БУ МӨҺИМ: Актаныш авылында каты көнкүреш калдыкларын җыю сәгате үзгәрә

  • Районда каты көнкүреш калдыкларын җыю белән шөгыльләнгән “Гринта” җәмгыяте 1 сентябрьдән Актаныш авылының шәхси секторыннан чүп җыю сәгатьләрен үзгәртә.

    Моңа кадәр Актаныш авылындагы шәхси йортларда яшәүчеләр каты көнкүреш калдыкларын, алдан расланган график нигезендә, кичке сәгатьләрдә, ягъни 17:00 – 20:00 сәгать аралыгында чыгарган булса, инде 1 сентябрьдән “Гринта” җәмгыяте аларны ИРТӘНГЕ ҖИДЕДӘ җыя башлаячак. Секторларга бүленгән Актаныш үзәге, 12, 57 бистә, Аскы Актанышта чүп чыгару көннәре ҮЗГӘРМИ. Халыкка бары тик чүп озатуның иртән башкарылачагына күнегәсе булачак.

    “Гринта”ның Актаныштагы подрядчы оешмасы җитәкчесе Ирек Сәетгалиев билгеләп үткәнчә, каты көнкүреш калдыкларын җыю вакытындагы үзгәреш берничә сәбәпкә бәйле.

    Беренчедән, безнең оешма районның бөтен җирлекләренә дә хезмәт күрсәтә. Чүп җыю техникабыз икәү генә булгач, билгеле, атна эчендә графикка куелган җирлектән каты көнкүреш калдыкларын Актанышка алып килү шактый вакытны ала. Кышкы чорда бу аеруча нык сизелә. Шул сәбәпле Актаныш авылы шәхси секторларыннан чүп җыю караңгыга кала һәм хезмәтебезнең дә сыйфаты югала, — ди Ирек Сәетгалиев.

    Тәҗрибә күрсәткәнчә, Актанышта яшәүчеләрнең күпчелеге каты көнкүреш калдыкларын иртәнге якта ук чыгара. “Гринта” хезмәткәрләре килеп җиткәнче, капчыкларны кош-корт, эт-песи туздырырга өлгерә. Чүпләр оча, юл буйларына тарала. Караңгыда җәмгыять операторлары ул чүпләрне җыеп алып китә алмый.

    Таңнан төнгә кадәр сузылган, эш сәгатенә буйсынмый торган чүп җыю эшен җиңел дип әйтеп булмый. Шуңа күрә, бу хезмәттә эшчеләрне тотып тору җиңел түгел.

    “Гринта” җәмгыятенең Актаныш районындагы бүлекчәсендә 4 машина йөртүче һәм 4 оператор хезмәт куя. Аларның эш сәгате иртәнге дүрттән үк башланып, кичкә кадәр дәвам итә. Графикка куелган авыллардагы, Актаныш урамнарындагы чүпне җыеп чыкмый торып, алар өйләренә кайтып китми. Эшне исә нәкъ менә Актаныштан кичке вакытта чүп җыю тоткарлый. Һәр хезмәт үзенчә хөрмәтле. Шуңа күрә актанышлылар мәсьәләнең бу ягын да исәпкә алырлар дигән өметтә калам. Әлбәттә, башта күпмедер уңайсызлыклар килеп чыгар, тик Актаныш авылыннан чүпләрне иртән җыю сезгә дә, безгә дә уңайлырак булыр шәт, — дип, Ирек Сәетгалиев икенче сәбәпне дә атады.

    Искәртеп үтәбез, чүп җыю көннәре Актанышның үзендә дә, авылларда да үзгәрешсез кала. Каты көнкүреш калдыкларын җыю сәгатьләре генә үзгәрә.


Без бу эшне 1 сентябрьдән   башларга планлаштырабыз. Әйтүемчә, Актаныштагы шәхси йортлардан чүп 07:00 СӘГАТЬТӘ җыела башлаячак. Аңа кадәр күпфатирлы йорт ишегалларындагы чүп контейнерлары чистартылачак. Актанышта чүп иртән җыелу сәбәпле, җирлекләргә машиналарыбыз бераз соңарып киләчәк. Авыл халкы әлеге үзгәрешне аңлап кабул итсен иде, — дип искәртә җитәкче.

Актаныш районында каты көнкүреш калдыкларын җыю схемасы төзәтмәләр кертүне таләп итә икән, халык каршы булмас дип ышаныйк. Хезмәт күрсәтүнең түләүле икәнен дә истән чыгарырга ярамый. Халык акча түли икән, аңа сыйфатлы хезмәт күрсәтелергә тиеш. Бу очракта “Гринта” җәмгыятенең төп максаты нәкъ менә эш сыйфатын арттыруга юнәлтелгән.

Подписаться
Уведомить о
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
САК БУЛЫГЫЗ! БАЛАЛАР МӘЙДАНЧЫГЫ яки АКТАНЫШТА БАЛАЛАР ИМИНЛЕГЕНӘ КУРКЫНЫЧ ЯНЫЙ
Нефтекама шәһәреннән — җиңү белән

Автор:

Меню
Авторизация
*
*
Регистрация
*
*
*
Пароль не введен
*
Генерация пароля
0
Оставьте комментарий! Напишите, что думаете по поводу статьи.x
()
x
error: Alert: Content is protected !!