ЮЛ ГАЗАБЫ — ГҮР ГАЗАБЫ: Актаныш — Пучы арасы… шушы юлны ремонтлауның җаен ничек табасы?

Район территориясендәге юллар – районның үсеш дәрәҗәсен, аның җитәкчелек составының булдыклылыгын билгеләүче төп күрсәткечләренең берсе. Юллар торышына карап, районның бүгенгесен һәм, хәтта, киләчәген фаразлап була. Актаныш-Пучы юлының Иске Кормаш тирәсендәге җимерек участогын исән-имин, транспорт чарасына зур зыян салмый гына үтү бәхетенә ирешүчеләр әлеге күрсәткечнең нинди икәнен чамалыйдыр, мөгаен.Бу участоктагы юлның каты өслеге яраксыз хәлгә килә баруы хакында халык җәйдән бирле чаң суга. Инде октябрь ае ахырына якынлаша, әмма юлны төзекләндерү юнәлешендә өметле үзгәреш күренми әле. Киресенчә, биредә автомобильләр катнашындагы төрле механик аварияләр теркәлеп тора.

ЮЛ ГАЗАБЫ - ГҮР ГАЗАБЫ: Актаныш - Пучы арасы... шушы юлны ремонтлауның җаен ничек табасы?


Бүген Актаныш-Пучы юлындагы өч километрдан артыкка сузылган авария хәлендәге участокта иминлекләренә иң зур куркыныч янаучы контингент – ул мәктәп укучылары. Чөнки берничә мәктәп маршруты нәкъ менә шушы юлдан үтә. Ә мәктәп автобуслары йөри торган маршрутта автомобиль юлларының техник торышы, аларның инженерлык җиһазлары, ремонты Россия Федерациясе дәүләт стандартлары, төзелеш нормалары һәм кагыйдәләре, автомобиль юлларын ремонтлау һәм тотуның техник кагыйдәләре, башка норматив документлар белән билгеләнгән хәрәкәт куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирергә тиеш. Тиеш! Әмма Иске Кормаш тирәсендәге ул җимерек юл участогы әлеге таләпләргә җавап бирәме соң?!

Ни өчен район җитәкчелеге, ЮХИДИ, мәгариф идарәсе балалар гомерен куркыныч астына куеп, көнгә икешәр тапкыр шушы юлдан мәктәп автобусларын йөртергә рөхсәт бирә? Бу нисбәттән җаваплы затлар белән сөйләштек. Әлеге сөйләшүдән соң гына авария хәлендәге ул юлны, билгеле, көнендә ясап куймаячаклар. Шулай да, бәлки җитәкчеләрдә җаваплылык хисе артыр дигән өметтә, сөйләшүләрне сезнең хозурга тәкъдим итәбез.

ЮЛ ГАЗАБЫ - ГҮР ГАЗАБЫ: Актаныш - Пучы арасы... шушы юлны ремонтлауның җаен ничек табасы?

Актаныш-Пучы юлының шушы участогы куркынычсызлык таләпләренә җавап бирәме дигән шигебез, чыннан да, нигезсез булмады. Район ЮХИДИ җитәкчесе Ренат ШӘМСИЕВ әлеге юл участогының ГОСТ таләпләренә “бик үк” туры килеп бетмәвен искәртте. Үзе дә көн саен шушы юлдан хәрәкәт итүче җитәкче авария хәлендәге юл участогының нинди һәлакәткә китерергә мөмкин икәнлеген икәнен яхшы аңлый. Әмма бүгенге көндә предписание язып кына әлеге юлдагы вәзгыятьне үзгәртеп булмый икән. Федераль юлдагы “юлсызлык” проблемасын чишүне дә “югарыдагылар” хәл итәргә тиеш икән. Ә инде проблема чишелгәнче исә, хөрмәтле юлчылар, ничек тә ул участоктан хәвеф-хәтәрсез генә йөреп торырга тырышасы булачак.

Мәгълүм булганча, Актаныш районында укучыларны мәктәпкә йөртү “Актаныш автотранспорт хуҗалыгы” муниципаль унитар предприятиесе тарафыннан башкарыла. Актаныш–Пучы юлының бу өлеше укучылар иминлеген үз җаваплылыгына алып юлда йөрүче тәҗрибәле шоферларны да ярыйсы ук сыный булып чыкты. Җомга көнне кадет мәктәбе укучыларын өйләренә таратучы автобус шушы хәвефле юлны узганда, шактый зур зыянга тарыган: төбен “умырып” кайткан. Гомумән, автотранспорт хуҗалыгы җитәкчесе Әлхәт РӘХМӘТУЛЛИН әлеге авария хәлендәге участок аша балаларны мәктәпкә йөртүгә каршы. “Балалар бит ул, аңлыйсызмы, ба-ла-лар!” – диде ул, авыр көрсенеп.


