2023 елдан Актаныш районы территориясендәге сукбай этләрне җыю белән Эльвира КУТУЕВА җитәкләгән “Спецзащита” җәмгыяте шөгыльләнә. Ике елда әлеге җәмгыять тарафынна 231хуҗасыз эт приютларга озатылган, кирәксезгә әйләнеп, урамга чыгарып ташланган җан ияләренең шактыена приют яңа – ышанычлы хуҗа табарга ярдәм иткән.
Соңгы ике елда Актаныш районында сукбай этләр саны сизелерлек кимесә дә, алар әледән-әле барлыкка килеп тора. Моның сәбәбе, билгеле, кеше факторы. Ихатадагы этеннән ялыккан ваемсыз хуҗа тарафыннан урамга куып чыгарлыган хайван ирексездән сукбайлык итә башлый, шул рәвешле сукбайлар кавеме арта, ишәя. Тора-бара дүрт аяклы дусларыбыз кеше өчен куркынычка әверелә…

“Хуҗасыз хайваннарны тоту һәм аларның санын җайга салу белән шөгыльләнү” дигән дәүләт контрактын тендер аша откан “Спецзащита” җәмгыяте вәкилләре Актаныш юлына тузан төшерми. 15 октябрьдә Эльвира КУТУЕВА шәхсән үзе килеп, заявка нигезендә, Яңа Әлем, Чалманарат, Татар Ямалысы җирлекләрендә сукбай этләрне тоту буенча контракт шартларын чираттагы тапкыр үтәп, дүрт сукбай этне Алабуга шәһәрендә урнашкан приютка алып китте. Тик менә Актаныш районы башкарма комитеты гына әлеге контрактта акка кара белән язылган шартларны үтәргә ашыкмый: “Спецзащита” алдындагы 2023 елгы бурыч әле дә булса түләнмәгән. Аңлашылганча, агымдагы елда да җәмгыять Актаныш районын сукбай этләрдән бушка арындыруны дәвам итә.
Эльвира КУТУЕВА белән бүгенге көнгәчә дәүләт контрактының шартларын үтәмәгән Актаныш районы башкарма комитеты арасында суд процессы дәвам итә. 2023 елда Актаныш районы башкарма комитеты, “Спецзащита” җәмгыяте белән икеарадагы килешүне туктатуны сорап, судка гариза белән мөрәҗәгать иткән. Эльвира КУТУЕВА исә, гаризага каршы гариза язып, Актаныш районы башкарма комитетының “Спецзащита” җәмгыятенә булган бурычларны түләүне таләп итә. Сүз уңаеннан, 2023 ел өчен Актаныш районы башкарма комитеты “Спецзащита” җәмгыятенә, дәүләт контракты нигезендә, 513 мең сумнан артык бурычлы. Шуңа өстәп, 46 мең сумнан артык пени исәпләнгән һәм ул, бурыч түләнеп беткәнче, артуын дәвам итәчәк.
Судның чираттагы утырышы 31 октябрьгә – иртәгәгә билгеләнгән. Өч айдан артык дәвам иткән процессның чираттагы утырыш эшендә, өченче зат сыйфатында, Татарстан Республикасы Прокуратурасы катнашачак. Әлеге карар Татарстан Республикасының Арбитраж суды тарафыннан чыгарылган. Дәүләт контракты үтәлешендәге хокук бозуларны алга таба Татарстан Прокуратурасы тикшерәчәк дигән сүз бу. Димәк, контрактка имза куеп та, аның шартларын үтәүне тәэмин итүгә ирешә алмаган район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм ИЛЬЯСОВка, вазифаи зат буларак, җавап тотарга туры киләчәк.
Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе исә суд эше белән юрист шөгыльләнә дип белдерде.
— “Спецзащита” җәмгыяте эшләгән эшләрен исбатлый алачак икән, аңа акча түләнәчәк. Эшләнгән өлеш өчен аңа болай да түләнде инде, — дип искәртте Рөстәм ИЛЬЯСОВ.
“Спецзащита” җәмгыяте җитәкчесе,“Ангел бережет” хәйрия фондын гамәлгә куючы, волонтер-зоояклаучы Эльвира КУТУЕВА сүзләреннән аңлашылганча, Актаныш районындагы хуҗасыз этләрне җыю эшенә ул Киров авыл җирлегендә оешкан этләр приютына “Этләр концлагеры” дигән кара исем тагылып, аның эшчәнлеге туктатылгач, мәҗбүри рәвештә диярлек алынган. Ул вакытта районның башкарма комитеты вәкилләре контракт буенча түләүдә бернинди тоткарлык булмаячак дип ышандырган. Ике ел эчендә “Спецзащита” җәмгыяте районны сукбай этләрдән арындыру юнәлешендә контракт шартларын төгәл үтәп килгән.
— Хәзер инде Актанышта хуҗасыз этләр кимеде. Җирлеләрдән заявка булса, без һәрвакыт килергә әзер. Бу юлы Яңа Әлемдән өч көчекне алдык, ана этне тотып булмады – димәк, тагын киләчәкбез. Чалманарат авылында алты көчекле этне дә шушы арада алып китәсе булачак. Көчекләре бик кечкенә булу сәбәпле, аларны да калдырып тордык. Анасыннан башка алар вафат булачак. Авыл балыклары белән килешеп эшләгәндә, алар безгә ярдәм итәргә әзер торганда, хуҗасыз этләрне алып китүдә безнең яктан бернинди тоткарлык юк, — ди Эльвира КУТУЕВА.

