ПУЧЫ ХАЛКЫ ЧӘРШӘМБЕНЕ КӨТКӘН ИДЕ…

Пучы җирлеге башлыгы Фәрит ФӘЙЗУЛЛИН авылда сабан туен үткәрү-үткәрмәү буенча дөрес мәгълүматны чәршәмбе көнне бирергә вәгъдә иткән иде. Сезнең җирлеккә ниндидер вәгъдәсез кешене башлык итеп билгеләгәннәр ахры, хөрмәтле пучылылылар. Күпме генә элемтәгә керергә тырышмадык – Фәрит әфәнде телефон трубкасын алмады. Гади генә сорау белән мөрәҗәгать иткән «Актаныш Медиа» рәсми интернет басмасына җавап бирә алмаган җитәкче белән киләчәктә ниләр эшләп бетәрсез инде? Үз сүзендә тора белмәүче җитәкчеләр Актаныш районында болай да җитәрлек иде – сафлар тагын тулыланырга охшап тора.

Әле бит җирлектә хәл ителәсе башка мәсьәләләрегез дә бардыр. Шул ук үзара салымны җыю өчен дә халыкта җитәкчегә карата ышаныч булырга тиеш. Яңа вазифага билгеләнмәс борын, халык арасында ел саен үткәрелеп килүче Сабантуйга карата ризасызлык китереп чыгарган җитәкчегә җирлек белән идарә итү, ай-һай, авыр булыр төсле.

Дөрес кабул итүегезне сорыйбыз: халык сабан туе булу-булмау белән кызыксына. Илдәге авыр вәзгыятьне һәркем аңлый — бәлки, шуңа бәйле рәвештә, милли бәйрәмне оештыру буенча үзгәрешләр дә бардыр. Безгә фәкать җирлек башлыгының, үзе әйткәндәй, дөрес информация бирүе генә кирәк иде.

Республика башлыгының рәсми сайтында басылган указы нигезендә,  бәйрәм көннәре түбәндәгечә билгеләнгән:
8-9 нчы июнь — Татарстанның авыл җирлекләрендә, район үзәкләрендә (республика шәһәрләрен дә кертеп);
15 нче июнь — Яр Чаллы шәһәрендә;
23 нче июнь — республика башкаласы Казанда.

Халык менә шушы указдагы даталардагы бәйрәм көннәре буенча ачыклык кертелүне көтә. Шул гына.

Безнең якларга килеп чыгыгыз әле, дип тә яза Пучы халкы. Сөйләр сүзләре шактый кебек аларның. Әллә барып кайтасы инде? Сез иркенләп зарлансагыз, без иркенләп тыңлар идек.

Подписаться
Уведомить о
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
Актаныш районындагы сукбай этләрне нинди язмыш көтә?
ҖИЛӘК ЧӘЧӘКЛӘРЕН САЛКЫН АЛГАН…

Автор:

Меню
Авторизация
*
*
Регистрация
*
*
*
Пароль не введен
*
Генерация пароля
0
Оставьте комментарий! Напишите, что думаете по поводу статьи.x
()
x
error: Alert: Content is protected !!