Түләү килгән суга — кесәләргә суга

Июнь аенда кулланылган коммуналь хезмәтләр өчен түләү кәгазе алган халык аптырашта, чөнки су өчен исәпләнгән акча күләме, узган еллар белән чагыштырганда, сизелерлек арткан. Әлеге мәсьәлә буенча безгә мөрәҗәгать итүчеләр дә булды. Иң кызыгы: зарланучыларның барысының да норматив буенча түләве ачыкланды, ягъни алар суга хисаплагыч (счетчик) куймаган. Счетчик куймый гына, судан иркен файдаланырга күнеккәннәр квитанциядәге суммалар белән килешергә теләми. Краннан, су белән бергә, шактый сумма акча да “аккач”, рәхәт түгел икән, ләбаса…

Вәзгыятькә ачыклык кертеп карыйк әле, җәмәгать: квитанциядә күрсәтелгән суммалар каян алынган соң?

Чыннан да, агымдагы елның май аеннан кулланылган су өчен счетчиклары куелмаган абонентлар түләүне законда каралган хисап буенча ала башлады һәм анда күрсәтелгән суммалар моңарчы түләгәннәреннән аерыла. Өстәвенә, июнь ае квитанциясендә май аенда тотылган су өчен. 660 сум 22 тиен күләмендә “перерасчет” та ясалган.

Подписаться
Уведомить о
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
Хуҗабикәләр колагына
Бурсык авылында — алмаз туй

Автор:

Меню
Авторизация
*
*
Регистрация
*
*
*
Пароль не введен
*
Генерация пароля
0
Оставьте комментарий! Напишите, что думаете по поводу статьи.x
()
x
error: Alert: Content is protected !!