Районыбыз авылларында ел саен диярлек халыктан җыелган үзара салым акчаларының бер өлеше зиратларны тәртипкә китерү өчен тотыла. Еллар дәвамында бу юнәлештә мәңгелек йортларда шактый эшләр башкарылды. Иң масштаблы эшләр арасында зиратларны койма белән әйләндереп алу, зират өйләрен төзекләндерү тора.
Үзара салым акчаларын ел саен зираттагы эшләргә юнәлтү кайвакыт җирле халык арасында үзара ризасызлык та барлыкка китерә. Берәүләр мөмкинлектән файдаланып калуны хуп күрсә, икенчеләре еллар дәвамында үзара салым акчасын зиратка бүлеп бирүне хупламый. Ничек кенә булмасын, бүгенге көндә мәңгелек йортлар территориясендә башкарылачак эшләр шактый. Һәм аларның иң борчу тудырганы – биек, карт агачлар. Дөресрәге, аларны кисү. Эре агачларның каберлекләр арасында урнашуы проблеманы тагын да катлауландыра – мондый агачларны язгы-көзге өмәләрдә гади халык көче белән генә кисеп булмый — махсус техника, тәҗрибәле агач кисү осталары таләп ителә.
Биек агачларны кисү — шактый чыгымлы эш. Агачның биеклегенә, диаметрына карап, кисү бәяләре дә төрле. Бер агачны кисү хәтта 20 мең сумнан да артып китәргә мөмкин. Шуңа күрә, агач кисүгә бүленгән үзара салым акчаларының суммасына артык гаҗәпләнәсе юк.
Соңгы елларда халык акчаларына зират агачларын кисү практикасы Әтәс, Татар Суыксуы, Пучы кебек зур җирлекләрдә уңышлы кулланылган. Әтәс авыл җирлеге башлыгы Эльвира НАСЫЙРОВА әйткәнчә, биредә агач кисү эше өч ел дәвамында башкарылган. Шул вакыт эчендә Әтәс зираты байтак агачтан арындырылган, Чат, Бикчәнтәй авыллары урамнарында куркыныч тудырган агачлар киселгән.
Соңгы елларда Актаныш районы җирлекләрендә үзара салым акчалары хисабына агач кисү эшен тендер аша Яшел Үзән районында теркәлгән шәхси эшмәкәр Илдар Галиуллин компаниясе ота. Искәртеп үтәбез, үзара салым акчаларына эш башкару өчен аукцион үткәрелә. Җирле үзидарә, заказчы буларак, тендер аша теге яисә бу эшне башкару өчен иң яхшы тәкъдим белән чыккан (эш бәясе, сыйфаты, хезмәт күрсәтү сроклары һ.б.) оешманы сайлап ала. Гади тел белән аңлатканда, арборист Илдар Галиуллин җәмгыяте биек, карт агачларны кисү эшен иң отышлы шартларда тәкъдим итә дигән сүз бу.
Актаныш районының үзендә биек агачларны кисүче оешма юкмы, дип сорар күпләр. Урынлы сорау. Без аны Актаныш муниципаль районы башлыгы урынбасары Илшат ГАБДЕЛХӘЕВкә юлладык.
— Илшат Илфатович, Актаныш районы оешмалары дәүләт тендерында үз хезмәтләрен тәкъдим итми мени?
— Тәкъдим итә. Кем әйтә итми дип?
— Ни өчен алайса зиратлардагы биек агачларны Яшел Үзәннән үк килеп кисәләр?
— Димәк, аларның бәяләре түбәнрәк. Тендерга әллә кайлардан керәләр, һәм бу безнең өчен проблемалы мәсьәлә инде.
— Ягъни, район оешмаларының бәяләре шәхси эшмәкәр Галиуллиныкына карата кыйммәтрәк булып чыга?
— Шулай инде. Түбәнрәк бәя куйгач, үзләренә файдасы калмый дип исәплиләрдер инде. Мин шулай күзаллыйм.
Сөйләшүдән аңлашылганча, райондагы агач кисү хезмәте күрсәтерлек оешмалар, күбрәк акча эшләмәкче булып, бөтенләй акчасыз кала түгелме сон? Һәм, нәтиҗәдә, үзара салым акчалары читкә чыгып китә. Иң мөһиме — эш эшләнгән бит, диярсез. Бер яктан шулай. Әмма район оешмаларының акча эшләү мөмкинлегеннән файдаланып калырга омтылмавы, ә район җитәкчелегенең бу нисбәттән “күзаллап кына утыруы” сәер. Мисал өчен, узган атнада гына да Яшел Үзәндә теркәлгән оешма Пучы авылы зиратында өч көн эчендә 294 000 сумлык, Мәсәде авылы зиратында ике көндә якынча 160 000 сумлык эш башкарып китте. Аз акча түгел бит бу! Мәсәде авылы зиратында шушы суммага 14 агач киселгән – агач кисү эшенең ни дәрәҗәдә кыйммәт булуын шуннан гына да чамаларга була.
Пучы зиратында исә 294 000 сумга 87 агач киселгән.
— Мөмкинлек булган саен, зиратны агачлардан арындырырга тырышабыз. Быел масштаблы эш зиратның бер өлешендә башкарылды. Америнский кленнарны кистердек — алар тиз үрчи, тиз тарала бит. Бәяләргә килгәндә, һәр агачка бәя төрле. Рәттән кистергәч, арада кечкенә диаметрлылары да бар иде — һәрберсе исәпкә алына. Тендерны откан егетләр агачларны бернинди техникасыз — кул белән кисте. Бик төгәл, чиста эшлиләр, каберлекләргә зыян килми. Агачларны өстән, ваклап кисеп, бау белән төшерәләр — арбористларның эше шул ягы белән уңыйлы, — ди Пучы авылы башлыгы Нияз НУРТДИНОВ.
Бүгенге көндә зират агачларын кисү проблемасы шактый җирлекләрдә саклана. Әмма җирлекләрдә халыктан бөртекләп җыелган үзара салым акчалырын зиратларга гына тоту мөмкинлеге юк. Проблеманы бу эшкә райондагы оешмаларны җәлеп итеп чишәргә мөмкин булыр иде, әмма, гадәттәгечә, мәсьәләнең асылына төшенергә теләмиләр кебек…