Күптән көтелгән юл ремонты

Шул яклардан йөрүчеләр сизми калмагандыр, бу көннәрдә “Актаныш – Пучы – Бүләк” автомобиль юлының Такталачык авылы эченнән үткән өлешендә ремонт эшләре бара. “Татавтодор” җәмгыятенең Актаныш участогы хезмәткәрләре бер километр арада асфальт җәю белән мәшгуль. Эш инде ахырына якынлашып килә.

Искәртеп үтәбез, “Актаныш – Пучы – Бүләк” автомобиль юлының 5,1 чакрымыннан 9,9 чакрымына кадәр юл озынлыгында капиталь ремонт берничә елга сузылды – бу өлештәге юл полотносы тәмам яраксыз хәлгә килеп беткән иде.

Иң сөенечлесе, Такталачык авылы эченнән үткән юлда төзекләндерү эшләре төгәлләнгәч, Уразай белән Такталачык арасындагы юлга да асфальт түшәләчәк. Бу юнәлештә әзерлек эшләре инде башланган.

“Татавтодор” җәмгыятендә белдерүләренчә, Уразай – Такталачык арасында ремонт эшләре башлангач, автомобиль хәрәкәтендә вакытлыча үзгәрешләр булачак, чөнки юл ясаганда, аннан техника хәрәкәтен бөтенләй туктатып торырга туры киләчәк.

Ремонт барган өлешне әйләнеп узу юллары буенча тагын өстәмә мәгълумат җиткерербез, дуслар. Иң мөһиме, күпләрнең үзәгенә үткән бу юнәлештә ремонт эшләре озакка сузылмасын иде.

Подписаться
Уведомить о
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
«ПОЖАРНИКЛАР ЮК, БЕР ТЕХНИКА ДА ЮК СУ БЕЛӘН…» — Мари Суксуы авылындагы фаҗигагә ачыклык кертик
Корбан гаете мөбәрәк булсын!

Автор:

Меню
Авторизация
*
*
Регистрация
*
*
*
Пароль не введен
*
Генерация пароля
0
Оставьте комментарий! Напишите, что думаете по поводу статьи.x
()
x
error: Alert: Content is protected !!