Халык социаль яклау бүлегенә ярдәм алу өчен мөрәҗәгать итә, икенче төрле әйткәндә, социаль яктан яклау эзләп килә ул. Еш үзгәреп торучы законнарны төрле социаль катламны тәшкил итүче гади халык ишетми калырга, яки ишетеп тә, аңлап җиткермәскә мөмкин. Социаль яклау бүлегендә эшләүчеләр исә, беренче чиратта, теге яисә бу социаль катламга керүче гражданнарга кызыксындырган (борчыган) сораулары буенча мәгълүмати ярдәм күрсәтергә бурычлы. Әгәр мөрәҗәгать итүченең нинди дә булса ташлама, компенсация алырга хокуклы икәне ачыкланса, кирәкле документларны җыю өчен исемлек бирелеп, алга таба эш оештырыла.
Искәртеп үтәбез, 2021 елда Россиядә социаль газлаштыру программасына старт бирелде. Максаты — магистраль газүткәргеч салынган шәһәрдәге, авылдагы һәр йортны газга тоташтыру. Халык телендә “Путин программасы” дип йөртелүче ярдәм чарасы газны нәкъ менә йортның җир участогы чикләренә кадәр бушлай үткәрүне күздә тота. Ә менә җир кишәрлегендә урнашкан йортны газга тоташтыру йорт хуҗасының үз акчасына башкарылырга тиеш.

2022 елда Россия Президенты Владимир Путин социаль газлаштыру программасын озайтырга һәм ил халкына газ җиһазлары урнаштыруга субсидия бүлеп бирергә кушты. Ташламага ия булачак гражданнар категориясе булдырылды. Татарстан Республикасының Министлар Кабинеты исә әлеге субсидия турындагы 137 санлы карарны 2022 елның 1 мартында кабул итте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Шәхси йорт урнашкан җир кишәрлеге эчендә газ торбасы сузу һәм йорт эче газ җиһазлары алу өчен бер мәртәбә субсидия бирү турында” гы 231 нче санлы карары нигезендә, 2023 елда йортка газ кертү һәм газ җиһазлары алу өчен тотылган акчаларын кире кайтарып алу хокукына Бөек Ватан сугышы ветераннары, махсус хәрби операция зонасында катнашучылар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, шулай ук I һәм II төркем инвалидлар, инвалид бала булган гаиләләр, 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләр, шулай ук җан башына уртача кереме 19 000 сумнан артмаган гаиләләр ия була ала. Шәхси йорт урнашкан җир кишәрлеге эчендә газ торбасы сузу һәм йортка газ җиһазлары алу өчен тотылган чыгымнарга 100 мең сумга кадәр субсидия каралган. Шул ук вакытта субсидия суммасы тотылган акчадан күбрәк була алмый. Субсидиягә 2021 елның 21 апреленнән соң газ кертүчеләр дәгъва итә ала. Һәм йорт биләмәсе эчендә газ үткәрү, газ җиһазлары сатып алу өчен билгеләнгән субсидия бер йорт кишәрлегенә БЕР ГЕНӘ (!) тапкыр бирелә.
Әлеге субсидиягә газ үткәрү, җиһаз сатып алу һәм урнаштыру буенча барлык эшләр төгәлләнгәч кенә дәгъва итеп була. Моның өчен яшәү урынында социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк. ТР социаль яклау министрлыгының Актаныш муниципаль районындагы территориаль орган җитәкчесе Гөлназ ХУҖӘХМӘТОВА социаль яклау бүлегенә газлаштыру буенча мөрәҗәгать итүчеләрнең күп булуын ассызыклады. Димәк, елдан артык вакыт эчендә әлеге субсидиягә документлар тапшыру эшендә белгечләр тарафыннан бернинди тоткарлыклар да, “белеп җиткермәүчәнлекләр “дә булырга тиеш түгел кебек. Тик субсидия алырга ниятләгән бер райондашыбыз өчен аңлашылмаучанлык нәкъ менә социаль яклау бүлегендә — Республика матди ярдәм үзәгенең Актаныш муниципаль районындагы бишенче санлы бүлегендә башланган. Искәртеп үтәбез, мөрәҗәгать итүче янгын нәтиҗәсендә юкка чыккан йорт урынына салынган яңа йортка газ кертән өчен субсидия алырга теләгән. Башта социаль яклау бүлеге хезмәткәре мөрәҗәгать итүчегә кирәкле документларны җыярга кушкан. Тик документлар җыелып беткәч, ул аларны алырга ашыкмаган. Баксаң, субсидиянең булу-булмавын Казаннан шалтыратып сорарга кирәк икән. Казан белән сөйләшкәннән соң, мөрәҗәгать итүчегә телефон аша җавап бирәчәкләр…

“Актаныш Медиа” корреспондентына да белгечнең җавабы нәкъ шундый булды:
— Казанга чыкмыйча бер сүз дә әйтә алмыйм. Абраровна (ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының социаль ярдәм чаралары методологиясе бүлеге җитәкчесе урынбасары Алсу Әбрар кызы Закирова – АМ) белән киңәшләшмичә, бер сүз дә әйтә алмыйм. Йөз мең акча бит ул! Аннан кесәдән түләттерә башласалар…. страховаться итмичә дә булмый… — диде ул.
