Бүгенге көндә яшәешне интернеттан башка күз алдына да китереп булмый. Әмма “Таттелеком” абонентлары еш кына кабельле интернет элемтәсенең начар булуыннан зарлана. Линиядәге өзлеклекләр хәл ителми торган проблема түгел: абоненттан гариза кабул ителгәннән соң, бер көн эчендә ремонт бригадасы килеп, өзеклекләрне бетерә. Әмма күрсәтелгән хезмәт өчен ай саен акча түләп барган абонентлар интернетның өзлексез эшләвен тели.
Соңгы ике елда Актаныш районында югары тизлекле интернет кертү буенча күләмле эшләр башкарылып килә.
Авылларга оптик кабель сузыла. Бу үз чиратында интернетның тизлеген генә арттырып калмый, яңа төр хезмәт күрсәтү мөмкинлеге дә бирә. Иң беренчеләрдән булып югары тизлекле интернетның мөмкинлекләрен Яңа Әлем җирлеге халкы тойды. Оптик кабель сузылгач, алар интерактив телевидение карый, югары тизлекле интернеттан файдалана башлады. Узган ел Актаныш авылы тулысынча югары тизлекле интернетка тоташтырылды.
Быел Пучы, Иске Байсар җирлекләрендә дә оптик линия булдырылды. Бүгенге көндә бу эш Татар Суыксу җирлегендә дәвам итә. Ел ахырына кадәр югары тизлекле интернет Киров һәм Иске Сәфәр җирлекләрен колачлаячак. Әйтергә кирәк, оптик линия сузылганнан соң, интернет эшләмәүдән зарланучылар саны кискен кимегән.
Актаныш районы җирлекләрендәге абонентларны югары тизлекле интернетка тоташтыру киләсе елда да дәвам итәчәк. Әлегә киләсе елда интернетлы булачак җирлекләр исемлеге расланмаган. Шулай да, бөтен районны югары тизлекле интернет белән тәэмин итү озын-озак елларга сузылмас, дигән өмет бар.
Оптик линия аша үткәреләчәк югары тизлекле интернетның өстенлекле яклары нинди соң? Беренче чиратта, интернетның тизлеге бер секундка 100 мегабитны тәшкил итәчәк. Чагыштыру өчен: хәзерге интернетның тизлеге – секундына 5 мегабит. Димәк, югары тизлекле интернет 20 тапкыр тизрәк эшләячәк. Шуңа өстәп, оптик линиягә өйдәге 5 телевизорны ялгап була һәм алар берүк вакытта бишесе биш төрле канал күрсәтәчәк.
Түләүгә килгәндә, айлык абонент түләве – 750 сум (интернет һәм телевидение бергә), оптик линияне өйгә ялгату хезмәте 1 000 сум.