1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнен быел Такталачык авыл җирлеге халкы бик тә үзенчәлекле итеп каршы алды. 1990 елга кадәр такталачыклыларга гына түгел, күрше-тирә авылларда яшәүче балаларга да белем һәм тәрбия бирүче мәктәп урынында “Балачак мәйданы” дип аталган мәйданчык сафка басты.
— Такталачык мәктәбе дигәч, күз алдына иң элек менә шушы урындагы агач мәктәп килеп баса. Күпме укучыны олы тормыш юлына чыгарган белем учагы иде ул. 1990 елда авылда өр-яңа таш мәктәп төзелгәч, иске мәктәп бинасы, аның ихатасы бушап калды. Тора-бара биналары сүтелде, ихата әкренләп таралды, ташландыкка әверелә барды. Әмма һәр җәй саен диярлек иске мәктәп урынында бер җанлану булып ала – кайчандыр шушы белем йортын тәмамлаган укучылар “классташлар очрашуы”на җыелып, биредә мәктәп еллары белән бәйле хатирәләрен яңарта. Иң күңелгә тигәне, мөгаен, шушы булгандыр. Өлкән яшьтәге элекке укучылар ташландык нигезгә җыела: ә анда ни мәктәбе, ни бакчасы юк… Уйлап карасаң, ул буын өчен нәкъ менә шушы агач мәктәп бик кадерле бит инде. Бу изге урын – безнең тарихның бер бите, авылның үткәне белән киләчәген тоташтыручы бер күпер. Ә тарихны сызып ташларга ярамый! Быел сафка баскан балалар мәйданчыгы — менә шушы уйлануларның нәтиҗәсе ул, — дип, Такталачык авыл җирлеге башлыгы Марс МАНСУРОВ башкарылган эшнең җеп очын барлый.

Иске мәктәп урынына истәлек ташы урнаштыру да авыл тарихын саклап калу максатын күздә тоткан.
— Мәйданчыкны, чыннан да, изге урында ясадык, дип исәплим. Ул буыннар чылбырын тоташтыручы мөһим рольне үтәячәк. Бала-чага шушында уйнарга килгәч, истәлек ташына игътибар итми калмый. Уйлана, кызыксына, әти-әнисеннән, әби-бабасыннан сораштыра… Быел да Такталачык мәктәбен тәмамлаучылар арасында классташлар очрашуы оештыручылар бардыр – бу аларга да зур бүләк. Фотога төшеп, истәлекләрен яңартып, ял итеп китәрлек урын булдырдык, — дип, сүзен дәвам итте тынгысыз авыл башлыгы.

Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы Камил ФӘЙРУШИН да Такталачык мәктәбе белән бәйле хактирәләрен яңартты:
— 1964 елда шушы урында агачтан мәктәп салдылар. Ул безнең өчен бик зур мәктәп булып тоелган иде заманында. Бу урын минем өчен аеруча истәлекле. Башта ун класс белемне шушы мәктәптә алдым мин, 1975 -1990 елларда укытучы булып хезмәт куйдым. Биредә 500 дән артык укучы белем һәм тәрбия алды. Шундый еллар да булды: биш параллель класс укыттык, бер елны мәктәбебездән берьюлы 122 укучы аттестат алып чыкты. Мәктәп тә сүтелгәч, мәчет тә эшләми башлагач, бу урыннан үтеп китү бик ямансу иде. Шушы эшкә алынып, башкарып чыгуыгыз өчен бик зур рәхмәт!

Истәлек ташы белән балалар мәйданчыгы урнаштырганчы, билгеле, иске мәктәп урынында шактый күп эш башкарырга туры килә. Территорияне бүлеп алу, агачлар кисү, чүп чыгару, ком кертү… Әлеге күләмле эшләр барысы да халык көче белән башкарыла. Чыннан да, Такталачык халкы кемнеңдер эшләп бирүен көтеп утырырга күнекмәгән. Акыл белән уйлап, кул белән эшләргә оста алар. Бәйрәм чарасында катнашкан район башлыгы урынбасары Илшат ГАБДЕЛХӘЕВ тә моны искәртте.
— Такталачыкның эш сөючән халкы авыл башлыгыннан да уңды дип исәплим. Бергәлектә — көч. Күргәнегезчә, җирлектә ниләр генә эшләнми дә, ниләр генә булдырылмый! Ул юллар дибезме… Күпме озынлыктагы су трассасы сузылды, гомергә суы булмаган Әҗмәт сулы булды. Барысы да тормышка ашып бара. Бүгенге чара да бик әһәмиятле. Безнең киләчәк — балалар кулында, — диде ул.
