ТАБИБКА БАРГАН ИДЕМ

Шушы көннәрдә районның үзәк хастаханәсенә барырга туры килде. Исәп uslugi.tatarstan.ru порталы аша алдан алынган талон белән оториноларингологка керү иде.


Башта лор табибының авыруларны кабул итә торган кабинетын эзләп хәл бетте — хастаханә коридоры буйлап, һәр ишектәге язуны берничә тапкыр укып чыксам да, үземә кирәк кабинетны тапмадым. Чөнки андый кабинет юк! Үзәк хастаханә җитәкчелеге, Мөслим районыннан атнага бер тапкыр килеп, Актаныш авыруларын кабул итүче оториноларингологка аерым кабинет бирүне, һичьюгы, ул кабул иткән кабинетның ишегенә аның белгечлеген, кабул итү вакытын язып куюны кирәксенмәгән. Авыру кеше үзенә кирәк белгечне үзе эзләп табарга тиештер, күрәсең.

Халык шактый җыелган ишек төбеннән чамалап булса да, лор табибының вакытлыча кабул итә торган кабинетын таптым — ул онколог кабинеты булып чыкты. Оториноларинголог һәм онколог — ике белгечлекнең дә атамасында «о» хәрефләре күп булгач, икесенә бер кабинет ярар дигәннәрдер, мөгаен. Табуын таптым, тик анда талоныңны күрсәтеп, бик җиңел генә кереп булмый икән…


Авыруларны атнага бер генә кабул итүче табибка чират шактый, чөнки колак, тамак, борын авыруларын дәвалаучы табиб Актаныш үзәк хастаханәсендә «дифицит». Үзебездә мондый белгеч булмагач, халык читтән килгәнен дүрт күз белән, көнозын көтәргә мәҗбүр.Чыннан да, лор табибын көтүчеләр арасында иртәнге сәгатьләрдән үк хастаханә коридорын саклаучылар да бар иде. Аларга үземнең талон белән булуымны, ягъни алдан язылуымны аңлатып тору файдасыз булып чыкты. Оториноларингологка күренергә килүчеләр табибка бары тик «тере» чират белән кереп булачагын хәбәр итеп, чират ахырын эзләргә киңәш итте.Актаныш үзәк хастаханәсе җитәкчелеге еллар дәвамында авыруларны талон системасына өйрәтеп маташкан иде — димәк, бу эш нәтиҗәсез булып чыккан. Хастаханәгә мөрәҗәгать итүче авырулар һаман «тере» чиратларда утырып, күпме нервасын, сәламәтлеген, вакытын бушка сарыф итә.


Ни өчен авырулар дәүләт хезмәтләре порталы аша чиратка алдан язылмый соң? Чөнки өлкән яшьтәге абый-апалар лор табибына керү тәртибен сорап хастаханә регистратурасына мөрәҗәгать иткәч, аларга кабул итүнең «тере» чират нигезендә алып барылуын хәбәр иткәннәре мәгълүм булды. Халыкның талонлыларны ни өчен чиратка кертергә теләмәүләре менә шунда аңлашыла да инде.

Дәүләт хезмәтләре порталында лор табибына талоннар бөтенләй диярлек алынмауның сәбәбе дә «тере» чиратка килергә өндәү, димәк. Регистратурада исә талонлы һәм талонсыз авырулар арасындагы низагны үзара сөйләшеп хәл итәргә тәкъдим иттеләр. Ничек итеп дисезме? Чиратлаштырып! Талонлы — талонсыз — талонлы — талонсыз…. Ә ни өчен нәкъ менә шәхси вакытын экономияләү максатыннан табибка алдан язылган авыру хастаханәгә килеп, «чиратлы» уйнарга тиеш әле? Монысын аңлатучы табылмады.

Атнаның чәршәмбе көнендә генә Актаныш хастаханәсендә кабул итү үткәрүче лор табибы авыруларны төштән соң гына кабул итә. Uslugi.tatarstan.ru порталында оториноларингологка беренче талон 13:00 сәгатькә бирелсә дә, онколог кабинетына киләчәк лор табибын төз басып 14:00 сәгатькә кадәр көтәргә туры килде. Бөтен коридор белән көттек. Чиратта өлкән яшьтәге абый-апалар да, кечкенә генә балаларын алып килгән әниләр дә, студентлар да җитәрлек иде.


Кулда талон бар — табиб юк. Нәкъ актанышча: хастаханәсе бар — белгечләре юк. Көтеп көтек булгач, үзәк хастаханәнең баш табибы Айдар ХӘЕВкә мөрәҗәгать итәргә туры килде. Айдар Рәфкать улына рәхмәт, вакыт табып, кабул итте. Сорауларга җавап та алдым. Ләкин ул җаваплар дәва эзләп үзәк хастаханәгә мөрәҗәгать итүчеләрне канәгатьләндерер кебек түгел.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә белгечләр, ягъни кадр җитешмәү мәсьәләсе Актаныш районы үзәк хастаханәсендә еллар дәвамында актуальлеген югалтмый. Нишләптер яшь табиблар безнең районда озак тоткарланмый. Кайбер белгечләр бөтенләй юк. Лор табибы да шул исемлектә. Бүген хастаханә җитәкчелеге проблеманы Мөслим районыннан табиб чакырып хәл итәргә тырыша. Әмма алтын бәясенә торган оториноларинголог Рамил МОСТАЕВ — өч районга берәү генә. Шуңа күрә Айдар ХӘЕВ лор табибын Актаныш авырулары янына төгәл вакытка килергә мәҗбүр итә алмый.