Ә инде Казанга шалтыратып карарга тәкъдим иткәч, анда шалтыратыр өчен мөрәҗәгать итүченең документлары кирәк булу ачыкланды. Үзләре үк кабул итмәгән документлар үзләренә үк кирәк булып чыкты. Иң кызыгы: министрлыкның социаль ярдәм чаралары методологиясе бүлеге җитәкчесе урынбасарыннан субсидия буенча мәгълүмат алыр өчен, гомумән, бернинди документ та кирәк булмады. Чөнки субсидия турындагы карар бөтен Татарстан өчен бер төрле. Һәм, иң мөһиме, шәхси йорт урнашкан җир кишәрлеге эчендә газ торбасы сузу һәм йорт эче газ җиһазлары алу өчен аерым төр категория гражданнарга әлеге субсидияне биргәндә мөһим бер ШАРТ бар: яңа йорт моңа кадәр бөтенләй газ тоташтырылмаган җир кишәрлегендә урнашкан булса гына. Гади тел белән әйткәндә, моңа кадәр газ кертелгән ихата территориясенә яңа йорт салсагыз, әлеге субсидиягә өмет итеп булмый. Иске йорт янганмы, тузган булу сәбәпле сүтелгәнме, участокны яңа хуҗалар сатып алганмы – барыбер. Субсидиягә дәгъва итүдәге әлеге шартны ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының социаль ярдәм чаралары методологиясе бүлеге җитәкчесе урынбасары Алсу Закирова телефон аша төгәл ике минут эчендә аңлатты:
— Әлеге компенсация социаль газлаштыру программасы кысаларында бирелә, ягъни газ хезмәткәрләре моңа кадәр газлаштырылмаган йорт участогына газ тоташтырса, йорт эченә газ җиһазлары алуга һәм җир кишәрлеге эченә газ кертүгә аерым төр категория гражданнар субсидия алырга хокуклы. Бездә иске йорт урынында яңа йорт җиткерү очраклары бик күп (янгын нәтиҗәсендә генә түгел). Мондый йортларга газ кертү өчен субсидия бирелми, чөнки әлеге җир кишәрлегендә инде газ үткәрелгән. Социаль газлаштыру программасының асылы нәрсәдә соң? Хөкүмәт бер тапкыр да газ үткәрелмәгән җир кишәрлегенә КАДӘР газны бушка китереп җиткерә. Йортка газ кертүне инде хуҗа кеше үзе башкара. Моның өчен кайберәүләрнең матди мөмкинлеге юк – алар йортларын утын ягып җылытырга мәҗбүр. Менә шундый гаиләләр өчен Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан әлеге компенсация булдырылды, — дип искәртте Алсу ЗАКИРОВА.
Барысы да гади һәм аңлаешлы. Субсидия хакында белешергә килгән райондашларыбызга шушы мәгълүматны документ җыйдыра башлаганчы фәкать дөрес итеп җиткерергә генә кирәк.Һәм, билгеле ки, социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә хезмәт куючы белгечләр, ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр алдында “әйтә алмыйм” дигән сүзне кулланырга тиеш түгел. ТР социаль яклау министрлыгының Актаныш муниципаль районындагы территориаль орган җитәкчесе Гөлназ ХУҖӘХМӘТОВАның бу нисбәттән фикере башкачарак.
— Специалист бу очракта белеп җиткермәгәндер. Человеческий фактор бу. Өйрәнәләр инде. Законнар үзгәреп тора, газ керткән өчен субсидия бирү дә күптән түгел генә керде. Яңа йорт янганы урынына салынган булгач, бәлки берәр искәрмәсе булыр дип, хезмәткәр Казан белән киңәшләшергә уйлаган, — дип аңлата җитәкче ханым. “Күптән түгел генә” дигәне исә 2022 елның 1 мартыннан. Бер елдан артык вакыт үткән – әмма программаның нечкәлекләре хакында социаль яклау бүлеге белгече һаман да “белеп җиткермәгән”. Юкса, җитәкче ханым үзе үк газлаштыру буенча мөрәҗәгать итүчеләрнең күп булуын искәртте. Әмма аларга документ җыйдыра башлаганчы, бәлки, газ кертелгән йортның моңа кадәр газлаштырылган территориядә булу-булмавын ачыкларга кирәктер? Вакытында бирелгән сорау халыкны кирәксез документ җыюдан азат итеп, социаль яклау бүлегендә хезмәт куючыларның үзләренең эшен үк күпкә җиңеләйтер иде.
Сүз дә юк, бүгенге көндә районның социаль яклау бүлеге халыкка зур ярдәм күрсәтә. Бүлекнең эше күпкырлы. Компенсацияләр түләү, өйгә барып социаль ярдәм күрсәтү, социаль тернәкләндерү оештыру, гаилә һәм балаларга кагылышлы күпсанлы сорау-мөрәҗәгатьләрне хәл итү – барысы да гади халыкның мәнфәгатьләрен канәгатьләндерүне күз уңында тота. Хезмәткәрләрнең эшен һич кенә дә җиңел дип әйтеп булмый. Алардан даими рәвештә зур җаваплылык, төгәллек, сабырлык һәм күңел җылысы сорала. Әлеге бинаның ишеген ышаныч һәм cоциаль яктан яклау эзләүче гади халык ачып керә. Ә ышаныч акланырга тиеш!