Актаныш районындагы сукбай этләрне нинди язмыш көтә?

Җәйгә аяк басабыз. Авыл кешесенең күңелле мәшәкатьләр белән тулы тынгысыз чоры башлана: шәһәрдән онык-оныкчыклар кайта, ихатада кош-корт саны арта. Җәйге вакытта ата-аналардан гына түгел, әби-бабайлардан да югары җаваплылык таләп ителә, чөнки урамнарда балалар хәрәкәте активлаша.

Кайбер җирлекләрдә нәкъ шушы чорда сукбай этләр проблемасы кискенләшә. Этләрне никадәр генә тугры дус дип атамасыннар, кирәксезгә әйләнгән бу хайваннардан ни көтәсен беркем дә белми. Мисал эзләп ерак йөрисе юк — шушы айда гына Башкортстан республикасының Бакалы районында этләрнең вәхшилеге белән бәйле җанөшеткеч фаҗига булган. Бәйдәге эт ихатада өч яшьлек балага һөҗүм иткән. Нәтиҗәсе аяныч: сабый, алынган тән җәрәхәтләреннән,  хастаханәдә вафат булган. Хуҗалы этнең гаилә әгъзасенә шундый агрессия күрсәтүеннән соң, урамдагы сукбай этләрнең фаҗига китереп чыгармасына кем гарантия бирә ала?

Бу эт тешләми, акыллы, дия-дия сукбай этләрне үз итеп, аларны ашатып йөрүче авыл кешеләре дә гаҗәпләндерә. Бүген ашатып, иртәгә ашатмый калдырсаң, эт үзенә ризыкны үзе табачак. Җәй көне аеруча: ихатада чеби-тавык, каз-үрдәк җитәрлек. Әгәр ул эт урамдагы балаларга ташланса? Бу очракта кем җавап бирәчәк?

Гомумән, җирле җитәкчелек сукбай этләр проблемасын авыл кешеләреннән шикаять керү белән кичекмәстән хәл итәргә бурычлы. Атналар, айлар дәвамында чара күрелми икән, кеше язмышына битарафлык дигән сүз бу, җәмәгать. Хәер, җирле җитәкчелекнең моңа да җавабы әзер: этләрне атарга ярамый, ә сукбай этләрне җыю белән шөгыльләнүче оешма бер-ике эт өчен генә авылга килми, ди алар. Тик менә статистика күрсәткәнчә, шул бер-ике эткә вакытында чара күрелмәсә, алар тиз арада уникегә әйләнергә мөмкин. Этләр кавеменең үрчемгә сәләтле икәнен онытырга ярамый…

Дөрес, бүгенге көндә Россиядә сукбай этләрне яклый торган закон бар. 2020 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кергән канун буенча, хуҗасыз этләрне җәберләргә, атарга, “йоклатырга” ярамый. Әмма алар бернинди контрольcез урамда да йөрергә тиеш түгел. 2018 елда Актаныш районы башкарма комитеты да сукбай этләрне тоту, аларга вакцина ясау, стерильләштерү юнәлешендә хәрәкәт башлап караган иде. Ул вакытта хуҗасыз этләргә хуҗа булучы да табылды – Илназ МӘГЪДАНОВ (бүгенге көндә Киров авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе – АМ) Киров авыл җирлеге территориясендә сукбай этләрне тоту урыны булдырып, райондагы сукбай этләрне шунда туплау белән шөгыльләнә башлады. Бу эшнең нәтиҗәсе дә бар кебек иде – оешма вәкилләре авылларга чыгып, хуҗасыз этләрне алып китүне оештырды. Әмма сукбай этләрне приютка илтеп кую гына авылларны сукбайлар кавеменнән коткармады. Җыелган этләрне ашату, вактында стерильләштерү, ветеринар ярдәм күрсәтү артык чыгымлы булып чыкты. Нәтиҗәдә, 2023 елда Киров җирлегендәге әлеге эт приютының эшчәнлеге республиканың төрле массакүләм мәгълүмат чараларында шау-шу китереп чыгарды. Интернет челтәрендә тиешенчә тәрбияләнмәгән, кар көртләре арасында “яшәргә тырышкан” этләрне асрау шартлары турында видеоязмалар да пәйда булды. Шунда балалап, берсен-берсе ашау дәрәҗәсенә китереп җиткерелгән этләрнең язмышын ул вакытта “Хайваннар дөньясын саклау” партия проектының Татарстан координаторы Искәндәр ГЫЙНИЯТУЛЛИН җитәкчелегендәге комиссия тикшерде. Актаныш районындагы этләр приюты, зоояклаучылар тарафыннан, “Этләр концлагеры” дигән кара исем дә алды. Макталырга гына күнеккән район хакимияте сукбай этләр белән бәйле проблеманы бик тиз хәл итте: Кировтагы приютта этләр тоту өчен шартлар уңай түгел, урыны да дөрес сайланмаган, хезмәткәрләре дә бу эшне башкарырга өйрәтелмәгән дигән сәбәпләрне өскә чыгарып, приют эшен икенче төрле квалификациягә үзгәртеп куйды ул. Шул рәвешле, 2023 елның мартыннан Киров җирлеге территориясендә урнашкан әлеге приют сукбай этләрне вакытлыча тотып тору урыны итеп үзгәртелде. Вакытлыча, ягъни аларны республиканың башка приютлар килеп алганчы. Ә этләрне, чыннан да, республиканың төрле почмагындагы волонтерлар алып китте. Шул рәвешле, узган елның март аенда Актаныш районы артык «каралмый» гына сукбай этләр проблемасын «хәл итүгә» иреште.

