1 июльдән арткан коммуналь түләү бәяләрен авгутта «сизәчәкбез»
2024 елның 1 июленнән ил күләмендә коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар артты.
Үзгәрешләр коммуналь хезмәтләрнең барлык төрләренә дә кагыла. Болар – электр энергиясе белән тәэмин итү, газ белән тәэмин итү, су үткәрү һәм ташландык суларны чыгару, җылылык белән тәэмин итү, каты көнкүреш калдыклары белән эш итү.
Бәяләр уртача 10,8 процентка арткан. Гомуми таләпләр нигезендә, Татарстанда түләүләрнең арту индексы 10,8 процент тәшкил иткән. Күрсәткечләрдә 4,9 процентка кадәр тайпылыш булырга мөмкин. Димәк, бәяләрнең уртача саннан әнә шул кадәргә күбрәк яки кимрәк булуы ихтимал.
1 июльдән ут өчен бер ставкалы тариф 41 тиенгә артып, бер кВт/сәгате 5,09 сумга җитә. “Электр плитәләре белән җиһазландырылган шәһәр йортларында бер ставкалы тариф 52 тиенгә кыйммәтләнеп, бер кВт/сәгате 4,10 тиен тәшкил итә. Авылда яшәүчеләр өчен ул 29 тиенгә артып, бер кВт/сәгате 3,57 сумга тәңгәл. Табигый газның бер куб метры бәясе 6,78 сумнан 7,47 сумга җиткән. «Зәңгәр ягулык»69 тиенгә арткан.
Күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә каты көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен бер кешедән – 108,08 сум, авылда яшәүчеләргә исә 117,24 сум түләргә туры киләчәк.