Соңгы арада, бакча чүпләре арту белән бәйле рәвештә, райондашларыбыз арасында каты көнкүреш калдыкларын җыючы “Гринта” төбәк операторы эшчәнлегенә карата ризасызлыклар барлыкка килә башлады. Халык “Гринта” җәмгыятенең бакчадан чыгарылган бәрәңге сабакларын, үлән-яфракларны, киселгән агач-ботакларны алып китмәүдән зарлана.

КЕМ ХАКЛЫ?
Хәер, әлеге ризасызлык ел дәвамында күзәтелә. Яз һәм көз айларында ул аеруча актуальләшә. Каты көнкүреш калдыкларын җыючы җәмгыять эшчеләренең «без бакча чүбен алырга тиеш түгел» дигән аңлатуларына халык: без чүп чыгарган өчен акча түлибез, дип каршы чыга. Ике арадагы аңлашылмаучанлыкта кем хаклы соң? Ничек кенә авыр яңгырамасын, бу очракта дөреслек “Гринта” төбәк операторында, җәмәгать. Чөнки алар фәкать каты көнкүреш калдыкларын җыюга көйләнгән. Бәрәңге сабагы, бакча чүбе, ботак-куаклар каты көнкүреш калдыклары булып санала алмый. Каты көнкүреш калдыкларына сөяк-санак, кухнядан чыккан калдыклар, кәгазь, пластмасс, текстиль, резина, пыяла ише әйберләр керә, ягъни кулланылышта булу нәтиҗәсендә барлыкка килгән чүп.
БӘРӘҢГЕ САБАГЫН КАЯ КУЯРГА?
Шәхси йортта яшәүчеләрне иң борчыган сорау: бакча чүпләрен кая куярга? “ГРИНТА”ның Актаныштагы подрядчы оешма җитәкчесе Ирек СӘЕТГАЛИЕВ җәмгыятьнең чүп ташучы машиналары бакча чүпләрен алмаячак дип белдерде. Җитәкче бәрәңге сабакларын Актаныштагы чүп полигонына илтергә тәкъдим итә. Ләкин ай саен каты каты көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен акча түләгән халык полигонга чүп илтүне өстәмә чыгым дип кабул итә.
— “Гринта” җәмгыяте халыктан акчаны бары тик каты көнкүреш калдыкларын җыйган өчен генә ала. Төбәк операторы тарафыннан бакча чүбе, ягъни органик чүпләрне алып китү каралмаган. Халык менә шуны дөрес аңласын иде, — ди Ирек СӘЕТГАЛИЕВ.
Полигонга чүп илтүгә килгәндә, бөтен кешенең дә мондый мөмкинлеге юк . Мисал өчен, авыл кешесе, машинасына бәрәңге чүбе төялгән прицебын тагып, Югары Яхшый авылыннан ук Актанышка төшәргә тиешме? Сәгатьләп арткан бензин бәясе дә бакча чүбен “кадерләп” Актанышка илтеп йөрергә мөмкинлек бирер кебек түгел. Өстәвенә, полигонга керү түләүле. Җиңел машинага тагылган прицеп белән чүп кертү бәясе– 50 сум, трактор арбасына – 250-300 сум, КамАЗ йөк машиналыры өчен 500 сумга кадәр җитә. Бу хезмәт законлаштырылган, ягъни чүп керткән машинага квитанция, чек бирелә.

АВЫЛ БАШЛЫКЛАРЫ НИ СӨЙЛИ?
Авыл башлыклары өчен бакча чүбе күптән инде баш бәласенә әверелгән. Көзге чорда авыл өстеннән күтәрелгән төтен дә, әлеге дә баягы, бәрәңге сабагына килеп тоташа. Кайберәүләр, дөньяны кара төтенгә күмеп, бөтен авылга шом таратып, янгын чыгу ихтималын арттырып, бәрәңге сабагы яндыра. Андыйларга авыл башлыгының кисәтү ясавы да аңлашыла: тирә-якка төтен белән бергә утлы кузлар да тарала. Коры-сарының янып китүен көт тә тор! Авыл башлыгының кисәтүенә каршы халыкның “ятланган” соравы кабат яңгырый: чүп машинасы алмаган бакча чүбен, яндырырга да ярамагач, без кая куярга тиеш соң? Күп очракта, бу сорау авыл башлыклары тарафыннан җавапсыз кала.

