Алтын туй — еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул. Ярты гасыр гомер бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабырлык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк.
Актаныш авылында яшәүче Сирина һәм Илфат ИМАНАЕВлар алтын туйларын балалары, оныклары, туганнары һәм район җитәкчелеге белән бергә билгеләп үтте.
Ярты гасырлык парлы тормыш кичергән Сирина апа белән Илфат абый алтын туйлары уңаеннан үзләренә бик тә үзенчәлекле бүләк ясаган. Алар быел парлап җаваплы һәм саваплы сәфәр — хаҗ сәфәре кылган.
“Алтын туй- ул тигез, тату гаилә гомере кичерүнең гүзәл бер үрнәге. Тормыш сынауларын бер адымда, бәхетле узуыгыз, гаилә кыйммәтләрен саклавыгыз белән сез балаларыгызга гына түгел, ә райондашларыбызга да үрнәк булып торасыз. Парлы гомер юлыгыз дәвамлы булсын, исәнлектә, якыннарыгызның җылысын тоеп гомер кичерегез”- , дигән теләкләр җиткерелде 50 ел бергә яшәгән бәхетле гаиләгә.