Татар Суыксуы мәктәбенә укучыларны йөртүче автобус әлеге юлдан атнага алты көн икешәр тапкыр үтә. Иске Кормаштан — Күҗәкәгә, Күҗәкәдән – Яңа Кормашка, Яңа Кормаштан – Татар Суксуына. Маршруты әлеге юлдан үтүче икенче мәгариф учреждениесе – Әтәс мәктәбе. Район үзәгендәге чараларга барганда, әтәслеләр дә хәвеф-хәтәр төркеменә эләгә дигән сүз бу.

ЮЛ ГАЗАБЫ - ГҮР ГАЗАБЫ: Актаныш - Пучы арасы... шушы юлны ремонтлауның җаен ничек табасы?

— Мәктәп автобусларын бу участоктан йөртүне туктатып торырга кирәк инде. Коточкыч бит ул юл. Әмма моны без хәл итмибез. Юл йөрерлек булганда, ЮХИДИ мәктәп маршрутын шушы юлдан йөртергә рөхсәт биргән иде – шуның белән йөрибез. Тагын каян йөртик? Вертолет юк бит. Предписание булса, автобусларны йөртмәс идек. Бу мәсьәләне үзлегебездән хәл итә алмыйбыз – без район башкарма комитетына буйсынабыз, — дип, Әлхәт РӘХМӘТУЛЛИН ул участок белән бәйле борчуларын ирештерде.


Шөкер, бүгенге көнгә кадәр юлның бу участогында мәктәп автобуслары катнашында бер генә юл-транспорт һәлакәте дә теркәлмәгән. Монда, билгеле, шул автобусларны иярләүче зур тәҗрибәле шоферларның өлеше зур. Әмма юлда төрле кешеләр хәрәкәт итә. Юл өслеге яраксыз хәлгә килгән урыннарда бер якның тәҗрибәсе икенче якның тәҗрибәсезлеге белән очрашу куркынычы зур. Бу очракта кем җавап бирәчәк? Көннәрнең кыскарган мәле: караңгы тиз төшә һәм әлеге участоктагы хәлне тагын да катлауландыра. Республика әһәмиятендәге трасса буларак, әлеге юнәлештә хәрәкәт итүчеләр бер актанышлылар гына түгел. Юлның ни дәрәҗәдә начар булуын белмәгән машина йөртүчеләр өчен әлеге участок бәхетсезлек чыганагына әверелә күрмәгәе!

Актаныш-Пучы юлындагы авария хәлендәге участокта ремонт эшләренең кайчанга планлаштырылганы хакында без районның башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм ИЛЬЯСОВтан белештек. Җитәкче әфәнде башта әлеге юлның кем җаваплылыгында булуын аңлатты.


— Актаныш — Пучы юлы – республика әһәмиятендәге юл. Аның хуҗасы — “Главтатдортранс”. Бу юлны төзекләндерү, карап тору “Татавтодор” оешмасы җаваплылыгында. Әлбәттә, безнең тарафтан әлеге авария хәлендәге участок буенча җаваплы оешмаларга хат-мөрәҗәгатьләр җибәрелде. Бу уңайдан министрлык вәкилләре белән берлектә киңәшмәләр үткәрдек.
Киләсе елга ул юлга ремонт керәчәк. Быел исә “Татавтодор” җәмгыяте бу өлештә чокыр ремонты ясады. Бу атнаның чәршәмбе көнендә (ягъни иртәгә!!!) “Татавтодор” җәмгыяте, М7 федераль трассаны ремонтлый торган оешма белән берлектә, шушы участокта кабат чокыр ремонтына керешәчәк, – дип аңлатты Рөстәм ИЛЬЯСОВ.

