Бу көннәрдә Актаныш районының эксплуатация-газ хезмәте оешмасыннан кеше өзелми. Су буе чиратлар барлыкка килүнең сәбәбе — күпфатирлы һәм шәхси йортларда газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү килешүен яңарту бара.
Бу нинди килешү? Аны ничек яңартырга? Килешүне яңарту өчен газ оешмасына шәхсән килү кирәкме? Яңарту сроклары бармы? Бу эш түләүлеме? – әлеге мәсьәләдә райондашларыбызның сораулары шактый. Шуңа күрә без аларга ачыклык керттек.
Мәгълүм булганча, 2023 елның 1 сентябреннән “Россия Федерациясен газ белән тәэмин итү турында”гы Федераль законның 2нче һәм 3нче матдәләренә үзгәрешләр кертү хакында”гы 71нче номерлы Федераль закон һәм Россия Федерациясенең Торак кодексы үз көченә керде. Аңлашылганча, бу — федераль дәрәҗәдәге эш. Аның кысаларында йорт һәм фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүгә кагылышлы килешүнең яңа формасы билгеләнде. Әлеге Федераль закон күпфатирлы һәм шәхси йортларда барлык газ челтәрләренә һәм газ җиһазларына хезмәт күрсәтүне газ бүлү оешмасына гына беркетә, ул бу йортларга табигый газ җибәрүне тәэмин итә. Татарстан Республикасында әлеге юнәлештәге эш белән “Газпром трансгаз Казан” оешмасы шөгыльләнә. Ә Актанышта — районының эксплуатация-газ хезмәте. Ягъни, моңа кадәр газ җиһазларын техник карауны (тех.обслуживание), килешү нигезендә, башка оешмалар да башкара ала иде (сүз газ плитәләре, газ котеллары, күпфатирлы йорт фасадларындагы газ үткәргечләр хакында бара – АМ), хәзер исә, яңа килешү буенча, райондагы бу эшләр өчен фәкать Актанышның газ оешмасы җаваплы булачак.
Актаныш районында газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү килешүләрен яңарту кампаниясе 2023 ел ахырында ук башланган иде. Килешү яңарту өчен таләп ителгән документларны районының эксплуатация-газ хезмәте оешмасы хезмәткәрләре кабул итеп, яңа килешүне дә алар төзи. Срокларга килгәндә, бу юнәлештәге хәрәкәт агымдагы елның 1 июленә кадәр дәвам итәчәк. Районның газ оешмасыннан хәбәр итүләренчә, бөтен район халкының килешүен берничә атнада гына яңарту мөмкин түгел, бу эш тәртип белән алып барыла. Әлегә килешү төзеп өлгермәгәннәргә дә, штраф түләтәләр икән дип, борчылырга кирәкми. Килешүләрне яңадан төзү эше әле дәвам итә. Шулай булгач, ыгы-зыгы тудырырга сәбәп юк.
Килешүне яңарту өчен абонентның, кирәкле бөтен төр документлар белән, газ оешмасына мөрәҗәгать итүе кирәк. Әлеге процедура бушлай башкарыла. Шулай ук, абонентларга уңайлы булсын өчен, килешүне яңарту өчен кирәк булган документларны Татарстан Республикасы район газ хезмәтенең электрон почта адресына DogAlmet@tattg.gazprom.ru җибәреп, электрон төрдә килешүне яңадан төзүгә гариза бирү мөмкинлеге бар. Бу очракта, килешүне рәсмиләштерү тәмамлангач, абонент күрсәткән телефон номерына шалтыратып, килешүгә кул кую һәм аны алу өчен, аны районның газ оешмасына чакырачаклар.

Килешүләрне яңартуда районның газ оешмасы җирлек башлыкларына да таяна: бу юнәлештәге мәгълүматны, кирәкле документлар исемлеген алар халыкка җиткерүдә ярдәм кулы сузачак. Оешмага да килә алмаган, электрон почтага документларын да юллый алмаганнар белән яңа килешү соңыннан аларның йортларына барып төзеләчәк. Бу эшне контролерлар башкарыр дип көтелә.
Күпфатирлы һәм шәхси йортларда газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү килешүен яңарту өчен абоненттан нинди документлар таләп ителә соң?
1. Йорт яки фатир хуҗасының паспорт копиясе (фотолы һәм пропискалы битләре);
2. Йорт яки фатирның сезнеке икәнен раслаучы документ (выписка из ЕГРН яки свидетельство о гос.регистрации права), кемнәрдәдер договор социального найма булырга мөмкин;
3. Йортта яки фатирда ничә кеше пропискада булуын күрсәткән справка (Энергосбыттан алына);

Килешүне яңарту эшен йорт хуҗасы урынына башка кеше дә башкарып чыга ала, әмма моның өчен шул кеше исеменә язылып, нотариус тарафыннан раслатылган ышаныч кәгазе (доверенность) булу шарт. Бу очракта ышаныч кәгазенең копиясе һәм анда язылган кешенең паспорт копиясе кирәк булачак.
Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Актаныш районында күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең 53 проценты килешүне яңарткан, шәхси секторда бу эш әлегә нибары 3 процент күләмендә генә башкарылган.