БАКЧА ЧҮБЕН ЯНДЫРЫРГА ЯРЫЙМЫ?
2023 елның 1 мартыннан бакчадагы чүп-чарны яндыру өчен ачык ут куллану таләпләре җиңеләйде. Ачык утны металл савытта (бак, бочка) кулланганда, мәсәлән, коры үлән һәм ботакларны яндыру өчен, ут кабызу урыны биналарга, корылмаларга һәм башка корылмаларга кадәр 7,5 метрдан ким булмаган, шулай ук ылыслы урманнан — 50, яфраклы урманнан — 15, чистарту зонасыннан 5 метр ераклыкта булырга тиеш. Ләкин теләсә-нинди очракта да, һава торышын исәпкә алырга һәм саклык чараларын күрергә кирәк. Мисал өчен, бак яки бочкада чүп яндырырырга ниятләгән кеше үз янәшәсенә чиләк су алырга, ул-бу була калса, кичекмәстән хәбәр итәр өчен кәрәзле телефонын кулында тотарга тиеш. Һәм, чүп яндырганчы, күрше-тирәдә яшәүчеләр белән киңәшләшергә тәкъдим ителә. Берәү чүп яндырганда, икенче берәү төтен исеннән иза чигәргә тиеш түгел. Шулай ук бер киңәш: бакчада чүп яндыру авыл башлыгы тарафыннан тыелса, моңа колак салу шарт.
КЕМ ГАЕПЛЕ?
Авыл башлыгыннан рәтле җавап булмагач, халык чүптән котылуның искерергә өлгермәгән юлын сайлый: авыл тирәсендә нинди аулак урын бар – шунда илтеп түгә! Мисал эзләп ерак йөрисе юк: кайсы авылны алма, аның һәрберсендә “исемле” чүплекләр җитәрлек. Кемнекедер – урман эчендә, кемнекедер ярда, су буенда…
Авылларда чүплекләр барлыкка килүгә кем гаепле соң? Гаеп авыл халкында да, авыл башлыгында да бар, җәмәгать! Гаеп үзара сөйләшә, аңлаша алмауда. Һәр авылда яр, ерганак, төпсез чокырлар җитәрлек – бәлки, шулардан дөрес файдаланырга өйрәнергә вакыт җиткәндер. Бакчадан чыккан органик чүпнең, вакыт үтү белән череп, үзеннән-үзе юкка чыгу сәләте бар. Халык, авыл башлыгы белән алдан киңәшеп, бакча чүбен билгеләнгән бер урынга гына чыгарса, аны күмеп, тигезләп кую адым саен барлыкка килгән чүплекләр белән көрәшүгә караганда, күпкә җиңелрәк булмас идеме? Юк, без авылларда бөтен төр чүпләрне берләштергән элеккеге чүплекләрне кайтарырга өндәмибез. Сезонлы бакча чүпләрен түгү урыны хакында гына сүз алып барабыз. Билгеле, анда төзелеш материаллары, каты көнкүреш калдыклары, пыяла-шешәләр булырга тиеш түгел. Әмма моның өчен авыл башлыгы белән авыл халкы арасында аңлашу булуы шарт. Бүген авыл кешесен куркытып кына әллә ни майтарып булмый – шуны онытмагыз, хөрмәтле авыл башлыклары. Яшерен-батырын түгел, кайбер авылларда “сезонлы чүплек”ләр практикасы әле бүгенге көндә дә уңышлы кулланыла. Андыйларның урманнары, су буйлары күпкә чистарак.
ЙОМГАК
Һәр хәлдә, Актаныш районында яшәүчеләрнең «бакча чүбен кая куярга?» дигән соравы ачык кала. Авыллардан чүп җыюны оештырган мәлдә, халыкны «чүп түгү культурасына» өндәүче район җитәкчелеге бүген халыкның әлеге соравына күз йома — проблема чишелми, киресенчә, катлаулана гына….