Бүгеннән “Актаныш – Пучы – Бүләк” автомобиль юлының Уразай — Такталачык өлешендә, ремонт эшләре дәвам итү сәбәпле, автомобиль хәрәкәте ТУКТАТЫЛА.
“Татавтодор” җәмгыятендә белдерүләренчә, инде юлга ком түшәү эшләре башланган. Даими йөреп торган техника бу эшне билгеләнгән срокларда башкарып чыгуда тоткарлыклар тудыра. Шуңа күрә, Уразай -Такталачык арасындагы юл 10 августка кадәр ябык булачак.
Татар Ямалысы юнәлешендә хәрәкәт итүчеләргә Яңа Кормаш ➡️ Татар Суыксуы аша урап йөрергә тәкъдим ителә.