Авылларда хуҗасыз йортлар, ташландык ихаталар саны, кызганычка каршы, ел саен арта. Кайбер ихаталар исә, хуҗалы булып та, ташландык хәлдә. Бу проблема авыл башлыкларының баш бәласенә әверелгән: рәсми төстә хуҗалы булып исәпләнгән йорт-кураны, инде тәмам ишелеп бетсә дә, алар рөхсәтсез сүттерә дә, территориясен чистарттыра да алмый. Кайчандыр шушы нигездә туып-үскән, бүгенге көндә калаларда көн күрүче элекке авылдашларга җирле җитәкчелек тарафыннан юлланган хатлар да, күп очракта, җавапсыз кала. Авыллардагы ташландык ихаталар проблемасының очы-кырые күренми.
Актанышбаш авылында исә Дәүләт торак фонды балансында торган участок ташландык ихаталар санын арттырып тора. Авыл башлыгы Гадел МАЛИКОВ проблеманың асылын тамырдан белсә дә, бу очракта чарасыз. Юкса, Мәктәп урамы 5 йорт адресы буенча урташкан бу ихатаны сатып алырга теләүчеләр дә җитәрлек. Әмма ихата сатылмый, чөнки документлар нигезендә ул Дәүләт торак фондыныкы.
— Участокны сату минем вәкаләттә түгел. Аның ташландык хәлдә, үлән-кура арасында утыруы, чыннан да, матур күренеш түгел. Мин аны хәтта чистарттыра да алмыйм. Безнең җирлеккә карамый ул. Дәүләт торак фонды җирләрен мин халыктан җыелган үзара салым акчалары хисабына чистарттыра алмыйм бит инде. Бу проблеманы шактый вакыт өйрәндек без, тиешле органнарга хатлар да язып карадык. Әмма безне канәгатьләндерерлек уңай җавап юк. Дәүләт торак фонды әлеге участокны Актанышбаш авыл җирлеге балансына күчерүнең бердән-бер юлын тәкъдим итә. Ул да булса, шушы участокка алмашка фондка Актаныш авылыннан участок рәсмиләштерү. Бу фәкать Актаныш районы башкарма комитеты югарылыгында хәл ителә торган мәсьәлә, — дип, Актанышбаш авыл җирлеге башлыгы әлеге хәлгә ачыклык кертте.
МӘГЪЛҮМАТ ӨЧЕН: Дәүләт торак фонды ТР Президенты каршындагы бюджеттан тыш торак фонды буларак 1995 елның 30 мартында ТР Президенты М.Ш. ШӘЙМИЕВнең “Татарстан Республикасында торак төзелешен үстерү буенча чаралар” турындагы 213 санлы Указы белән торак төзелешенә бюджеттан тыш акчаларны җәлеп итү һәм финанслауның традицион булмаган ысулларын эшләү һәм тормышка ашыруга нигезләнеп формалашкан.1995 елның октябрендә Татарстан Республикасы Президентының “Иске торак фондында яшәүчеләрнең торак шартларын яхшырту һәм иске торак кварталларын реконструкцияләү чаралары турында”гы Указы белән кабул ителгән тузган торакны бетерү программасы ТР Президенты каршындагы бюджеттан тыш торак фондына йөкләтелгән беренче республика программасы буларак игътибарга лаек. Аны гамәлгә ашыру өчен фонд шәһәр һәм район хакимиятләре белән берлектә иске йортлар исемлеген төзегән, анда яшәүче гаиләләр составы һәм иске йортлардан аларны күчерү өчен торак төзелеше күләме билгеләнгән, яңа территорияләрне үзләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләнгән.Фондның иң популяр программасы – бюджет хезмәткәрләрен, авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне, яшь гаиләләрне һәм фондка акча бүлеп биргән предприятие хезмәткәрләрен фатирлы итәргә мөмкинлек биргән социаль ипотека программасы. Шулай ук дәүләт торак фонды аренда тораклары төзү белән шөгыльләнә.
