Табиб-дерматовенеролог  Эльмира ГАРИФУЛЛИНА: “Папиллома вирусы 90 процент очракта кешедән кешегә җенси юл белән йога”

Кайберәүләр еш кына тәннең төрле өлешенә чыккан папилломалардан зарлана. Аны асылынып торучы миң дип тә атыйлар. Андый миңнәр кешедә теләсә-кайчан барлыкка килә ала. Нигездә, папилломаның иң еш барлыкка килгән урыннары — муен, бит, күкрәк, касык, култык асты. Алар  2-5 миллиметр зурлыкта булырга мөмкин, төс ягыннан тән тиресеннән әллә ни аерылмый.
Берәүләр тәндә барлыкка килгән папилломага бөтенләй игътибар итми, икенчеләрне мондый асынып торган миң борчуга сала. Соңгы елларда папилломалы кешеләр санының артуы күзәтелә.

Гомумән, папиллома нәрсә ул? Аны авыру дип атарга мөмкинме һәм ул ни сәбәпле барлыкка килә? Кеше өчен куркыныч тудырамы? Күпләрне борчыган әлеге һәм башка сорауларны без медицина фәннәре кандидаты, Актаныш үзәк хастаханәсенең табиб-дерматовенерологы Эльмира ГАРИФУЛЛИНАга юлладык.

— Эльмира Фәнисовна, папиллома нәрсә ул? Кеше организмында ул каян барлыкка килә?

— Папиллома – ул тән тиресен яки лайлалы тышчаны зарарлый торган вируслы инфекция. Медицина телендә әйткәндә, кешедәге папиллома вирусы (вирус папилломы человека (ВПЧ). Аның 640тан артык төре билгеле, әмма аларның барысы да кеше сәламәтлеге өчен куркыныч тудырмый. Мисал өчен, сөялләр дә папилломаның 1-4 төре булып исәпләнә. Алар, нигездә, кулларда, табан астында барлыкка килә.Папилломаның 6-11 төре очлы кандилома, ягъни генеталь сөялләрне барлыкка китерә. Шулай да, кешедә ешрак асылынып торган миң рәвешендәге папилломалар очрый.

-Папиллома йогышлы вирусмы? Ул кешедән кешегә ничек күчә?

— 90 процент очракта папиллома кешедән кешегә җенси юл белән йога. Шулай ук инфекция тән тиресендәге яра аша да, чит кешенең шәхси гигиена әйберләреннән файдаланган очракта да эләгә ала. Бит, муен кебек урыннарда чыккан папилломалар да күрешкәндә, кочаклашканда йогарга сәләтле. Шунысы бар: папиллома вирусы тотырыклы түгел,  әгәр дә кешенең иммун системасы көчле икән, организм әлеге вирусны 2–3 ел эчендә үзлегеннән җиңә ала.  Гомумән, 90 процент халыкта папиллома вирусы бар.

—  Кеше организмына папиллома вирусы эләгү ни дәрәҗәдә куркыныч? Ул яман шеш авыруы барлыкка китерергә мөмкинме?

-Юк, мондый төр вирус булган организмда һичшиксез яман шеш килеп чыгачак дигән сүз түгел, әмма ул яман шеш пәйда булу ихтималын арттыра. Әйтик, аналык муентыгындагы  яман шешне нәкъ менә папиллома вирусының 16 һәм 18 нче типтагылары барлыкка китерү куркынычы бар.  Әлеге ачышны ясаган немец вирусологы Гарольда цур Хаузен 2008 елда Нобель премиясенә ия булды. Хатын-кыз папиллома  вирусын йоктыра икән, ул аналык муентыгы күзәнәкләрендә үзгәрешләр барлыкка китерә һәм ахыр чиктә яман шешкә әверелергә мөмкин. Моннан тыш папиллома вирусы җенес әгъзасы, арт юл һәм йоткылык яман шешенә дә китереп чыгара ала. 

-Моны булдырмый калу юллары бармы?

-Әлбәттә. 16 нчы,18 нче типтагы ВПЧ булган кеше дә яман шеш белән авырмаска мөмкин. Аналык муентыгында яман шеш авыруын булдырмый калу өчен хатын-кызларга елга бер тапкыр гинекологка күренеп, онкоцитологиягә мазок тапшырып тору мөһим. Шушы мазокны тикшергәндә, папиллома күзәнәкләре күренә дә инде. Тиз арада чарасын күреп, аны яман шешкә кадәр җиткермичә калып була. Менә шушы башлангыч чорны күреп калу бик мөһим.Шуңа күрә халыкка мөрәҗәгать итәм: диспансеризация үтүдән баш тартмагыз! Бу сезнең сәламәтлек өчен бик мөһим тикшеренү. Нәкъ менә диспансеризация вакытында авыруны башлангыч чорда күреп, аны вакытында дәвалап була. Без, гинеколог белән берлектә, тиешле дәвалау ысулы билгеләп, авыруны аздырмый кала алабыз.

