Бәйрәм белән, зәңгәр беретлылар!

Бәйрәм белән, зәңгәр беретлылар!

2 август – һава десанты гаскәрләре көне. Нәкъ менә бүген Россиянең Һава-десант гаскәрләренең туган көне — 1930 елның 2 августында  оешкан гаскәр 94 еллык юбилеен белгели.

Актаныш рйонында да «десант» дигән горур исемне йөртүчеләр шактый. Шушы бәйрәм көнендә үзенең хәрби хезмәтен Илебез иминлеген саклауга багышлаган кыю егетләребезне бәйрәм белән тәбрик итәбез.

Десантчыларның хәзерге буыны алдагы буынның патриотик һәм хәрби традицияләрен хөрмәт итә, Һава- десант гаскәләренең «бездән башка беркем түгел» дигән легендар девизының гаделлеген исбатлый. Һава десанты гаскәрләре сафларында хезмәт итүчеләр җитди сынауларга һәрвакыт әзер кыю һәм көчле кешеләр булдылар.  Десантчыларга батырлык, теләсә нинди хәлдә дә курку белмәү сыйфатлары хас. Сезнең гаскәрләр һәрвакыт илебезне саклаучы һәм Россиянең горурлыгы булдылар. Бүгенге бәйрәмегез  курку белмәс йөрәкләрегезгә тагын да көч өстәсен. Зәңгәр күк төсендәге беретларыгызны горур йөртегез,  һәрвакыт эш —  гамәлләрегез һәм яшәү рәвешегез белән  башкаларга өлге булыгыз.

Гаиләләрегезне кайгы-хәсрәт читләтеп узсын. Сезгә һәм  якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, эшегездә һәм тормышыгызда зур уңышлар телибез. Бәйрәмнәрегезне һәрвакыт аяз, имин күк йөзе астында каршыларга язсын!

Подписаться
Уведомить о
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
СЕЗ СОРАГАН ИДЕГЕЗ: Август  аена намаз вакыты
Сарымсакны ничек сакларга?

Автор:

Меню
Авторизация
*
*
Регистрация
*
*
*
Пароль не введен
*
Генерация пароля
0
Оставьте комментарий! Напишите, что думаете по поводу статьи.x
()
x
error: Alert: Content is protected !!