Егетләр гафу итсен, әмма армия сафларына китүчеләрнең мондый теләкләре хыял булып кына кала. Шулай да, закон ике һәм аннан да күбрәк баласы булган әтиләргә армиягә китүне кичектереп тору (отсрочка) хокукын бирә.
Мәгълүм булганча, 1 апрельдән РФ Кораллы Көчләренә язгы чакырылыш башланды. Ул 15 июльгә кадәр, ягъни 106 көн дәвам итәчәк. Шушы вакыт аралыгында 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге, запаста булмаган һәм хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле 150 000 ир-егет, солдат итеге киеп, Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә китәчәк. Китәргә тиеш…
Шулай да, армиягә китүне кичектереп торуга нәрсәләр сәбәпче була ала соң? Сәбәпләр берничә.
1. Сәламәтлек буенча
— билгеләнгән тәртиптә сәламәтлекләре буенча хәрби хезмәткә ВАКЫТЛЫЧА яраксыз дип танылган гражданнар («Г» категориясе) бер елга кадәр срокка армиядән отсрочка ала ала.
2. Гаилә хәле буенча
— якын туганы сәламәтлеге буенча даими кайгыртуга мохтаҗ булса (бу медицина-социаль экспертиза федераль учреждениесе тарафыннан расланган булырга тиеш) һәм аны карарга башка кеше булмаса, бу якын туганы дәүләтнең тулы тәэмин ителешендә тормаса
— балигълык яшенә җитмәгән энесенә һәм сеңелесенә бердәнбер опекун булса
— баласы булып, аны ялгыз тәрбияләсә
— ике яки аннан да күбрәк баласы булса
— өч яшькә кадәрле инвалид баласы булса
— баласы һәм икенчегә йөкле хатыны (йөклелек вакыты кимендә 22 атна булуы шарт) булса, ир-егет армиягә чакырылудан кичектерү алу хокукына ия.
Шулай ук эш урыны, белем алу (уку) һәм тагын берничә пунктка нигезләнеп, хәрби хезмәткә китүне кичектереп тору рөхсәт ителә. Алар барысы да «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында”гы 53 санлы Федераль законда язылган.