Актанышта — язгы ярминкә

Бүген Актанышта язгы ярминкә сату итте. Эш көне булу сәбәпле, бара алмый калучылар үпкә дә белдерде бу уңайдан.

Оештыручылар ярминкәдә эре мал, кош ите сатылачак, дип вәгъдә иткән булсалар да, иртәнге сәгать сигезгә сату рәтләрендә ит юк иде инде. Халык үзара гапләшкәндә, ит бер генә ноктада сатылган икән — анысы да иртүк беткән, дип зарланды.

Аның каравы, бүген Башкортстан республикасыннан килгән ут күршеләр Актаныш халкына колбаса-салосын да, тавык һәм дуңгыз итеннән әзерләнгән шашлыгын да, балы-маен да иркенләп тәкъдим итте. Дүрт-биш урында күренгән чәчәк үсентеләре, агач-куаклар да шуларныкы булып чыкты. Һәм, гадәттәгечә, тулы бер рәт кием-салым сатучыларныкы иде. Азнакайлылар исә сатуга суган сенчигы алып килгән иде.

Ярминкә мәйданында үзебезнекеләрдән Яңа Әлемдәге икмәк пешерү җәмгыяте күренде. Һәм Аеш җирлегеннән шәхси хуҗалык үзенең сөт продукциясен тәкъдим итте.

Башкортстаннан килгән алыпсатарлар, иртәнге сәгатьләрдә халык юклыкка ишарә ясап, юл чыгымнарын булса да капларга иде, дип уфтанды.

Игътибар итсәгез, соңгы елларда Актаныш ярминкәсендә, нигездә, ут күршеләр сату итә. Әкренләп бәйрәм ярминкәләре башкортныкына әверелә бара. Моның бер начарлыгы да юк югын, әмма Актаныш ярминкәсендә үзебезнең халыкка үзебездә җитештерелгән продукциянең җитәрлек күләмдә тәкъдим ителмәве урынлы борчу тудыра. Алдагы ярминкәләрдә бу кимчелекне төзәтәсе иде, хөрмәтле җитәкчеләр!

Подписаться
Уведомить о
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
СЕЗГӘ БЕЗДӘН БАШВАТКЫЧ
Бакча җиләге чәчәк аткан

Автор:

Меню
Авторизация
*
*
Регистрация
*
*
*
Пароль не введен
*
Генерация пароля
0
Оставьте комментарий! Напишите, что думаете по поводу статьи.x
()
x
error: Alert: Content is protected !!