Быелга зәкят түләү өчен нисаб 620 000 сум күләмендә билгеләнгән (алтын буенча).
Фитыр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме — 58 000 сум (көмеш буенча).
Фитыр сәдакасы күләме (зәкят әл-фитыр — Ураза тәмамлану уңаеннан бирелә торган сәдака) — арпа белән исәпләгәндә — 150 сум, йөзем буенча — 800 сум.
Сәламәтлек торышына бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да каза кылып үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәрбер көн өчен фидия күләме 300 сум.