11 августта өлгергән солы икенче тапкыр яшелләнсә, көз елак булыр.
12 августта һава бөркү, чебен-черки усал булса — яңгырга.
13 августта яңгыр алдыннан салават күпере чыкса, начар һава торышы озакка дип җыенып килер.
14 август нинди булса, 28е дә нәкъ шундый.
15 август — әгәр җил төшкә кадәр кояш уңаена әйләнеп, төштән соң, киресенчә борылса — аяз көннәргә ишарә.
16 август нинди, 19 декабрь шундый.
17 августта нинди һава торышы хакимлек итсә, ноябрь ае да шундый булыр.
18 августта көндез аяз булып, кичкә таба болытлар куера башласа, һава торышы бозыла.
19 августта нинди һава торышы булса, Покрау (14 октябрь) һәм гыйнвар да шундый килер.
20 августта кояш чыккач, томан таралып бетсә, көннәр матур торыр.