Сукбай этләрне җыю белән шөгыльләнүче оешмалар бу эш өчен каян акча ала соң, дияр күпләр. Мондый оешмаларга дәүләт тарафыннан субсидия каралаган. Районнарга исә караучысыз хайваннарны тоту һәм аларның санын җайга салу белән шөгыльләнүче оешмалар электрон аукцион аша керә. Тендерда заказчы булып районның башкарма комитеты чыга, әлеге юнәлештә эшчәнлек алып барган оешмалар, аукцион нигезендә, шушы заказны ала. Тендерда җиңгән оешма, муниципаль контракт нигезендә, сукбай этләрне тоту, стерилизацияләү, вакцинацияләүне башкарырга, операциядән соң үзендә бераз вакыт тотарга, котыру авыруыннан прививка ясарга бурычлы. Югарыда әйтелгән барлык процедураларны үткән хайваннарны маркировкалау (чип яки тамга кую) һәм, әгәр хайван кешегә карата агрессия күрсәтмәсә, аны кабат үз урынына кайтару да каралган.

Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчелеге аңлатуы буенча , бүгенге көндә Актаныш районы территориясендәге сукбай этләрне җыю белән “Спецзащита” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять шөгыльләнә. Аның җитәкчесе – “Ангел бережет” хәйрия фондын гамәлгә куючы, Мәскәүнең “Зооправо” хайван хокукларын яклау ассоциациясе,Татарстандагы “Хайваннар дөньясын саклау” партиясе әгъзасы, волонтер-зоояклаучы, Алабуга шәһәрендә яшәүче Эльвира Айдар кызы КУТУЕВА. 2023 елда да тендерны шушы оешма откан булган. Һәм, әйтергә кирәк, “Спецзащита”га әлеге хезмәт өчен районның башкарма комитеты тарафыннан шактый акча түләнә.

Район хакимиятендә хезмәт күрсәтүнең төгәл суммасын әйтмәсәләр дә, “РосТендер” сайтында “Хуҗасыз хайваннарны тоту һәм аларның санын җайга салу белән шөгыльләнү” дигән дәүләт контрактының бәясе 2024 елда 2 миллион 250 мең 500 сумны тәшкил иткән. Чагыштыру өчен, 2023 елда бу сумма – 742 мең 600 сум, 2020 елда 361 мең 400 сум булган.

Сүз уңаеннан, Татарстанда бер сукбай этне приютка урнаштыру өчен 3932 сум күләмендә акча каралган. Монда хуҗасыз этне тоту (отлов) , карантинга кую, транспорт чыгымнары, аны тәрбияләү, стерильләштерү/кострация, операциядән соң карау, тамгалау, агрессия күрсәтмәгән этләрне кабат торган урыннарына илтү– барысы да кергән. Урам этләрен шуның кадәр акчалар сарыф итә-итә тәрбияләү ни өчен кирәк, диярсез. Монысы инде, җәмәгать, безнең гуманлы, ягъни кешелекле илдә яшәвебез белән аңлатыла.

Электрон аукционда җиңеп, безнең район территориясендә сукбай этләрне җыю белән шөгыльләнүче “Спецзащита” җәмгыяте, контракт шартлары буенча, хуҗасыз этләрне нинди срокларда алып китәргә тиеш соң? Актаныш районы хакимиятенең бу нисбәттән җавабын тәкъдим итәбез:


“Контракт төзелгәч, безгә тендер аша кергән Алабуга оешмасы этләрне, безнең яктан язмача мөрәҗәгать булу белән, килеп алырга тиеш. Бер этме ул, икәүме – аерма юк. Алар контракт таләпләрен төгәл үтәргә тиеш
”, — ди район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана СИРАЕВА. Әмма җирлекләрдән язмача мөрәҗәгать теркәлмәвен искәртте ул. Димәк, рәсми хат юлларга иренгән авыл башлыгы, урамдагы бер-ике хуҗасыз эт өчен Алабугадан килмиләр (приют Түбән Кама шәһәрендә урнашкан — АМ) , дигән сүзе белән тендер откан оешмага яла яккан булып чыга. Бәлки, сүз сөйләп кенә эш бармавын аңларга вакыттыр, хөрмәтле җитәкчеләр. Рәсми документ булмый торып, берәү дә эш эшләргә алынмый бүгенге көндә. Монысы инде – сезнең эшләп бетермәү нәтиҗәсе.

