Актаныш районы җирлекләрендә сукбай этләр проблемасы тиз генә хәл ителергә охшамаган. Узган атнада бу темага күләмле генә материал да әзерләгән идек (https://t.me/aktanysh_media/1766). Нәтиҗәсе озак көттермәде: 2 июнь, якшәмбе көнне, районга сукбай этләрне җыю белән шөгыльләнүче “Спецзащита” җәмгыяте вәкилләре килде.
Искәртеп үтәбез, сукбай этләрне җыю буенча килешү районның башкарма комитеты белән нәкъ менә шушы җәмгыять арасында төзелгән. 28 май көнне Эльвира КУТУЕВА җитәкләгән җәмгыять районның башкарма комитеты тарафыннан 48 (!!!) сукбай эткә электрон заявка алган. Контракт төзелгәч, рәхим итеп, этләрне дә җыегыз, диюләре булгандыр, мөгаен. Әмма хикмәт анда түгел, җәмәгать!
Түбән Кама шәһәрендә урнашкан“Спецзащита” җәмгыяте вәкилләренең киләсен кайбер авыл башлыклары бөтенләй белмәгән булып чыкты. Алай гына да түгел, заявкада күрсәтелгән сукбай этләр саны чынбарлык белән, гомумән, туры килми. Ягъни, район башкарма комитеты, бөтен иске заявкаларны берләштергән дә, узган елгы бурычын таләп итүче Эльвира КУТУЕВАдан шул рәвешле көлмәкче булган ахры.
Шактый авыл башлыклары агымдагы елның май аенда сукбай этләр буенча үзләренең бөтенләй дә заявка бирмәүләрен искәрткән. Кайберләре, гомумән, телефон трубкасын алып, сөйләшеп тә тормаган – якшәмбе булгач, ял иткәннәрдер, күрәсең. Шулай итеп, махсус бер көн билгеләп, контракт шартларын үтәргә килгән “Спецзащита”вәкилләре Актаныш районы җирлекләре буенча бушка “сәяхәт кылып” йөргән.
Сукбай этләр кемнең баш бәласе соң? Түбән Камадагы “Спецзащита” җәмгыятенекеме, әллә җирле җитәкчелекнекеме? Сукбай этләрне җыю буенча тендерны районның башкарма комитеты игълан иткәч, сукбай этләр җирле җитәкчеләрнең баш бәласе булырга тиеш. Һәм аларны тиешле урынга озату аның мәнфәгатендә. Әмма район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева этләрне җыю “Спецзащита” җәмгыятенең эше дип белдерде. Ягъни, аның сүзләре буенча, заявка бирелгәч, җәмгыять вәкилләре авылга килеп, хуҗасыз этләрне үзләре эзләп табып, алып китәргә тиеш. Янәсе, контракт шартларында шулай язылган. Көпә-көндез авыл башлыгы үзе дә таба алмаган этне Түбән Камадан килүчеләр ничек эзләп табарга тиеш соң?
Бүген Актаныш районы җитәкчелеге, үпкәләгән бала кебек, үз дөреслеген исбат итәргә азаплана, ә проблема чишелми, чөнки ике арада аңлашу юк. Сукбай этләр һаман урамда йөри, авыл халкы һаман алардан зарлана. Авыл башлыклары сукбай этләрне тотуда үзләре ярдәм итмәсә, бу проблема чишелмәячәк.
Мисал өчен, Татар Ямалысы авыл җирлеге башлыгы Лүзия ЛОТФУЛЛИНА якшәмбе көнгә сукбай этләрне барлап, хуҗалы ихатага ябып ук куйган иде, чөнки авыл халкының даими рәвештә шушы этләрдән зарлануын күреп, ишетеп торган ул.
Бер сукбай этне елга буендагы базадан ук барып алырга туры килде, чөнки кош-кортка, сарык көтүенә тынгы бирмәгән хуҗасыз хайванны җәй аена авылда калдыру халыкка зарланырга тагын сәбәп булыр иде.
