Шәхси хуҗалыкта асралучы мал-туар, кош-корт, авыл урамында йөреп, күрше-күләнгә зыян салса, җавапны кем бирәчәк? Әлбәттә, хуҗа кеше. Тик бер шарты бар –дәлилли алсаң! Сүз бәйдән ычкынган күрше эте яки тамгалы кәҗә хакында гына барса, проблеманы чишү әллә ни күп вакыт таләп итмәс иде. Әмма Чалманарат җирлегенә караган Калмаш авылында яшәүчеләргә зыянны бал кортлары салган. Проблема шуның белән катлаулана да инде: хуҗа кешенең бал корты асрарга рөхсәте булса да, оя-оя “бал җыючы”ларның ни тамгалары, ни кушаматлары, ни чылбырлары юк. Өстәвенә, бер генә урамлы Калмаш авылында ике умартачы кортчылык белән шөгыльләнә. Икесе ике башта…

Ишетми калмагансыздыр, моннан ун көн чамасы элек кечкенә генә Калмаш авылында бал кортлары берничә кешене чага, малларга, кош-кортка ташлана. Шөкер, кортларның тынгысызлануы бу көнне олы фаҗигагә үк барып җитми – монда, мөгаен, тиз арада ярдәмгә килеп җиткән авыл фельдшеры Эльмира ВӘЛИЕВАның да өлеше зурдыр. Шулай да бал кортлары чагудан зыян күргән Клара апа КАШАПОВАны ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы белән хастаханәгә озатырга туры килә. Берничә кешегә, шул исәптән авыл башлыгы Камил ӘХМӘТОВка да аллергиягә каршы укол ясала. Бер ат, бер сарык, бер буаз кәҗә, 11 каз, бал кортлары чагу нәтиҗәсендә, җан тәслим кыла. Гадәттән тыш хәл турында участок инспекторына хәбәр ителә.
Соңгы елларда Актаныш районында шәхси секторда умартачылык белән шөгыльләнүчеләр саны сизелерлек арткан. Умартачылык буенча районның дәүләт инспекторы Рил ӘХМӘТҖАНОВ билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә шәхси хуҗалыкларда биш меңнән артык умарта исәпләнә. Бал корты асрап, аннан файда күрүчеләрнең әлеге “баллы” кәсебе инде күптән законлаштырылган. Корт хуҗалары өчен ветеринария-санитария кагыйдәләре гамәлдә, ел саен умартачылар кортларының анализын тапшыра, умарталар паспортлы.Авыл кешесе кул кушырып утырырга күнекмәгән. Берәүләр үзенең шәхси хуҗалыгында күпләп мал тергезсә, икенчеләре бакчачылык белән шөгыльләнә, өченчеләре җир эшен хуп күрә. Умартачылык та шундый кәсепләрнең берсе. Әмма мәсьәләнең икенче ягы бар – берәү файда алган кәсептән икенче берәү зыян күрергә тиеш түгел.Бал кортларына бәйле рәвештә халыкта һәрвакыт ике төрле фикер яшәп килде. Умарта тотучылар, кешене бал корты чакмый гына тормас инде, дияр. Әмма шул кортлар корбанына әверелүчеләрнең фикере бөтенләй башка. Андыйлар авылда умарта тотучыларга каршы. Күп вакыт ике күрше арасындагы низаг та нәкъ менә бал кортларына аркасында килеп чыга. Кайберәүләргә бал корты чагу бөтенләй ярамый – аллергиклар өчен җәй, чын мәгънәсендә, сынау чорына әверелә. Шулай да, 3 июль кичендә без, районның баш умартачысы Рил ӘХМӘТҖАНОВ һәм Чалманарат авыл җирлеге башлыгы Камил ӘХМӘТОВ белән берлектә, Калмаш авылына кузгалдык.