Аңлашыла ки, килешү ике яклы булгач, аның шартларын районның башкарма комитеты да, “Спецзащита” җәмгыяте дә төгәл үтәргә тиеш. Ул аны үтәячәкме? Сорауны “Спецзащита” җәмгыяте җитәкчесе Эльвира КУТУЕВАга юлладык.

— Минем максат – сукбай этләр проблемасын гуманлы юл белән хәл итү. Әгәр дәүләт хуҗасыз этләрне тоту (содержание) өчен билгеле бер күләмдә акча бүлеп бирә икән, моны максатчан файдаланырга кирәк. Контракт шартлары буенча, безгә рәсми заявка кергәч, без шушы заявка нигезендә күрсәтелгән урыннарга чыгабыз. Без дип әйтәм, чөнки мин үзем дә сукбай этләрне тотуда (җыюда) катнашам, — ди Эльвира КУТУЕВА.


Аның сүзләреннән аңлашылганча, Актаныш буенча 2024 елга төзелгән контракт шартларын “Спецзащита” җәмгыяте үтәячәк. Ә менә 2023 елдагы хилафлыкларны хәл итеп бетерерү таләп ителә. Ягъни, 2023 елда Актаныш районы территориясендәге хуҗасыз этләрне җыю белән шөгыльләнүче “Спецзащита” җәмгыятенә районның башкарма комитеты саллы гына суммада бурычлы булып калган. Эльвира КУТУЕВА сүзләренчә, әлеге бурыч якынча 500 мең сумны тәшкил итә. Димәк, Түбән Кама шәһәрендәге җәмгыятьтән дәүләт контракты шартларының үтәлүен таләп иткәнче, Актаныш районы үз җаваплылыгындагы шартны үтәргә тиеш килеп чыга. Аннан килеп, “Спецзащита” җәмгыяте, беренче чиратта, кешеләргә агрессия күрсәтүче этләрне җыюга йөз тота. Бу хакта контрактта аерым язылган, ди зоояклаучы.

Аңлашылганча, быел авылларны сукбай этләрдән Алабугадагы җәмгыять арындырырга ТИЕШ дигәнче, узган елгы бурычларны түләп бетерергә кирәк. Әлеге процесс күпмегә сузылыр – билгесез. Шулай да, шушы көннәрдә Актаныш районы җирлекләрендәге сукбай этләр проблемасы уңай якка хәл ителергә тиеш. Без дүшәмбе көнне ай буе авыл халкының тынычсызлыгын алып йөрүче этләр хакында “Спецзащита” җәмгыятенә башкарма комитет тарафыннан рәсми хат җибәрелүгә ирештек. Хәзер инде урамдагы сукбай этләрне җәмгыять вәкилләренә тапшырырга кирәк. Бу өлештә “Спецзащита” җәмгыятенә авыл хакының сорау-мөрәҗәгатьләренә җилкә сикертеп җавап бирергә күнеккән авыл башлыклары ярдәм итәр дип ышанасы килә. Түбән Кама белән Актаныш арасы якын түгел – бушка йөрү булмасын иде.

Әлегә, хөрмәтле райондашлар, балалар өчен дә, кош-кортлар өчен дә җаваплылылык үзегезгә кайтып кала. Хәер, тагын бер юл бар кебек, ул да булса, хуҗасыз этләрне кызганып, аларны ашатып йөрүчеләргә дүрт аяклы дусларга чын хуҗа булырга тәкъдим итеп карарга. Тик менә нәсел-нәсәпсез урам этен бәйгә утыртып, аның өчен үз өстенә җаваплылык алырга кемнең генә теләге туар икән? Иң яхшысы, сукбай этләр проблемасын чишүне бу эш белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнүчеләргә тапшырырга кирәк. Аннан килеп, район хакимияте бурыч мәсьәләсен дә уңай хәл итәр дип ышаныйк – акча белән шаяра торган заманда яшәмибез, җәмәгать! Сүз уңаеннан, Эльвира КУТУЕВА Актаныш районы башкарма комитеты белән ике арада 2023 елда килеп чыккан хәлне суд аша хәл итәчәген белдерде. Утырыш 4 июньгә билгеләнгән.

Подписаться
Уведомить о
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
ХАЛКЫҢ СУГА СУСАУМЫ ӘЛЛӘ, АВЫЛ?
ПУЧЫ ХАЛКЫ ЧӘРШӘМБЕНЕ КӨТКӘН ИДЕ…

Автор:

Меню
Авторизация
*
*
Регистрация
*
*
*
Пароль не введен
*
Генерация пароля
0
Оставьте комментарий! Напишите, что думаете по поводу статьи.x
()
x
error: Alert: Content is protected !!