Килешү ике яклы булгач, аның шартлары да ике як тарафыннан тигез үтәлергә тиеш. Әмма Актаныш районында ике ел эчендә бу мәсьәлә әле дә булса хәл ителмәгән. Бүгенге көндә сукбай этләр кими, район җитәкчелегенең Эльвира КУТУЕВА җәмгыятенә бурычы арта бара. Шул рәвешле, сукбай этләр вазифаи затларны суд юлында йөртә…
Урамдагы этләргә килгәндә, “Спецзащита” җәмгыяте фәкать хуҗасыз этләрне генә алып китә, хуҗалы этләрне алып китү контрактта каралмаган. Эльвира КУТУЕВА бу хакта авыл башлыкларына даими җиткереп торса да, моны аңламаганнар да җитәрлек. Мисал өчен, Татар Ямалысы җирлеге башлыгы Лүзия ЛОТФУЛЛИНА биргән өч заявканың икесе нәкъ менә хуҗалы этләргә иде.

Алай гына да түгел, хуҗа кеше билгеләнгән көнгә ике этен дә урамга ук чыгарып бәйләгән иде. Авыл башлыгы исә шушы этләрне алып китүне үтенде. Янәсе, алар хуҗаларына кирәкми. Кирәкмәгәч, ни өчен алган ул аны? Ни өчен шушы көнгә кадәр үстергән?

-Берегез дә үз баласын урамга чыгарып җибәрми бит, ничек сез үзегез ияләштергән этне шулай җиңел генә урамга чыгарып ташлый аласыз?, — дип, кешелеклелек, гуманлылык сыйфатларына басым ясады Эльвира КУТУЕВА.
Баксаң, кирәксезгә әйләнгән этләр улап, хуҗаларның тынычлыгын ала икән. Авыл башлыгы, мөгаен, үз вазифасыннан файдаланып, хуҗаларның тынычлыгын кайтарырга теләгәндер. Әмма, хөрмәтле авыл башлыклары, контракт шартларын бозып, хуҗалы этне алып киткән җәмгыятьнең мондый гамәле коррупцион характердагы закон бозу булып кабул ителергә мөмкин — үзара сөйләшеп, дәүләт милкеннән законсыз рәвештә файдалану дигән сүз бу.

Кем өчендер яхшы булып калыр өчен закон бозарга әзер түгелдерсез бит сез? Аннан килеп, хуҗа кеше үзе асраган эт өчен үз өстенә тулы җаваплылык алырга тиеш. Бу закон тарафыннан да расланган. Мисал өчен, хуҗалы эт бәйдән ычкынып, урамда йөри икән – эт хуҗасы җаваплылыкка тартылырга тиеш. Моның өчен 3000 сум күләмендә штраф каралган. Әгәр инде хуҗа кеше этен урамга чыгарып ташлый икән, андыйларга карата канун тагын да кырысрак – штрафы 30 000 сумны тәшкил итә. Халыкка моны җиткерә алмыйсыз икән, участок вәкилләренә мөрәҗәгать итегез – бәлки бу хакта халык җыеннарында сөйләп, аңлатып үтү уңай нәтиҗә бирер?
Хуҗасыз этләрне алып китәргә заявканы теләсә-кайчан бирергә мөмкин икәнен дә искәртте Эльвира КУТУЕВА, ягъни авылны сукбай этләр басканны көтеп торырга кирәкми. Әмма заявканы язу бер мәсьәлә булса, аның “Спецзащита”га килеп ирешүе – икенче мәсьәлә. Монысы инде районның башкарма комитеты белән бәйле. Мисал өчен, Иске Кормаш авыл җирлеге сукбай этләрне алып китү буенча берничә заявка формалаштырып, аны башкарма комитетка юллаган. Ләкин ул заявкалар “Спецзащита” җәмгыятенә килеп ирешмәгән.
Актаныш, Актанышбаш җирлекләреннән заявкалар булмавы да гаҗәп, чөнки бу авыллардан хуҗасыз этләр хакында сигналлар бар.

Сүз уңаеннан, “Спецзащита” җәмгыяте 2025 елда да “Хуҗасыз хайваннарны тоту һәм аларның санын җайга салу белән шөгыльләнү” дигән дәүләт контракты тендерында катнашып, Актаныш районы территориясендә сукбай этләрне җыюны дәвам итәчәген белдерде.