддәсендә, ДИНИ КАРАШЛАР БУЕНЧА (по религиозным мотивам), мәрхүмнең якын туганнарының (ире/хатыны, балалары, әти-әниләре) гаризасы нигезендә, мәетне ярмау мөмкинлеге күрсәтелгән. Шулай ук мәрхүмнең үзе исән вакытта үлгәч үзен ярмавын сораган васыяте дә мәетне ярмауга нигез була ала. Һәм монда СИКСӘН ЯШЬТӘН ӨЛКӘНРӘК КЕШЕЛӘР ГЕНӘ мондый васыять яза ала дигән искәрмә ЮК.

Әмма шушы ук канунда мәетне яруны мәҗбүри итеп куйган искәрмәләр дә шактый күп. Кешенең үлеме тышкы факторларга (көч куллану (насильственная смерть), фаҗига, йогышлы авырулар, экологик катастрофа һ.б.) бәйле булса, вафат хатын-кыз йөкле булса, яки бала тапканда (бала табу белән) үлсә, һ.б. — мәрхүмнең үлем сәбәпләрен аның гәүдәсен ярмыйча ачыклап булмаса, бу очракта мәет патологик-анатомик аутопсиягә дучар ителми кала алмый.

Күргәнебезчә, кешенең үлем сәбәбен аның гәүдәсен ярмыйча да ачыклау мөмкинлеге закон тарафыннан тыелмаган. Ягъни, вафат булган бөтен кешене дә хәзер яралар икән, дигән сүз дөреслеккә туры килми.

Хәер, районның баш табибы Айдар ХӘЕВ үзе дә вафат булучыларның якынча 75 процентының үлем сәбәбе патологоанатомик аутопсия нәтиҗәсендә ачыклана, ди. Димәк, калган 25 процент бу процедурага дучар ителми, ягъни бу очракта үлемгә китергән диагноз бар.

  • Безнең максат вафат булган бөтен кешене дә яру түгел. БЕЗ ҮЛЕМГӘ КИТЕРГӘН СӘБӘПЛӘРНЕ АЧЫКЛАРГА ТИЕШ. Әмма бу мәсьәлә кеше теләгеннән генә тормый. Медицина күрсәткечләре, законга язылган таләпләр бар. Медицина оешмасы шушы таләпләргә буйсынып, канун нигезендә эш алып барырга тиеш. Мәрхүмнең якыннары, дини карашка нигезләнеп, мәетне ярмауны сорый икән – вафат булучының барыбер диагнозы, үлемгә китергән сәбәп-нәтиҗә бәйләнеше булырга тиеш бит. Үлем сәбәбен мәетне ярмый гына ачыклап булмый икән – ярмыйча чара юк, — дип аңлата Айдар ХӘЕВ.

Мисал өчен, кеше онкологиянең дүртенче стадиясендә вафат булса, аның гәүдәсен яралармы? Әгәр ул шушы авыруы белән исәптә торып, онкодиспансерда күзәтелсә, даими рәвештә табибка күренергә килүе хакында язулар булса, аның үлем сәбәбе билгеле дигән сүз. Мәетне ярмаячаклар.

Әгәр кеше хастаханәгә дәваланырга кереп, бер тәүлек эчендә вафат була икән – бу очракта мәетне яру мәҗбүри, чөнки кирәкле анализ нәтиҗәләре әзер булмаска, табиб тарафыннан диагноз куеп өлгерелмәгән булырга мөмкин.

Әмма һәр үлем очрагы индивидуаль, һәр очракта үлемгә китергән сәбәпләр төрле. Менә шул сәбәпләрне ачыклау өчен кайвакыт мәетне яру таләп ителә.

ГАРИЗА — ГАРАНТИЯ ТҮГЕЛ

Гомумән, кешенең үлеме шик тудыра икән – аның яше дә, якыннарының гаризасы да, нотариаль раслатылган документ та мәетне ярмый калдырырга сәбәп була алмый.

Соңгы айларда халык арасында популярлык казанган нотариаль документка килгәндә, әйе, һәркем, ничә яшьтә булуына карамастан, үз вафатыннан соң гәүдәсен ярдырмау теләген рәсмиләштергә хокуклы. Халык телендә ул васыять/завещание дип йөртелсә дә, аның рәсми атамасы ГАРИЗА. Кеше нотариаль конторага килеп, мондый гариза язарга карар кылган икән – бу аның ихтыяры. Бара, яза, документны кулына ала. Нотариусның мондый документ бирмәскә нигезле сәбәбе юк (нет основания для отказа). Гариза язылса, нотариус гариза язучының имзаны үз кулы белән куюын һәм аның чын булуын раслый. Әмма бу документ кешенең гәүдәсен ярмауга 100 процент гарантия була алмый. Моны районның баш табибы Айдар ХӘЕВ тә искәртте. Шикле, фаҗигале, криминал үлем булганда, мәет ярылачак. Шуңа күрә, хөрмәтле райондашлар, өлкәннәргә бу гаризаның “тынычлап үләргә рөхсәт кәгазе” түгеллеген аңлатырга киңәш итәбез. Һәм өлкән яшьтәге якыннарыгызны, мөмкинлек табып, хастаханәгә — тикшеренергә алып килергә кирәклеген исегезгә төшерәбез.

Шулай да, мәрхүмнең үлемгә китергән диагнозы билгеле икән, нотариль раслатылган әлеге гариза мәетне ярмауга нигез булып тора. Актаныш районында быел мондый очраклар текәлгән.

Гомумән, кеше үз вафатына кадәр үк мәетен ярмауны шаһитлар алдында телдән әйтеп яки язмача язып калдыра ала. Аның язмача теләген нотариуста раслату та мәҗбүри гамәл түгел. Әгәр инде кеше үзе үлгәннән соң гәүдәсен ярдырмаска дигән теләген рәсмиләштереп куярга теләсә, документ өчен акча түлисе булачак. Бер райондашыбыз мондый документ өчен март аенда 1250 сум акча түләгән.

Сүз дә юк, аеруча өлкән буын вәкилләренең мәет яруга мөнәсәбәтләре тискәре. Дин буенча тыелган гамәл дип исәпләнә ул. Ни кызганыч, законга каршы барып булмый. Күңел кабул итмәсә дә, канунга буйсынмый чара юк. Шулай да, мәетне яру үлгән кешенең гәүдәсенә карата лаеклы мөнәсәбәттә һәм аның анатомик формасын максималь дәрәҗәдә саклап башкарылырга тиеш – бу да законда язылган.

Сәламәт булыйк, җәмәгать!

Подписаться
Уведомить о
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
Армиягә китсәң иде сөйгән ярларың белән
СЫЕРЧЫКЛАР КИЛГӘН — КҮРДЕГЕЗМЕ?

Автор:

Меню
Авторизация
*
*
Регистрация
*
*
*
Пароль не введен
*
Генерация пароля
0
Оставьте комментарий! Напишите, что думаете по поводу статьи.x
()
x
error: Alert: Content is protected !!