101 — бу телефон номерын һәркем белергә тиеш

Кызганычка каршы, бәхетсезлек очрагы килеп чыккач, адәм баласы каушап, югалып кала. Мондый вакытта ничек тә югалып калмаска тырышырга, салкын акыл белән эш итәргә кирәк.

Янгын сагы хезмәтенең телефон номеры һәр кешенең кесә телефонында булырга тиеш. Хөрмәтле райондашлар, фаҗига килеп чыга калса, кичекмәстән 101 телефонына шалтыратырга кирәк. Телефоныгызның балансында акча булмаса да, бу номерга шалтырату барачак. Кәрәзле телефоннан шушы өч санны җыеп, чакыру кнопкасына бассагыз, сез турыдан-туры Актанышның 103нче санлы янгын сагы хезмәте диспетчеры белән тоташачаксыз. Диспетчерның сорауларына кыска һәм төгәл җавап бирергә тырышыгыз (адрес, фамилия һ.б.).

Өй телефоныннан шалтыратырга туры килсә, 01 номерын җыю шарт. 112 номеры исә – ашыгыч оператив хезмәтләрнең бердәм номеры, бу номерны җыйсагыз, Казан белән тоташачаксыз.

Әлеге язманы укып чыккач, 101 номерын үз телефоныгызга саклап куегыз. Кирәге чыкмасын, тик шулай да…

Подписаться
Уведомить о
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
Результатов не найдено.
Актанышта — Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне
«ПОЖАРНИКЛАР ЮК, БЕР ТЕХНИКА ДА ЮК СУ БЕЛӘН…» — Мари Суксуы авылындагы фаҗигагә ачыклык кертик

Автор:

Меню
Авторизация
*
*
Регистрация
*
*
*
Пароль не введен
*
Генерация пароля
0
Оставьте комментарий! Напишите, что думаете по поводу статьи.x
()
x
error: Alert: Content is protected !!