Бөек Җиңү көне белән, газиз халкым!

1945 елның 9 Мае — бу изге көн бездән торган саен ераклаша. Әмма ул безнең йөрәкләрдә мәңгелеккә уелган — шатлык һәм дан, шул ук вакытта кайгы һәм күз яшьләре көне.
Бөек Ватан сугышы халкыбызның ихтыяр көченә һәм рухына иң кырыс сынау булды. Без җиңелү ачысын да, җиңү шатлыгын да татыдык.
Шул еллар буыны иң кыен шартларда да алгы сафта булачакка, дошманнарның тар-мар ителәчәгенә, җиңү безнең якта булачагына ышанып, ил өчен көрәшкә күтәрелгән. Бары тик Татарстаннан гына фронтка 700 меңнән артык сугышчы киткән, аларның яртысы диярлек туган йортларына әйләнеп кайта алмаган. Кыю фронтовикларга һәм ару-талу белмәгән тыл эш­чәннәренә тиешле рәхмәт һәм ихтирам сүзләрен җиткереп бетерү мөмкин түгел.
Бөтен кешелек тарихындагы әлеге иң коточкыч һәм канкойгыч сугыш турында халкыбыз беркайчан онытмаячак.Әлеге көн безнең барыбызны да берләштерә, йө­рәкләребез Ватаныбыз өчен горурлык хисләре бе­лән тула.
Бүгенге көндә дә, кызганыч, тарих кабатлана. Бүген ил халкы тынычлык тели. Алга таба бәхетле яшәү өчен, балаларыбызның киләчәге матур булсын өчен күкләрнең аяз булуы, ил-көннең тыныч булуы кирәк. Без барыбыз да тынычлык яклы! Бәйрәм белән, дуслар! Бөек Җиңү көнк белән сине, газиз халкым!

Подписаться
Уведомить о
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
Тагын суыта…
Җиңү бәйрәмендә ничә көн ял итәбез?

Автор:

Меню
Авторизация
*
*
Регистрация
*
*
*
Пароль не введен
*
Генерация пароля
0
Оставьте комментарий! Напишите, что думаете по поводу статьи.x
()
x
error: Alert: Content is protected !!