Бушлай даруларга хокукы булган авырулар белән еш кына 73 нче санлы үзәк даруханәдә очрашырга туры килә. Сишәмбе һәм җомга көннәрендә биредә халык аеруча күп, чөнки бу көннәрдә федераль дарулар кайта. Әмма кайбер райондашларыбыз кирәкле даруларның булмавыннан яки бик тиз таратылып бетүеннән зарлана. (Бу хакта аерым язма тәкъдим итәчәкбез). Хастаханә белән даруханә арасында йөреп тә, кирәкле препараттан мәхрүм калучылар еш кына социаль пакеттан баш тарту хакында уйлана башлый. Янәсе, дару ала алган юк, акчасы булса да ярап куяр…
Бу – ялгыш фикер, җәмәгать! Cоциаль пакеттан баш тарткан очракта, авыру кеше социаль гарантияне югалта дигән сүз, ягъни социаль пакет табиб рецепты буенча бушлай дарулар белән генә тәэмин итеп калмый, бушлай дәвалану мөмкинлеген дә бирә. Ә акчалата компенсацияне сайлаган очракта, чир кискенләшеп китеп, озак дәваланасы булса, дарулардан баш тарту бәрабәренә кесәгә кергән акчалар гына җитмәячәк.
ИСЕГЕЗГӘ ТӨШЕРӘБЕЗ: Социаль пакетны алу-алмауны елга бары бер тапкыр – 1 октябрьгә кадәр генә сайлау мөмкинлеге тудырылган. Әгәр федераль ташлама алучы 2023 елның 1 октябрендә социаль пакеттан баш тарткан булса, бу елның 1 октябренә кадәр гариза язып, социаль пакеттан файдалану хокукын кире кайтара ала. Моның өчен Россия Федерациясе пенсия һәм иминият фондының Татарстан Республикасы Актаныш районындагы клиентларга хезмәт күрсәтү бүлегенә гариза тапшырырга кирәк. Ул вакытта 2025 елдан түләүсез дару ярдәме алу өчен социаль хезмәтләр җыелмасын бирү яңадан торгызылачак. Һәм шунысы бар − 1 октябрьдән соң бер ел дәвамында социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукын яңарту мөмкин булмаячак (бу Россия Федерациясе законнарында каралмаган).Моңа кадәр бушлай дару алучыларга гариза тапшыру КИРӘКМИ.