Ел саен район ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көнен зур әзерлек белән каршы ала. 2008 елда гамәлгә кертелгән нәкъ менә әлеге мөһим датаны, Актанышның ЗАГС диварлары кысаларыннан чыгарып, Ленин паркында урнашкан “Пар балдаклар” фонтаны янында үткәрергә гадәтләнеп киттек. Әлеге урын бу көннең символына әверелде дисәк тә, ялгыш булмас.
Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәммәдиева ел саен Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен райондашларыбызның хәтерендә якты истәлек булып сакланырлык зур тантанага әверелдерә. Бәйрәмне кабатланмас итүдә мәдәният хезмәткәрләренең дә өлеше зур. Тик менә бөтен районны берләштергән мондый чарада авыл башлыкларының катнашмавы гаҗәпләндерә.
Гаилә тормышының юбилей даталарын каршы алган авылдашларына котлау сүзләрен алар да җиткерсә, бәйрәм тагын да мәгънәви төсмер алыр иде. Ничек кенә булмасын, тимер, алтын, зөбәрҗәт, бриллиант туйларын каршы алган гаиләләр – ул балалар, онык-оныкчыкларның гына сөенече түгел, ә җирлекнең дә горурлыгы булып тора. Горурланырлык, мактанырлык гаиләләребез булганда, аларга хөрмәт һәм рәхмәт сүзләрен хәзер – алар парлы булып яшәгәндә, шушы истәлекле бәйрәмгә үз аякларында килгәндә, бөтен халык алдында ирештергә кирәк.
Нәкъ җырдагыча, һәркемгә дә бирелмәгәндер ул яшьнәү-күкрәүләргә тиң гомер,
бу дөньяга без килгәнбез икән – юкка түгел, юкка түгелдер!