Быелгы май бәйрәмнәрендә Россия халкын сигез көн ял көтә. Беренче дүрт көн Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан булса, икенче дүрт көне — Җиңү бәйрәме хөрмәтеннән.
Димәк, башта 28, 29, 30 апрель һәм 1 май көннәрендә ял итәбез. Аннан соң исә — 9 майдан 12 майга кадәр.
Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан рәттән дүрт көн ял итәр өчен бу атнада шимбә эшкә чыгасы булачак. Шулай итеп, бу эш атнасы россиялеләр өчен бер көнгә озынрак булып, алты көн дәвам итәчәк.