ЭХ, БОГАДЫ, БОГАДЫ, БУ ЮЛЫ ДА БУЛМАДЫ…

Гыйнвар-февраль айларында авылларда уза торган еллык хисап җыеннарының абруен арттыру, аларда авыл халкының теләп катнашуын тәэмин итү өчен җитәкчеләргә халыкның зарына колак салырга өйрәнергә кирәк. Еллык җыеннарда күп сөйләнелә, ләкин сөйләнгән сүзнең нәтиҗәсе генә әллә ни күренми. Югыйсә, районнан килгән вәкаләтле вәкилләр, һәр җирлектән кергән сорау җентекләп анализланачак, проблемаларны чишү юнәлешендә юл картасы булдырылачак, бер генә гозер-үтенеч тә җавапсыз калмаячак, дип ышандыра…

17 гыйнвар көнне Иске Богадыда үткән еллык хисап җыенында Азат абый үзен генә түгел, күпләрне борчыган берничә мәсьәләне күтәреп чыкты. Үзәк урам юлын төзекләдерү, авыл исеме язылган күрсәткечне төзәтү, Пар чишмә территориясен тәртиптә тоту, андагы язуларны яңарту хакында фикер-тәкъдимнәр шактый кызу бәхәс тудырган иде.

ЭХ, БОГАДЫ, БОГАДЫ, БУ ЮЛЫ ДА БУЛМАДЫ…

Чарада катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм ИЛЬЯСОВ авыл исеме язылган күрсәткечләрне дөресләү үзенең җаваплылыгында булуын ассызыклап, беренче кварталда ук бу проблеманың хәл ителәчәгенә ышандырды.

Чишмә мәсьәләсендә исә авыл башлыгы Илсур ФӘТТАХОВ халыкны эш кушуда гына гаепләп, аларны өмәләргә йөрергә өндәде.

Авылара юлларны төзекләндерү буенча да ул вакытта халыкны сөендерерлек сүз әйтелмәде.

ЭХ, БОГАДЫ, БОГАДЫ, БУ ЮЛЫ ДА БУЛМАДЫ…

Дүрт айга якын вакыт эчендә Иске Богады җирлегендә шушы өч мәсьәлә буенча уңай үзгәреш булганмы? Җитәкчеләр халык алдында биргән вәгъдәләрен үтәгәнме? Юл уңаеннан, әлеге авыл халкының хәлләрен белешеп чыктык.

Беренче квартал күптән төгәлләнсә дә, Яңа Богады күрсәткече һаман үзгәртелмәгән килеш үз урынында тора.

ЭХ, БОГАДЫ, БОГАДЫ, БУ ЮЛЫ ДА БУЛМАДЫ…

Аның каравы, Пар чишмәне быелгы язгы өмәләр читләп үтмәгән. Ике көн дәвам иткән өмәдә утызлап кеше катнашкан. Чишмә территориясе чүп-чардан арындырылган, халык көче белән тырмаланып, чистартып куелган. Язуларны яңарту эшен исә авыл башлыгы биш елга бер башкарабыз дип ышандырды. Димәк, аларына да якын киләчәктә кеше кулы тияр.

ЭХ, БОГАДЫ, БОГАДЫ, БУ ЮЛЫ ДА БУЛМАДЫ…
ЭХ, БОГАДЫ, БОГАДЫ, БУ ЮЛЫ ДА БУЛМАДЫ…
ЭХ, БОГАДЫ, БОГАДЫ, БУ ЮЛЫ ДА БУЛМАДЫ…
ЭХ, БОГАДЫ, БОГАДЫ, БУ ЮЛЫ ДА БУЛМАДЫ…

Үзәк урам исә һаман дәүләт программасына чират көтә. Авыл башлыгы Илсур ФӘТТАХОВ сүзләреннән аңлашылганча, кызганычка каршы, халыктан җыелган үзара салым акчалары гына җирлекне юллы итәргә сәләтсез. Җәйге чорда Иске Богадыда юлсызлык проблемасы күпмедер онытылып торса да, көз җиткәч ул, янә халыкны ярсытып, баш күтәрәчәк…

Гомумән, Илсур ФӘТТАХОВ җирлек халкының чисталык өмәләре үткән чорда кул кушырып утырмавын билгеләп үтте. Аеруча зират өмәләренә халык күпләп йөри икән биредә. Уртак көч белән мәңгелек йортларда шактый эшләр башкарылган. Шулай ук халык ярдәме белән рамазан аенда мәчет манарасы тышланган, аның территориясе чистартылган, агачлар киселгән. Якын киләчәктә мәчетнең тышкы ягына утлар кую планлаштырыла. Бирсен Ходай!

ЭХ, БОГАДЫ, БОГАДЫ, БУ ЮЛЫ ДА БУЛМАДЫ…
Подписаться
Уведомить о
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
ОНЫТМАГЫЗ: Юл фаҗигасенең башында тракторына техник карау уздырмаган хуҗа тора!
МӘСӘДЕ АВЫЛЫ ФАҖИГАСЕ: Кайсыгызның кулы җылы — бәйлисе бар йөрәкне!

Автор:

Меню
Авторизация
*
*
Регистрация
*
*
*
Пароль не введен
*
Генерация пароля
0
Оставьте комментарий! Напишите, что думаете по поводу статьи.x
()
x
error: Alert: Content is protected !!