Проблема кискен һәм ул кыска срокларда хәл итүне таләп итә. Рил ӘХМӘТҖАНОВ искәртеп үткәнчә, авыл кешеләре арасында килеп чыккан мондый конфликтны җайлауның бердәнбер юлы – кортларны авыл эченнән чыгарып, кешеләр өчен куркынычсыз җиргә урнаштыру. Авыл башлыгы Камил ӘХМӘТОВ җәйге чорда умарта тоту өчен умартачыларга җир арендалау мәсьәләсендә һәрьяклап ярдәм итәргә ышандырды.
Юлга кузгалганчы, Рил әфәнде белән Калмашта килеп чыккан күңелсез очрак хакында сөйләшәбез. Утыз елдан артык тәҗрибәгә ия умартачы өчен бал кортларының агрессив рәвештә кешеләргә, малларга һөҗүм итүе яңалык түгел. Әмма аның сәбәпләрен ачыклау мөһим. Рил ӘХМӘТҖАНОВ быел бал кортларының тузынуын коры җәй белән бәйләп аңлата. Яңгырлар булмау табигать “саранлыгына” китергән – бал кортларына бал җыяр өчен мөмкинлек юк. Гадәти җәйдә умарта кортлары балны төрле җирдән, төрле чәчәктән, ягъни таралып җыйса, быелгы кызулык булган чәчәкләрне дә киптереп, яндырып килә. Кортлар кайда азык бар – шунда күче белән, ярсып оча. Калмаш очрагында, бал кортлары авыл башындагы рапс басуына юл салган. Басу исә “Әнәк” агрофирмасы биләмәсенә туры килә.
Умарталы ихата биләмәсе ике мерт биеклектәге койма белән әйләндереп алынган булырга тиеш. Калмаш авылы башында яшәүче Илдар ӘХМӘТХУҖИН очрагында бу шарт тулысынча үтәлгән. Гомумән, 60 умарта тотучы ӘХМӘТХУҖИНнар үз кәсепләренең тулысынча законлаштырылган булуын аңлата.

Өч ихатаны берләштергән участокны бал кортлары асрау канунына туры китерү максатыннан Айгөл һәм Илдар ӘХМӘТХУҖИНнар шактый тырышкан. Биек койма бастыру өчен генә дә 500 меңгә якын акча сарыф иткән алар. Тик биек калай койма гына авыл халкын кортлар һөҗүменнән саклап кала алмаган.

Әмма ӘХМӘТХУҖИННАР ат һәм кәҗәне аларның бал кортлары чакмавын әйтә. Айгөл ханым атның ике көн алдан җан-тәслим кылганын да хәбәр итте. Аның фикеренчә, 23 июнь көнне кортлар өчен берничә фактор ярсыткыч булып торган. Алар – иртәнге сәгатьләрдә үк бер авылдашы тарафыннан кушылган триммер, янәшәдәге басуга гербицид сибү һәм исләнеп яткан ат үләксәсе. Бу — умарта тотучыларның фаразы гына. Күрше йортта гомер итүче Клара апаның казларын кемнең корты чагуын да төгәл белүче юк. Бәлки кыргый кортлар чаккандыр – монысы Илдар ӘХМӘТХУҖИНның фаразы.
Авылның икенче башында умартачылык белән шөгыльләнүче Рисун ХӘЙДӘРОВ белән, кызганычка каршы, очрашып сөйләшү насыйп булмады. Рисун әфәнде үзе Актанышта яшәп, кортларын әнисе ихатасында тота. 30 баш умартасы булган ХӘЙДӘРОВ биләмәсенең закон таләпләренә туры китереп әйләндереп алынмавын да искәртү мөһим. Умарталар гади агач койма артына урнаштырылган.

Без килгәндә, калмашлылар бергәләп сыер көтүен каршыларга бара иде. Кортлар һөҗүме хакында алар белән дә сөйләшеп алдык. Быел, чыннан да, Калмашта бал котлары халыкның авырткан урынына әверелеп бара. Шәһәрдән кунакка кайтучылар да балаларын бал корты чагудан зарланып алды.

Халык беравыздан урмарталарны авылдан күчерү мәcьәләсен хуплады.

Тик бер шарт белән! Умарталар сыер көтүлегенә якын җиргә урташтырыла күрмәсен. Һәм тагын… Авыл халкының ни өчендер ике умартачыга да түгел, ә фәкать Илдар ӘХМӘТХУҖИНның эшчәнлегенә каршы булулары сәер тоелды. Алар зыян салган кортларның нәкъ менә ӘХМӘТХУҖИННАРныкы булуын искәртә. “Рисунның кортлары бакча артыннан гына оча ул, Илдарныкы урамнан оча”, — дип, тәмам аптырашта калдырды калмашлылар. Рисун әфәнденең кортларын күчерәчәгенә дә иманнары камил аларның, ә менә ӘХМӘТХУҖИННАРның кортларын авылдан алып чыгып китәсенә ышанмыйлар.

Халык арасында 11 казыннан һәм бер сарыгыннан мәхрүм калган Клара ханым да бар иде. Ул салынган зыян хакында полиция участок вәкиленә гариза да язган булган.
— Клара апа, күршеләрегез умарталарын авылдан читкә күчерсә, ике арадагы конфликтны җайланды дип исәпләргә булачакмы? – дип сорадык без аннан.

