Актанышның ЗАГС бүлегендә дистә еллар дәвамында бик матур традиция яшәп килә — озын гомерле гаиләләрнең алтын, зөбәрҗәт, бриллиант туйларын районкүләмендә билгеләп үтү ул.
Бүгенге көндә район ЗАГС бүлеген җитәкләгән Гөлфинә МӨХӘМӘДИЕВА үзе дә 13 елдан артык шушы матур бәйрәмне оештырып, хөрмәткә лаек парларны ярты гасырдан соң кабат яшьлекләренә алып кайта, яшь гаиләләргә аларны үрнәк итеп куя.
Гомер көзләренә парлы булып керү бәхете, кызганычка каршы, бөтен гаиләгә дә насыйп булмый. Бәлки шуңадыр,өлкәннәребез ЗАГС бүлеге үткәргән әлеге чарада бик теләп катнаша: кызыл туйдан башланган бәхетле тормышның матур дәвамын башкаларга да күрсәтәсе килә аларның.
Илле, илле биш ел бергә яшәгән парлар әле шактый булса да, гаилә тормышын алтмыш, алтмыш биш ел иңне-иңгә куеп алып барганнары сирәгәя. Бу табигый күренеш. Шуңа күрә аларны хөрмәтләү, районга таныту бик күркәм, кирәкле гамәл.
Әмма кайвакыт җирлекләрдә яшәп, көн күргән шундый бәхетле гаиләләр Актанышта үткән әлеге чарада катнашу бәхетен татымый кала. Алай гына да түгел, аларның сөенече җирле җитәкчелек тарафыннан да уртаклашылмый калган очраклар да булгалый.
Гаилә елы уңаеннан, җирлекләрдә алтын, зөбәрҗәт, бриллиант, тимер туйларын каршы алган парларны барлап, алар турындагы мәгълүматны вакытында район ЗАГС бүлегенә тапшырып тору сорала — өлкәннәрнең күңеле калырлык булмасын иде.
Бу хакта без районның ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә МӨХӘМӘДИЕВА белән сөйләшеп, күпләрне кызыксындырган сорауларга җавап алдык.
Район күләмендә оештырылган мондый чарада катнашу өчен гаиләләр ничек сайлап алына? ЗАГС бүлегенә алар турында мәгълумат бирү кемгә йөкләнелгән?Актанышта мондый чаралар нинди ешлыкта оештырыла?
Гөлфинә МӨХӘМӘДИЕВА аңлатып үткәнчә, район буенча парлы тормышларының юбилей елларын билгеләп үтүче гаиләләр буенча мәгълумат җирлекләр буенча аерым туплана. Һәм бу эштә районның ЗАГС бүлеге белән халык арасында төп арадашчы ролен җирле җитәкчелек, ягъни авыл башлыгы һәм сәркатип башкара.
— Районның ЗАГС бүлегендә алтын, зөбәрҗәт, бриллиант туйларын каршы алган гаиләләрне хөрмәтләү тантанасын кварталга бер тапкыр оештырып барырга тырышабыз. Ягъни, елга дүрт тапкыр. Гаиләләр күбрәк булса, ешрак та үткәрәбез. Безнең тарафтан әзерлек эшләре берничә ай алдан башлана. Иң беренче чиратта, мин шәхсән үзем, җирлек башлыкларына электрон хат юллыйм. Анда инде чараның тәгаенләнгән көнен хәбәр итәм һәм җирлектә юбилей елын каршы алган гаиләләр турында мәгълүмат сорыйм. Әгәр андый гаилә бар икән, Актанышка – бәйрәм чарасына килә ала-алмавы белән кызыксынам. Җирлек башлыклары җибәргән информация буенча катнашучы парларның исемлеге булдырыла. Сайлап алу дигән төшенчә, гомумән, юк. Безнең максат: алтын, зөбәрҗәт, бриллиант туйларын билгеләп үтүче һәр гаиләне район күләмендә хөрмәтләү, зурлау. Кайвакыт ЗАГС бүлегенә юбиляр гаиләнең балалары, якыннары да мөрәҗәгать итә – ул очракта да гаиләне исемлеккә кертәбез, тормыш юлларын барлыйбыз, — ди Гөлфинә МӨХӘМӘДИЕВА.
ЗАГС бүлеге җитәкчесе билгеләп үткәнчә, ярты гасырдан артык гомер кичергән гаиләләрне барлап тору зарур. Берәү генә булса да, алар һәр җирлектә дә бар. Мисал өчен, быел үткәрелгән тантанада Аеш авылыннан өч гаилә катнашкан – алар өчесе дә парлы тормышларының алтмыш биш еллык юбилеен, ягъни тимер туйларын билгеләгән.
ЗАГС бүлеге юбиляр гаиләләрне хөрмәтләү тантанасының чираттагысын 8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә үткәрергә планлаштыра. Шуңа күрә, хөрмәтле райондашлар, гомер көзләрендә парлы гомер кичергән әти-әниләрегез, әби-бабайларыгыз тормыш коруларының юбилей датасын быел билгеләп үтә икән, 20 майга кадәр бу хакта җирле җитәкчелеккә яисә районның ЗАГС бүлегенә хәбәр итегез!
Мисал өчен, узган ел Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Актаныш районы буенча барлыгы 17 пар үзләренең алтын, зөбәрҗәт, бриллиант туйларын бәйрәм иткән.