-Су буена ял итәргә килүчеләр күп, ара-тирә алар менә шулай этләрен калдырып китә. Бу эт кыштан бирле авыл тирәсендә йөри, зарланучылар да бар. Җәйге чорда бала-чага арта, хәл тагын да кискенләшә, — ди Лүзия ЛОТФУЛЛИНА.
Гомумән, әлеге җирлектән бирелгән заявкада күрсәтелгән өч эт тә менә шулай ташлап калдырылган. Икесе кешеләргә тәмам ияләшеп беткән – агрессия күрсәтмиләр. Шуңа күрә, соңгы минутта Бүләк авылында яшәүче гаилә бер этне үз ихатасына бәйләп үк куйды, ягъни аның өчен җаваплылыкны үз өстенә алды. Авыл башлыгы җаваплылык хакында гаилә әгъзаләренә кат-кат аңлатты. Икенчесен шул ук кичтә Яр Чаллы шәһәренә алып китәргә риза булдылар.
Проблема үзеннән-үзе чишелеш тапты, чөнки сукбай этләрдән котылу, беренче чиратта, авыл башлыгының үзе өчен мөһим иде.
Башка авыл башлыклары да бу мәсьәләгә җаваплы караса, Актаныш районында сукбай этләр проблемасы күптән хәл ителгән булыр иде. Әмма хуҗасыз этләрне җыярга килүнең көне билгеле була торып та, бармакка бармак сукмаган җитәкчеләр дә бар җирлекләрдә. Хөрмәтле авыл башлыклары, әгәр сез җирлек белән идарә итәргә алынгансыз икән, халыкның иминлеге өчен дә җавапны сез бирергә тиеш – менә моны дөрес кабул итсәгез иде.
Сукбай этләр проблемасы да сезнеке, чөнки сез – халык мәнфәгатен яклаучы.
Аннан килеп, “Спецзащита” җәмгыятенә хуҗалы этләрне алып китү буенча заявка калдырырга кирәк түгел – хуҗалы этләрне алып китү контрактта каралмаган. Заявка биреп кенә үз өстегездән җаваплылыкны төшереп булмый! Хуҗалы этнең, аңлашылганча, хуҗасы бар. Һәм ул үзе асраган эт өчен үз өстенә тулы җаваплылык алырга тиеш. Бу закон тарафыннан да расланган.
Мисал өчен, хуҗалы эт бәйдән ычкынып, урамда йөри икән – эт хуҗасы җаваплылыкка тартылырга тиеш. Моның өчен 3000 сум күләмендә штраф каралган. Әгәр инде хуҗа кеше этен урамга чыгарып ташлый икән, андыйларга карата канун тагын да кырысрак – штрафы 30 000 сумны тәшкил итә. Бәлки, авыл башлыкларына шушы юнәлештә эшчәнлекне җанландырып җибәрергә кирәктер? Законны бар дип тә белмәүчеләр хисабына бюджетны тулыландырыр идегез, һич булмаса. Сөйләшегез халык белән, аңлатыгыз, участок вәкилләренә мөрәҗәгать итегез, ярдәмгә административ комиссияне чакырыгыз!
2 июнь көнне Эльвира КУТУЕВА җитәкләгән җәмгыять күрсәтелгән 48 заявкадан нибары берсен үтәүгә иреште. Контракт буенча акча да шушы эт өчен генә түләнәчәк аңа. Әгәр районның башкарма комитеты Актаныш җирлекләрендә сукбай этләрне бетерүне максат итеп куймаган икән, ни өчен тендер игълан ителгән? Ни өчен ике арада аңлашып эшләү юк? Сораулар ачык кала…
Районның бер авыл җирлегендә сукбай эт, әнә, үзенә тимәсләренә тәмам ышанып, көнозын авыл советы бинасы каршында сырт кыздырып ята. Сукбай этләрнең куркыныч тудырганын авыл башлыгы үзе аңламаганда, мескен хайваннан нәрсә таләп итеп булсын?
P.S. Район хакимиятендә белдерүләренчә, башкарма комитет, ике арадагы контрактны өзү өчен, «Спецзащита» җәмгыятен судка биргән — нәтиҗәсе нинди булыр…