— Казларым өчен акча түләсәләр, була. Бал кортлары өч сарыгымны чакты, икесе исән калды. Берсе үлде. Казларым үлеп бетте. Берсен-берсен 480 сумга алып, ике ай тәрбияләп үстердем бит мин. Хәзер казсыз калдым, — дип җаваплады ул. Гаеп итеп булмый, җәмәгать! Берәүнең дә бер гаепсезгә хәләл хезмәтеннән колак кагасы килми. Әмма зыянны акчалата алыр өчен шактый сикәлтәле юл үтәргә туры килергә мөмкин, чөнки, алдан искәрткәнчә, бал кортлары тамгалы түгел. Авыл халкы исә кортларның кемнеке икәнен экспертиза аша билгеләп була дип исәпли. Монысы инде авыл башлыгының да, умартачылык буенча дәүләт инспекторының да вәкаләтендә түгел. Ике күрше арасындагы алтын уртаклыкны участок вәкиленә эзләргә туры килер, мөгаен.

Бал кортлары чагу нәтиҗәсендә буаз кәҗәсен югалткан Рәмзис ГАЙСИНны – Рисун ХӘЙДӘРОВның күршесен дә очраттык без. Ир кеше шушы көннәрдә бәрәнләргә тиеш булган кәҗә өчен матди зыян кайтаруыны сорап, закон тарафдарларына гариза язып тормаган. Ике күрше мәсьәләне үзара килешеп хәл итәргә сөйләшкән. Язган булса, бал аерткан чорда… Сүз уңаеннан, корт чагып харап иткән ат “Наратлы” хуҗалыгыныкы, әмма ул шушы хуҗалыкта терлекче булып хезмәт куйган Рәмзис әфәнде карамагына булган. Хуҗалык үлгән ат өчен умартачыларга претензия белдермәячәк дип ишеттек – бу рәсми мәгълүмат түгел.
Бүгенге көндә Рил ӘХМӘТҖАНОВның максаты — Калмаш авылында умарта кортлары белән килеп чыккан күңелсез хәлне уңай хәл итү. Югарыда язылганча, моның бердәнбер юлы – умарталарны авыл эченнән чыгарту. Бу нисбәттән авыл башлыгы тарафыннан боерык та әзерләнгән.

Шушы боерык нигезендә, корт хуҗалары тиз арада бал кортларын кеше сәламәтлеге өчен куркыныч тудырмый торган ераклыкка урнаштырырга тиеш. Бал кортлары алты километр ераклыктан кире кайтмый, ди Рил әфәнде. Шуңа күрә Калмаш умартачылары бу көннәрдә умарта утыртырлык урын эзләү белән мәшгуль. Юк, умарталарны авылдан чыгаруга каршы килмәде алар. Киресенчә, әлеге эшне кыска срокларда башкарып чыгарга ышандырдылар. Быелга – вакытлыча рөхсәт белән булса, икенче елга инде – рәсми төстә арендага алынган җирләргә. Ләкин көтүлек, печәнлек җирләре өчен даими рәвештә тавыш чыга торган җирлектә 90 умарталык өчен аренда җире табылырмы – иң мөһим сорау шушы.
Авыл башлыгы проблеманы район җитәкчелеге югарылыганда хәл итәргә вәгъдә бирде. Биш ел элек ӘХМӘТХУҖИННАР умарталык өчен җир алу мәсьәләсе буенча йөреп караган булган инде – уңай чишелеш кенә табылмаган. Проблема шул вакытта ук хәл ителгән булса, бәлки Калмаш халкы бал кортларыннан мондый зыян күрмәгән дә булыр иде. Биш ел эчендә район җитәкчелегендә шактый үзгәрешләр булды – бу юлы ишетерләр, җиң сызганып умартачылык белән шөгыльләнүче авыл кешесенә ярдәм кулы сузарлар дип ышаныйк. Калмаш халкына килгәндә, аларның әлеге күңелсез вакыйгадан үзара килешеп, эшне зурга җибәрми генә чыгуларын теләп калабыз. Күрше хакы – бик олы хак икәнен онытмыйк әле, җәмәгать…

Калмаштагы вакыйга нинди борылыш алыр — күзәтеп барыйк. Бәлки бу очрак башка җирлекләрдә бал кортлары белән бәйле проблемаларны тирәнгә төшерми генә хәл итәргә бер сабак булыр.