Әлеге фотода нинди сәяси хата күрәсез, дуслар?

Бүген Актаныш технология техникумы диварына Украинада баручы махсус хәрби операциядә катнашып, батырларча һәлак булган, үзе дә әлеге уку йоттында белем алган райондашыбыз Раил Надриев истәлегенә мемориал такта куелды. Батырлар даны онытылмый… Батырлар даны мәңгелек…

Әйе, бу фото да әлеге чара барышында төшерелгән. «Моның нәрсәсендә чагыла инде сәяси хата?» дияр күпләрегез. Хикмәт фотода түгел, иптәшләр, хикмәт фотоаппарат объективына эләккән беренче рәттә.

Әлеге фотода нинди сәяси хата күрәсез, дуслар?

Ни өчен хәрби хезмәтнең ни икәнен дә белмәүче кайбер эреле-вакылы җитәкчеләр иң алгы рәттә урын алган да, Әфган һәм Чечен сугышының үзәгендә кайнап, чын мәшхәрне күргән ир-атларыбызга кадер-хөрмәт арткы урындыклар белән генә билгеләнгән?

Өлешчә мобилизация белән Украинада баручы махсус хәрбия операциядә катнашып, илебезне сакларга алынган, бүгенге көндә ялга кайтып, әлеге чарага килгән, кайчандыр шушы техникум студенты булган Рөстәм атлы егетебезгә дә ни өчен урын түрдән — нәкъ менә алгы рәттә бирелмәгән? Ә бит ул беренче рәттә зур кунак рәвешендә утыручы кайбер җитәкчеләргә чын ҮРНӘК булырдай кыю, патриот егет! 

Кая җитәкчеләр еш кабатларга яраткан патриотик рух? Кая югалган патриотик тәрбия? Әллә соң халык алдына чыгып, микрофон тотып нотык сөйләгәндә генә искә төшәме бу сүзләр?

Подписаться
Уведомить о
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
Результатов не найдено.
ҖИҢҮ КӨНЕН КАРШЫЛАП: Авыл җирлекләрендә ветераннарга хөрмәт җитәрлекме?
ОНЫТМАГЫЗ: Юл фаҗигасенең башында тракторына техник карау уздырмаган хуҗа тора!

Автор:

Меню
Авторизация
*
*
Регистрация
*
*
*
Пароль не введен
*
Генерация пароля
0
Оставьте комментарий! Напишите, что думаете по поводу статьи.x
()
x
error: Alert: Content is protected !!