Актанышбаш авылында гомер кичерүче Гүзәл һәм Шәрип НАСРИЕВлар гаиләсе өчен дә агымдагы ел алтын туй елы буларак истәлекле. Алтын туйны юкка гына гомернең тылсымлы бер җырына тиңләмиләрдер ул.
50 ел бергә тигез гомер итеп, яшәешнең шатлык-куанычын, кайгы — борчуын бергә кичергән, 3 бала тәрбияләп, аларны олы тормыш юлына чыгарган, 7 оныкка кадерле әби-бабай булган райондашларыбыз бәйрәм котлауларын үзгә бер дулкынлану белән кабул итеп алды.
Гаилә бәйрәменә иң матур төсмерләрне исә янәшәдә булган балдан татлы балалар, оныклар өстәде.