Актанышбаштагы участокка кагылышлы сораулар белән без Актаныш районы башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы урынбасары Сирина ШӘЕХОВАга да мөрәҗәгать иттек. Искәртеп үтәбез, Сирина ШӘЕХОВА берничә ел дәвамында ТР Дәүләт торак фондының Актаныш районындагы вәкиле булып хезмәт куйды.
— Актанышбаш авылының Мәктәп урамындагы 5 санлы йорты муниципаль милек иде. Йорт авария хәлендәге йортлар исемлегенә кертелгәч, биредә яшәүчеләр Дәүләт торак фондының “Тузган торак” программасы буенча күчерелде. Фондның иң мөһим шарты – йорт төзиме ул, авария хәлендәге йортны сатып аламы, шушы йорт астындагы җирләрне, фондның җир резервы хисабына, үзенә алып кала. Безнең мондый очраклар Иске Богады җирлегендә дә, Актанышбашта да булды. Җир участоклары Дәүләт торак фондыныкы, әмма алар безнең район җирлегендә, ташландык хәлдә утыра. Проблеманы хәл итүнең төрле юлларын эзләп карадык, — дип, Сирина ШӘЕХОВА Дәүләт торак фондына юлланган хатларга тукталды.
Актаныш районы башкарма комитеты Дәүләт торак фонды резервында булып та, кулланылышсыз торган участокны районга тапшыруны сорап хат язып караган. Районга тапшырылган очракта, бу участокны күпбалалы гаиләләргә бирү мәсьәләсе дә, бәлки, уңай хәл ителә алыр иде. Әмма фонд тарафыннан уңай җавап алынмаган. Шулай да, Дәүләт торак фонды үз резервындагы бу җирләрне райондагы ятим балаларга торак төзү өчен тапшырырга риза булуын хәбәр иткән. Кызганычка каршы, Актаныш районы башкарма комитеты әлеге тәкъдимнән баш тартырга мәҗбүр булган. Чөнки безнең райондагы дәүләт тарафыннан торак белән тәэмин ителергә тиешле ятим балалар арасында нәкъ менә Актанышбаш авылында йорт/фатир алырга теләүчеләр юк икән.
Сирина ШӘЕХОВА шулай ук Актанышбаш авылы башлыгы Гадел МАЛИКОВның әлеге четрекле мәcьәлә буенча юристлар белән киңәшләшүен дә искәртте. Алары исә Мәктәп урамында урнашкан әлеге участокның тиешле шартларда тотылмавын (ягъни чисталык тәэмин ителми, янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлми) күрсәтеп, аны Дәүләт торак фондыннан алу буенча эш башларга тәкъдим иткән.
Сирина ШӘЕХОВА анлатканча, Актанышбаш авылындагы Дәүләт торак фонды җирләре белән килеп чыккан проблема бүгенге көндә дә ачык килеш кала бирә. Шуңа күрә ул участокны кемгәдер сату мөмкин эш түгел. Актаныш авылындагы җирләргә алыштыру варианты да гаять четерекле. Моның өчен район башкарма комитеты Дәүләт торак фондына кадастр номерлары билгеләнгән конкрет җир участогын тәкъдим итәргә тиеш. Актанышбаштагы җир участогы белән килеп чыккан проблема Дәүләт торак фонды белән Актаныш районы хакимияте арасындагы бердәнбер четерекле мәсьәлә түгел. Андый участоклар Киров, Иске Сәфәр, Иске Богады җирлекләрендә дә бар. Һәм бу проблеманы фәкать район башкарма комитеты гына хәл итәргә сәләтле. Теләге булса, әлбәттә. Проблемалы вәзгыятьтән чыгуның тагын бер юлы – югарыда телгә алынган ятим балаларга Актаныш районындагы Дәүләт торак фонды җирләре теркәлгән авылларда йорт салып бирү. Тик бүген яшь- җилкәнчек агач салада түгел, таш калада яшәргә хыяллана. Булмый инде, булмагач, диясе генә кала.