Ә инде мәктәп автобусларында хәрәкәт итүче укучылар куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен районның ЮХИДИ идарәсе тарафыннан “Татавтодор” җәмгыятенә предписание бирелгән. Шуның нигезендә, җәмгыять авария хәлендәге участокта чокыр ремонтын башкарып торырга тиеш. Аңлашылганча, быел Актаныш-Пучы юнәлешендә хәрәкәт итүчеләр чокыр ремонты белән канәгатьләнеп торырга тиеш булачак – кызганычка каршы, башка чара юк.

ЮЛ ГАЗАБЫ - ГҮР ГАЗАБЫ: Актаныш - Пучы арасы... шушы юлны ремонтлауның җаен ничек табасы?

Мәктәп маршрутлары буенча сорау барыбер ачык кала диюбезгә каршы, башкарма комитет җитәкчесе әлеге сорауларны “Главтатдортранс” һәм дә “Татавтодор” оешмаларына юлларга киңәш итте.

Бу сорауларны “Главтатдортранс” һәм “Татавтодор”га бирергә кирәктер, район исполкомына түгел. Без үзебезнең тарафтан аларга обращение ясадык — дип, җаваплылыктан җиңел генә котылды ул.

Иртәгә, ягъни чәршәмбе көнне башланачак чокыр ремонтыннан соң юлның әлеге өлеше мәктәп маршрутлары йөрерлек таләпләргә туры киләчәкме, әллә юкмы – бу сорауга инде ЮХИДИ җавап бирәчәк. Иң мөһиме: район башкарма комитеты җитәкчесенең “иртәгә” дигән вәгъдәсе үтәлми калмасын иде. Алайса, халыкның җитәкчелеккә булган ышанычы, Иске Кормаш тирәсендәге йөрергә яраклы юл өслеге кебек, көннән-көн җимерелеп, бөтенләй юкка чыгачак.

Рөстәм ИЛЬЯСОВ “биргән” киңәшне тотып, без “Татавтодор” җәмгыятенең Актаныштагы участок җитәкчесе Ришат ИДРИСОВ белән дә элемтәгә кердек.

— Юлның бу өлешен кышка мондый хәлдә калдырмаска иде инде. Акча бирелсә, без ул участокны, һичшиксез, эшләячәкбез. Әлегә шушы участокта ремонт эшләре башкару өчен бүленгән акчалар бетте. Безнең бит әле шушы юлларны кышкы чорда содержать итәсе дә бар, — диде ул.

Кыскасы, бүген Актаныш-Пучы юлының авария хәлендәге участогы өчен җаваплылыкны бер генә җаваплы зат та үз өстенә алырга теләми. Халык та, югарыдагы битарафлыктан туеп, бу темага кул селти башлады. Мөмкинлеге булганнар Актаныш-Киров юнәлешендә хәрәкәт итүне хуп күрә. Урау булса да, юлы яхшы, диләр андыйлар. Тик менә бүгенге көндә шушы юлдан мәктәп автобуслары йөри – чара күрүче генә юк. Районның мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза ШАКИРОВАга мәктәпләргә кагылышлы борчулар “барыбер”, күрәсең – җылы канәфиендә үтә дә уңайлы утыручы ханым андый юк-барга борчыла торганнардан түгел кебек. Ничә тапкыр элемтәгә керергә тырышсак та, аның телефоны дәшми. Иң кызыгы, мәгариф идарәсе җитәкчесенең бу кыланмышлары алдында районның башкарма комитеты да көчсез – аның аша да аның белән элемтә җайлап булмый. Ә бит җитәкче кеше бөтен ситуациядә дә җитәкче булып калырга, җаваплылыкны үз өстенә ала белергә тиеш. Идарә җитәкчесенең җаваплылыгы сәхнә түреннән диплом — грамоталар өләшүгә генә кайтып калырга тиеш түгел… Мәгариф системасының гына түгел, гомумән, бөтен яшәешнең төп асылы – ул балалар, аларның иминлеге, юлдагы хәвефсезлеге! Кайбер җитәкчеләргә менә шуны аңлатасы иде, җәмәгать!

Подписаться
Уведомить о
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
ТАБИБКА БАРГАН ИДЕМ
НИ ӨЧЕН АКТАНЫШТА ЗИРАТ АГАЧЛАРЫН ЯШЕЛ ҮЗӘННӘН ҮК КИЛЕП КИСӘЛӘР?

Автор:

Меню
Авторизация
*
*
Регистрация
*
*
*
Пароль не введен
*
Генерация пароля
0
Оставьте комментарий! Напишите, что думаете по поводу статьи.x
()
x
error: Alert: Content is protected !!