-Папиллома вирусына каршы прививка ясатып буламы? Аны кайчан, ничә яшьтә ясату хәерле? Папиллома йоктырудан ничек сакланып була?

-Папиллома вирусына каршы привика бар. Ул, хәтта, вирустан саклаучы иң нәтиҗәле ысул булып тора. Әлеге прививка  вирусның яман шеш китереп чыгару ихтималы зур булган төрләреннән генә саклый, ягъни прививка ясатып кына, папилломадан тулысынча сакланып булмый. Бүгенге көндә папиллома вирусына каршы прививка милли календарьгә кертелмәгән, димәк, аны ясату мәҗбүри итеп куелмый. Теләк булганда, аны шәһәр клиникаларында ясатырга мөмкин. Һәм иң мөһим искәрмә: папиллома вирусына каршы привиканы җенси тормыш белән яши башлаганчы ясату шарт, иң яхшысы 11-14 яшьләрдә.  Җенси тормыш белән яши башлаганнан соң прививка ясатуның бер мәгънәсе дә юк. Саклануга килгәндә, кешедән кешегә йогуның иң киң таралган юлы җенси юл булгач, презерватив кулланырга киңәш ителә. Әмма ул да тулы гарантия бирә алмый, вирус лайлалы тышча аша да эләгергә мөмкин. Шәхси гигиена кагыйдәләрен дә онытмаска кирәк. Ләкин монда төп рольне кеше организмы, аның көчлелеге уйный. Кемдәдер бу вирус  булып та, ул үзен берничек тә сиздермәскә мөмкин. Әйткәнемчә, көчле иммунитет бу вирусны өч ел дигәндә үзе җиңә ала.

-Кешегә тәнендәге папиллома бернинди  кыенлык тудырмаса, аны “борчырга” ярыймы?

-Папилломаны барыбер күзәтеп торырга кирәк. Әгәр кешенең иммун системасы йомшара икән, бер папилломадан берничә яңасы үсеп чыгарга мөмкин. Асылынып торган мондый тире кисәген өзеп алучылар да бар. Болай итү дә аның артуына китерергә мөмкин. Өзеп алган булсагыз, ул урынга һич югы  йод эремәсе сөртеп куярга кирәк. Әгәр дә инде папиллома кычыта башласа, төсе үзгәрсә, нәрсәгәдер эләгеп зарарланса, табиб-дерматологка мөрәҗәгать итеп, вирустан дөрес  дәваланырга кирәк.

-Папиллома вирусыннан тулысынча дәваланып буламы?

-Әйе, вируска каршы махсус препаратлар белән дәвалану курсы алып, папиллома вирусыннан котылырга була. Сүз организмдагы вирус хакында бара. Ә инде тән өслегенә чыккан папилломаны алдырырга киңәш итәр идем. Заманча шартларда аны алдыруның берничә юлы бар. 

-Актаныш районы халкы папиллома белән сезгә –  табиб-дерматовенерологка еш мөрәҗәгать итәме?

-Атнага ике-өч кеше кабул итәргә туры килә. Нигездә, әлеге проблема белән хатын-кызлар мөрәҗәгать итә. Сөял чыккан балалар еш килә. Күпләр сөялнең шул ук папиллома икәнен белми. Балаларны без комплекслы дәваларга тырышабыз. Сөялне яндырып кына түгел, ә вируска каршы терапия билгелибез. Мондый төр терапия алты яшьтән рөхсәт ителгән.

-Димәк, Эльмира Фәнисовна, папиллома вирусыннан берәү дә якланмаган. Аны йоктырмауның бердән-бер юлы саклану һәм ныклы иммун системасы булдыру?

-Әйе, башка вируслы инфекциядән сакланган кебек сакланырга кирәк. Әмма бу вирустан куркып калмагыз. Кабатлап әйтәм, зур күпчелек кешедә ул вирус бар һәм кеше моның белән яши. Сәламәт булыгыз!

-Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Подписаться
Уведомить о
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
Яңа ел белән, дуслар!

Автор:

Меню
Авторизация
*
*
Регистрация
*
*
*
Пароль не введен
*
Генерация пароля
0
Оставьте комментарий! Напишите, что думаете по поводу статьи.x
()
x
error: Alert: Content is protected !!