«Рамил Искәндәрович Мөслимнән килә. Өч районга бер лор-врач инде ул. Анда эше кайчан бетә, шунда безгә килә. Әгәр ул безнең генә хезмәткәр булып, көнозын монда эшләсә, проблема булмас иде. Хәзер мин аның килү вакытына ризасызлык белдерсәм, гариза язачак та, китәчәк ул. Каласыз без лор-врача!» — Актаныш районы үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар ХӘЕВнең җавабы менә шундый.Бәлки Мөслимнән килгән табибның кабул итү сәгатьләрен үзгәртергә кирәктер? Талон алганда да, 14:00 сәгатьтән бирелә башласын ул. Һәм халыкка табибка керү өчен талон алуның әһәмиятен аңлату шарт. Алдан язылып, электрон чират алган авыруларга бирелә приоритет.

ТАБИБКА БАРГАН ИДЕМ


…Бер сәгатьтән артык көткәч, лор табибына керү бәхетенә ирештем. Талон белән — «тере» чиратны артка күчереп. Өч минуттан мин инде «иректә» идем. Ә лор табибына чират көткәннәр коридорда калды. Озын көн буена табиб көткән апа әйтмешли, язганда бик мактап язалар, чынлыкта хәлләр менә шулайрак…. Авырырга язмасын икән!


Табиб ничек соң диярсез. Белгеч буларак миңа ошады. Авыру белән аралашуы, тикшерүе, тыңлый белүе, киңәшләре — барысы да ошады. Тик үзебезнеке генә булсын иде ул — атнага биш көн үзебездә, үзебезнекеләрне генә кабул итсен иде ул — монысы теләк!

ТАБИБКА БАРГАН ИДЕМ

P.S. Гомумән, үзәк хастаханәдә кадрлар мәсьәләсе тиз генә хәл ителергә охшамаган. Актанышка кайтырга теләк белдерүчеләр юк. Кайтканнары да, баш табиб үзе әйткәнчә, «качып бетәләр».


— Специалист бит ул каяндыр кибеттән, базардан сатып алына торган кеше түгел. Белгечне укытырга, әзерләргә кирәк, — ди Айдар ХӘЕВ. Тик менә шул әзер белгечләрнең Актанышны үз итмәү сәбәпләре генә аңлашылмый.Бәлки моның серен район, хастаханә җитәкчелеге яхшы беләдер – тик халык белми, җәмәгать! Хастаханә юлын таптаучыларның игътибар иткәне бардыр – Актаныш үзәк хастаханәсе еллар дәвамында нәкъ менә тар белгечләргә (узкий специалист) туена алмый.

Яшьләр кайта тора – китә тора. Сәбәп нәрсәдә соң? Яшь кадрларга мөмкинлекләр тудырылмаудадыр, мөгаен. Район халкының сәламәтлеген кайгыртырга дип кайтучы белгечләрнең Актанышта төпләнүен турыдан-туры район җитәкчелеге кайгыртырга тиештер бәлки? Беренче чиратта, мәктәпне тәмамлап югары уку йортларына кергән үзебезнең егет-кызларыбызның, белгечлек алгач, кабат Актанышка кайтуын тәэмин итәргә кирәктер? Моның өчен максатлы укыту (целевое обучение) программасы буенча студентларны урта һөнәри яки югары белем бирү программалары буенча, муниципаль идарә мәнфәгатьләрендә, бюджет урынында укытуны оештыруга йөз белән борылу мөһим. Максатлы укыту килешү нигезендә башкарыла, ягъни ул студентны конкрет әзерлек яки белгечлек юнәлеше буенча укытуны һәм аннан соң аны эшкә урнаштыруны күз уңында тота.

Икенче җитди мәсьәлә: эшкә кайткан яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү, гаиләле булганнарының тормыш иптәшләрен эшкә урнаштыру һәм аларга иркенләп эшләү һәм рәхәтләнеп яшәү өчен мөмкинлекләр тудыру. Һәрхәлдә, Актаныш үзәк хастаханәсендә үзебезнең яшь белгечләрне күргән юк — кайткан читләре дә бик тиз генә юкка чыга.Менә шушы проблемалар район җитәкчелеге югарылыгында хәл ителми торып, хастаханәдәге кадрлар кытлыгы мәсьәләсен баш табиб үзлектән генә хәл итә алмаячак. Җитди мәсьәлә бүген җитди чишелеш көтә – халыкның сәламәтлеген кайгырту алмаксат итеп куелмый икән, җитәкчелек көткән “өметле киләчәк”кә өмет итеп булмаячак…

Подписаться
Уведомить о
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ БҮЛЕГЕ ҖИТӘКЧЕСЕ ГӨЛНАЗ ХУҖӘХМӘТОВА: «БЕЛГЕЧ БЕЛЕП ҖИТКЕРМӘГӘНДЕР…»
ЮЛ ГАЗАБЫ — ГҮР ГАЗАБЫ: Актаныш — Пучы арасы… шушы юлны ремонтлауның җаен ничек табасы?

Автор:

Меню
Авторизация
*
*
Регистрация
*
*
*
Пароль не введен
*
Генерация пароля
0
Оставьте комментарий! Напишите, что думаете по поводу статьи.x
()
x
error: Alert: Content is protected !!