КАЙГЫЛЫ ХӘБӘР: Баязит Шәймәрдан улы МӨХӘММӘТОВ вафат

5 май көнне Баязит Мөхәммәтовның йөрәге тибүдән туктады. Төгәл бер ай элек аңа 93 яшь тулган иде…

Баязит Шәймәрдән улы МӨХӘММӘТОВ — партия, дәүләт, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Актанышның Мактаулы гражданы, Почет билгесе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы һәм башка бик күп бүләкләр иясе.

Баязит Шәймәрдән улы — гомерен үзенең туган төбәгенә багышлаган олпат шәхес иде. Ул 1931 елның 5 апрелендә Актаныш районының Югары Богады авылында туган. Күпбалалы крестьян гаиләсендә сигез бала үсә алар, иң өлкәне Баязит ага була. Туган ягына тугрылыгын гомер буе саклаган райондашыбыз Актаныштан бер генә тапкыр китә, анысы да армиядә хезмәт итәр өчен.

1962 елда Актаныш Минзәлә районына кушылгач, Баязит ага,партия мәктәбен тәмамлап кайтып, Киров совхозында партком секретаре булып хезмәт юлын башлый.

Тәҗрибә туплаган егетне, Актаныш мөстәкыйль район булып үзгәргәч, райкомның икенче секретаре итеп сайлап куялар. Ә 1969 елдан район Советы башкарма комитеты рәисе итеп сайлана. Актанышның киләчәк язмышы да шул көннәрдә хәл ителә. Аның башлангычы белән Актаныш районы үзәге яңа урында төзелә башлый. Актаныш авыл хуҗалыгын тагын да нәтижəлерәк оештырырга мөмкинлек биргән Актаныш элеваторы да ул елларда төзелә. Һәм бүгенге Актаныш – Баязит МӨХӘММӘТОВ куйган хезмәтләргә тере, тарихи һәйкәл ул.

Баязит Шәймәрдән улы 18 ел буе район Советы башкарма комитеты җитәкчесе булып эшли, 16 ел дәвамында Актанышның һөнәр училищесына директор булып хезмәт куя.

Баязит МӨХӘММӘТОВның якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Подписаться
Уведомить о
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
Җиңү бәйрәмендә ничә көн ял итәбез?
Кондызлар буа буган

Автор:

Меню
Авторизация
*
*
Регистрация
*
*
*
Пароль не введен
*
Генерация пароля
0
Оставьте комментарий! Напишите, что думаете по поводу статьи.x
()
x
error: Alert: Content is protected !!